Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРСТАННЫҢ АТКАЗАНГАН АРТИСТЫ - ФИРДҮС ТЯМАЕВ

"Бүген минем шатлыклы вакыйга!!! Бүген миңа "Татарстанның атказанган артисты исемен бирделәр". Рәхмәт әти-әниемә, гаиләмә, дусларыма, минем иҗатымны хөрмәт итеп яратучы тамашчыма, тугын ягым Норлатыма! Бу исемне бергә алдык, рәхмәт сезгә", – дигән сүзләр пәйда булды бүген Фирдүс Тямаевның инстаграм-аккаунтында. Фирдүснең үзе һәм аның иҗатын яраткан тамашачылары белән әлеге шатлыкны без дә уртаклашабыз!



Конертларында “Мишәрләр, алга!”, “Норлат, вперед!” - дип кычкырып җибәрүе генә дә ни тора Фирдүснең. Иҗат юлы башланганнан бирле биргән әңгәмәләреннән канатлы сүзләрен, кызыклы фикерләрен тупладык әле. Сез дә укып карагыз.

* Татар эстрадасын үзгәртергә кирәк дип бөтенесе сөйли. Бәлки, кирәктер дә. Тик татар җырына кагылырга ярамый. Аның нигезе, асылы бар. Ул ничәмә-ничә гасырлар буенча формалашкан, аны үзгәртү – җинаять. Без шулар тәрбиясендә үстек, ул җырны үзгәртеп маташсаң, буыныбыз белән юкка чыгачакбыз. Яңалык кертү һәм үзгәртү – алар икесе ике нәрсә.

* Акча дигәннән. Артсит кешенең акчасын гомер-гомергә санарга яраттылар инде ул. Менә карагыз: бүген Норлаттан Казанга килдем, үзем белән 50 мең сум акча алдым. Хәзер кесәмдә 2 мең сум калды. Чөнки 3 студиядә булырга өлгердем. Һәрберсендә күрсәткән хезмәтләре өчен акча түләдем. Яңа, сыйфатлы, шәп аранжировкалар яздырасым килә: моның өчен тере тавыш, тере курай, скрипка, саксафон, баян һәм башка күптөрле музыка кораллары кирәк. Күреп торасыз, бәяләре арзан түгел. Шушы иҗаттан калган акчасына артист яши, тормыш итә.

* Халык – иң гадел хөкемдар! Сәхнәдә кем каласын, кемне сөймәвен ул бик тиз күрсәтә. Концертларына кеше йөрсә, радиодан җырларын сораса – менә ул халык мәхәббәте. Аны бернишләтеп булмый, ул йә бар, йә юк. Кешенең сәләте булса, ул барыбер дә “кеше” буларак җитлегәчәк. Танылыр өчен акча кирәк диләр. Бүген интернет дөньясы ич, бар яшьләр дә Инстаграмда, Ютуб, Вконтактеда. Куй җырыңны шунда, ошаталар икән – халык үзе үк аны бер-берсенә ирештерәчәк.

* Мин үземне профессиональ җырчы дип санамыйм, мин – автор-башкаручы. Җырчы түгел ул дигәнгә дә үпкәләмим. Консерватория тәмамламадым, музыка училищесында гына укыдым. Анда әз-мәз вокал дәресләре, баянга укыттылар, нота өйрәттеләр, музыка сәнгате турында күзаллавым бар. Җырчыларны үзара чагыштыруларын яратмыйм. Һәркемнең үз стиле, үз иҗаты. Мин гади халыктан чыккан җырчы, гади халык өчен җырлыйм, артыгы кирәкми. Эстрадага килеп кергәндә сүлпәнләнгән бер чор иде. Килдем мин – “колхозник”, үзебезчә җырлап-биеп йөри башладым. Шуңа да “Үзебезнең колхозник!” диләр мине.

* Аллага шөкер, халык мин ярата, концертларыма йөри. 14 гаилә ашатам – төркемемдә 14 кеше эшли, чөнки. Концертларыбызда кәеф күтәреп кенә калмыйча, тәрбияви моментларга да тукталабыз. Чынлап әйткәндә, артык танылып китәрмен дип уйламадым, 5 яшемнән сәхнәдә җырлап йөрсәм дә. Бу минем тормышымда көтелмәгән борылыш булды. Училищены тәмамлагач Азнакай мәдәният йортында эшләдем, автосервиска да чыгып эшли идем. Шулай язган күрәсең, бүгенге урыным – сәхнәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев