Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕ КАР КАЙЧАН ЯВА? ЯКЫН КӨННӘРДӘ НИНДИ ҺАВА ТОРЫШЫ КӨТЕЛӘ?

Шушы көннәрдә Татарстанда һава торышы нык үзгәрәчәк. Ә кар кайчан явар дип көтелә?

Бу Россиянең Европа территориясенә болытлы циклоннар килеп керүгә бәйле. Республиканың аерым районнарында салкынайту һәм хәтта кар явуы көтелә. Бу турыда ТРның гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсендә хәбәр итәләр.

Синоптиклар атмосфера басымының тирбәнүен дә фаразлый. Җомга, 16 октябрь көнне, республикада җылы һава торышы сакланачак. Төнлә 5-10 градус көтелә, ә көндез һава температурасы 17 градуска кадәр җитәчәк. Төнлә һәм иртән яңгыр явуы көтелә, көндез җил көчәергә мөмкин (17 м/с ка кадәр).

Шимбә көнне төнлә яңгыр явуы фаразлана, республиканың төньяк өлешендә юеш кар да явуы ихтимал. Көндез урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Төнлә 2 градуска кадәр суытыр, көндез 5-10 градус җылы булыр дип көтелә.

18 октябрьдә иртән һәм көндез яңгыр яву ихтималы бар, кайбер районнарда юеш кар да яварга мөмкин.

Урыны белән җил 15−17 м/с ка кадәр көчәячәк. Төнлә температура +1дән -5кә кадәр җитә ала, көндез +12гә кадәр җитәргә мөмкин.

19ы көнне төнлә урыны белән яңгыр көтелә, көндез явым-төшем булмаячак. Көндез температура 7−12 градус булыр, дип фаразлана. Сишәмбе көнне явым-төшемнәр көтелми, һава торышы 4−9 градусны тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев