Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРСТАННЫҢ КЕЧКЕНӘ ПРИНЦЕССАЛАРЫ

Республикабызның кечкенә кызлары матурлык белән генә түгел, сәләтләре, изге гамәлләре белән алдыра. Инде 10нчы ел рәттән алар үзләре уздырган хәйрия чаралары белән таң калдыра. «Татарстанның кечкенә принцессалары» дип аталган фестивальдә мөмкинлекләре чикле булган кызлар да катнаша.

«Татарстанның кечкенә принцессалары-2017» индивидуальлек һәм талант X Республика балалар хәйрия фестиваленың сайлап алу турлары 13-14 май көннәрендә узачак.

Монда бер генә принцессаны сайлап алу гадәте юк. Фестивальдә катнашучы һәр кыз, үзенең кылган гамәлләре ярдәмендә, принцесса исемен ала. Фестиваль финалында үз проектларын тәкъдим итә. Катнашучыларның барысы да принцесса таҗлары, тасмалар тапшырыла. Соңрак финалга чыккан кызлар «Little Miss World» конкурсында катнаша. Анда да алар үзләренең хәйрия эшләре турында сөйли.

Кызларның гамәлләре әйләнә-тирәне саклап калу, өлкән яшьтәге кешеләргә булышу, башка балаларга булыша кебек эшләр бар. Фестивальдә катнашучыларның саны 100гә якынлаша.

Аңлатып үтик, чарада 5-15 яшьлек кызлар катнаша. Алар 4 яшь төркемендө көч сынаша. Ә җиңүчеләрне төп 8 таҗ көтә. Аларның барысы да кулдан эшләнелгән. «Жиңүче» номинациясендә – 4 көмеш һәм «Алтын принцесса» номинациясендә 4 алтын йөгертелгән таҗ тапшырылачак.

Чара кечкенә принцессаларга багышланса да, монда матурлык буенча түгел, ә кылган эшләрең буенча бәя бирәләр. Бу фестиваль башта матурлык фестиваль бәйгесе буларак оештырыла.

Аннары инде таланлар бәйгесе буларак үзгәртелә. Фестивальнең финалы 4 июнь көнендә узачак.

Елизавета Ефремова, 2009 елда Татарстанның кечкенә принцессасы, Little Miss World 2009 Халыкара конкурс финалисты, Little Miss Planet 2010, “Best Princess and Prince of the World 2017” хәйрия эшчәнлеге буенча балалар халыкара форумының гала-шоуының хореограф куючысы:

– Әлеге фестивальдә катнашу минем өчен хәйрия бәйгеләрендә катнашуның бернче тәҗрибәсе иде. Мин башка кызлар белән хәйрия эшләрендә актив катнашам. Хәзер мин инде олы принцесса, мин башкаларга катнашырга булышам.
БЕЛЕШМӘ
Нәрсә: «Татарстанның кечкенә принцессалары-2017» сайлап алу турлары
Кайда: «Горки-парк» сәүдә үзәге
Кайчан: 13-14 май көннәре, 15.00.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев