ТАТАРСТАННЫҢ ИКЕ АВЫЛЫНДА ЗАМАНЧА КИТАПХАНӘЛӘР АЧЫЛА
8 ноябрь көнне Татарстандиа “Мәдәният” милли проекты кысаларында ике модель китапханә ачылачак. Нинди катапханә соң ул? Ул кайларда ачылачак? Һәм аларны булдыру өчен күпме акча тотылган?
Кайларда ачыла?
Китапханәнең берсе Кукмара районы Әсән Елга авылында, икенчесе Яшел Үзән районындагы Аксусыз авылында ачылачак. Оешмаларны модернизацияләү өчен федераль бюджеттан 5әр млн сум акча бүленгән. Әлеге акча китаплар санын тулыландыру, техник җиһаз, интерьер кирәк-яраклары сатып алу, электрон китапханәгә керү мөмкинлеген булдыру һәм хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү өчен тотылган.
Әсән Елга китапханәсе
Мисал өчен, Әсән Елга авылындагы китапханәдә балалар өчен интерактив идәнле мәйданчык булдырылган. Шулай ук, фонд, китаплар белән беррәттән, күп кенә мультфильмнар, аудиокитаплар, уеннар белән дә тулыландырылган.
Түгәрәк өстәлләр уздыру, аралашу, иҗат итү өчен махсус шартлар да булдырырылган. Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен автоматлашкан өстәлләр, күрми торганнар һәм начар күрүчеләр өчен Брайль шрифтлы китаплар да бар.
Китпаханәгә килүчеләр андагы планшет, компьютерларны куллана ала. Алар аша милли элетрон китапханәгә дә “кереп” була. Ачылыш көнне килгән кунакларга театральләшкән тамаша, күргәзмә, остаханәләр, концерт оештырылачак.
Аксусыз авылы китапханәсе
Аксусыз авылында да яңа шартлар булдырырылган: уен мәйданчыгы, видеозал, аралашу һәм үсеш, остаханаләр өчен мәйданчыклар бар.
Санлы микроскоп, интерактив глобус, аудио, видеокитаплар китпаханәне төрле яшьтәге кешеләрне тартып тора торган урынга әйләндерер дигән өмет бар. Оешмадагы китаплар саны 3820гә артса, газета-журналлар саны 156га арткан. Ачылыш көнне анда да төрле кызыклы чаралар оештырылачак.
фото https://stappler.org/ сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2024 - 16:11
КЫТАЙ ГАЛИМНӘРЕ БИЕРГӘ КУША!
-
16 апреля 2024 - 16:55
ТУКАЙНЫҢ ТУГАН КӨНЕ УҢАЕННАН УКУЧЫЛАР «МӘҢГЕЛЕК ШИГЪРИЯТ» БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРЫЛА
-
14 апреля 2024 - 13:33
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯГӘ ЭШЛӘР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
13 апреля 2024 - 16:42
YUMMY MUSIC ТУГАН КӨНГӘ ЧАКЫРА!
Нет комментариев