Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРСТАНГА... МАЯК КҮЗӘТҮЧЕСЕ КИРӘК

Син әле мәктәптә укып йөреп, нинди һөнәр сайларга икәнлеге турында һаман баш ватасыңмы? Хәзер артык уйлап торырга кирәк булмаячак. Чөнки безнең республика Хөкүмәте Татарстанда 2020-2026 елларда ихтыяҗ булачак һөнәрләр исемлеген билгеләде.Исемлектә маяк күзәтүче, эшләпә остасы, раклист кебек профессияләр бар.


Аларның барысы да Татарстан икътисады үсешенә туры килә. Киләчәк һөнәрләре исемлегенә 132 профессия һәм 149 белгечлек кергән. Бу былтыргы исемлек белән чагыштырганда, 20 профессиягә һәм 36 белгечлеккә күбрәк. 2026 елга кадәр ихтыяҗы булган һөнәрләр исемлегендә 757 позиция бар, бу, 2025 елга кадәр санап чыгарылган исемлек белән чагыштырганда, 111гә күбрәк.

Татарстан Хөкүмәте органнары кадрлар әзерләгәндә дә, нәкъ шушы исемлеккә таянырга тиеш. Шулай ук ул студентларны укуга кабул иткәндә дә, төрле министрлыклар тарафыннан исәпкә алыначак.

Әлеге исемлектә урта һөнәри белем профессияләре арасында безгә таныш булган автомеханик, электротранспорт йөртүче, график дизайнеры, торак-коммуналь хуҗалык мастеры, авыл хуҗалыгы сәнәгате мастеры, официант, бармен, повар, тегүче кебек көндәлек профессияләр дә җитәрлек. Тик шул ук вакытта аптырашта калдырырга мөмкин булганнары да бар. Шикәр җитештерү аппаратчысы, чигүче, шикәрле эшләнмәләр кондитеры, матрос, хатын-кыз эшләпәләре остасы һәм тегүче хатын-кыз, көймә машинисты, аяк киемен киң профильле ясаучы, умартачы, раклист (туку эшендә бизәк төшерү машинасында эшләүче өлкән эшче), һәйкәл, тукымаларны реставрацияләүче, тире иләүче, каралты-куралы йорт хуҗасы кебек профессияләр дә бар. Иманым камил, боларның кайберләренең исемнәрен әле беренче тапкыр гына ишетүеңдер!

Шушы исемлектә урта звено белгечләренең кирәклеге хакында да шактый әйтелә. Анда 3D-модельләр белән эшләү, мобиль робототехника, эстетик хезмәт күрсәтү кебек замана белгечләре кирәк диелә. Балет, бию сәнгате, медицина массажы (күзләре начар күргән кешеләрне укыту), башлангыч сыйныфларда белем бирү, скульптура; ипи, кондитер, макарон эшләнмәләре, дирижерлык белгечләре дә бар.

Хәер, әлеге исемлек эшче профессияләр белән генә тәмамланмый. Татарстанга төрле тармаклар өчен югары белемле кадрлар да кирәк икән. Авиатөзелеш, агроинженерия, китапханә эшчәнлеге, бизнес-информатика, зоотехния, йогышлы авырулар, кинооператор, культурология, лазер технологияләре, музыка сәнгате, яшьләр белән эш алып бару, социаль эш, тимер юллар, күперләр төзү, транспорт, төзелеш, техника белән бәйле профессияләр шактый таләп ителә.

Иң кирәкле һөнәрләр исемлегендә гаҗәпкә калдыра торганнары да күп. Мисал өчен, ишетеп белгән аккумуляторчы, асфальт-бетон кайнатучы, бәйләүче, агач егучы, дренажчы кебек һөнәрләр белән бергә, күбебез белмәгән аппретурщик (тукымаларга, күнгә тиешле үзлек бирү өчен аларны ахыргы эшкәртүче), депода паровозлар кочегары, сыгучы, шкипер ярдәмчесе, яр буе сызыгы эшчесе, күн, сарык тиресен рамнарга сузучы, ут күзәтүчесе (смотритель огней), маяк күзәтүчесе дә бар.

Сүз уңаеннан, эшче профессияләргә багышланган WorldSkills дөнья чемпионаты Казанда август аенда узачак. Тик әле ул тәмамлангач та, җиңел сулап куясы түгел икән, ләбаса! Нәкъ шушы исемлек эшче профессияләрнең, төрле белгечләрнең Татарстанга никадәр күп кирәклеге турында сөйли. Хәзер эш синдә генә: үзеңә охшаган һәм шул ук вакытта республикада ихтыяҗ булган профессияне сайлыйсы кала. Ике куянның койрыгын берьюлы шул рәвешле тотып булачак. Сайласаң, һөнәр җитәрлек, хәтта артыгы белән икән бит!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев