Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРСТАНДА СИН БЕЛМӘГӘН 3 УРЫН

Син Татарстанны үзеңнең биш бармагың кебек беләм, дип уйлыйсыңмы? Хәзер без сиңа киресен дәлилләп күрсәтәбез. Бүген Татарстанда син белмәгән өч урын турында сөйлибез. 

1. Кама Тамагы – Чулман һәм Идел елгалары кушылган җир




Кайда: Кама Тамагы районы

Елга тамагының киңлеге – 40 чакрым. Бу җирлек искитәрлек пейзажларга бай. Кырда Идел буе калкулыгының таулары да бар.

Бу торак пунктка 1650 елда нигез салынg. Башта Богородское, дип атала. 1925 елда Кама Тамагы, дип атала башлый. Элек монда известьташ чыгара торган булганнар. Кама Тамагының төп истәлекле урыннары:

–1802 елда салынган, ләкин Совет заманында юкка чыгарылган Изге Богородица чиркәве. 2005 елда яңадан ачыла;

– 2000 елда ачылган мәчет;

– Лобач тавы (бу таудан бик шәп күренеш ачыла);

– 19 гасырдан бирле билгеле «Изге кое» чишмәсе;

– Юрьев һәм Коннодол дип аталган известьташ мәгарәләре.





Кама Тамагы районындагы Тенишево бистәсе дә – ял итү өчен менә дигән урын.

Фирдүс Минһаҗев, фотограф:

– Кама Тамагы районында фотоессия төшерергә дип берничә тапкыр барганым бар. Аны Татарстандагы иң матур урыннарның берсе, дип саныйм. Ләкин мин күбрәк табигатьне түгел, ә лав-сторилар төшерәм. Тенишево бистәсендә әлегә булганым юк. Бер барып кайтасым бар.

Гүзәл Фатыйхова, Кама Тамагы кызы:

– Мин Тенишево бистәсе яныннан еш узам. Анда чатырлы лагерь да бар. Яры бик текә: карап торуы да үзе ни тора! Чулман һәм Идел елгалары кушылу урыны булгач, теге як яр күренми диярлек. Океан булмаса да, диңгезгә бик охшаган.

Ничек барып житәргә: Казан Елга портыннан Кама Тамагына
көн саен 8.00дә су транспорты китә, 16:35тә Кама Тамагыннан кузгала


Юлга күпме вакыт кирәк: 1 сәгать 15 минут







2. Молоствовы морзаларының борынгы утары




Кайда: Тәтеш районы «Долга поляна» тарихи-архитектура табигать паркы

400 гектар мәйданда Молоствовы морзаларының утары урнашкан. 17 гасырда бу йорт агачтан эшләнелә. Владимир Германович Молоствов һәм аның тормыш иптәше Елизавета Владимировна – аның соңгы хуҗалары. Алар тырышлыгы белән 1907 елда йортның иске фундаментынтында готик сарай стилендәге утар барлыкка килә. Монда балкон да, күзәтү мәйданчыгы да бар. Тагын нәрсәләрне күрергә мөмкин:

– экзотик куаклар;

– Елизавета чишмәсе;

– утар хужасы утырткан себер карагае аллеясе (400 агач бар);

– чит илдән кайтартылган үсемлекләр.











1930 елларда биредә Язучыларның иҗат һәм ял йорты булган. Сугыштан соңгы елларда балалар йорты урнашкан була.

Ничек барып житәргә: Долгая Поляна авылы Тәтеш тауларында,
Тәтеш шәһәреннән 13 чакрымда урнашкан.
Тәтешкә кадәр автобуста барырга мөмкин.
Шулай ук Казанның Елга портыннан Идел буйлап
метеорда барып житеп тә була.
Ләкин Тәтештән Долгая Полянага кадәр
такси тотарга туры киләчәк.
Чөнки автобуслар юк.







3. Дендрарий




Кайда: Яшел Үзән районы, Раифа тыюлыгы, Садовый бистәсе

Дендрарий Казаннан 50 чакрым ераклыкта урнашкан. Аңа 1921 елда нигез салына. Биредә Казан университеты факультеты питомник булдыра. 6 елдан участок 3,5 гектар мәйданны били.

Биредәге үсемлекләр 3 секторга бүленгән:

– «Азия» – 65 тәрдән артык үсемлек;

– “Европа” – 60 төргә якын;

– “Америка” – 47 сорт. Иң кызыклысы, дип санала. Биредәге үсемлекләр элек Россиядә экзотик, дип саналган.

Ел саен бирегә 10 мең турист килә. Монда парк зонасы, ясалма сулык, зур газон, кечкенә сазлык та бар. Сер-Булак елгасы элек кибә торган булган.

Хәзер дендрарий коллекциясендә 500дән артык үсемлек. ул Идел буенда иң зурларыннан санала. 1978 елда дендрарий Россия Ботаника бакчалары каталогына керә.








Ничек барасы: Казан – Йошкар-Ола трассасы, «Раифа» борылышы
Телефоны: (84371) 3-48-08
Эш вакыты: 10.00-17.00, төшке аш вакыты – 13.00-14.00. Дүшәмбе – ял.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев