Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРСТАН СТУДЕНТЛАРЫ - “iВОЛГА”ДА!

26нчы июль көнне Самара өлкәсендә Идел буе федераль округының “iВолга” яшьләр форумы старт алды. Әлеге форум гади генә түгел: ул Россия Президентының вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич  һәм Яшьләр эшләре буенча федераль оешма теләктәшлеге ярдәмендә уздырыла.

Узган еллардагы кебек үк Форум үз канаты астында 2 меңнән артык актив егет-кызларны берләштерә. Алар барысы да Идел буе округы төбәкләреннән җыелганнар. 10 көн дәвамында  экспертлар, бизнес-тренер, галимнәр һәм танылган уңышлы шәхесләр белән  махсус эшчәнлек алып барачаклар. Биредә туплаган белемнәрен кулланып проект төзергә тиеш булалар. Төп максат – проектыңны чынга ашыру өчен грант оту.

“iВолга”ның 5 еллык тарихында 158 уңышлы проект ята. Алар барысы да грант белән бүләкләнү бәхетенә ирешкән. Әле ул гына да түгел, шушы проектлар илебезнең төрле төбәк, шәһәр һәм авылларында чынга да ашырылган.

Быел Форум 4нче августка кадәр дәвам итә, катнашучылар саны – 2 мең. Араларында Кытайдан килгән кунак делгациясе дә бар.

Шунысын да искәртеп узарга кирәк, Татарстанлылар ел саен бу Форумда бик теләп катнаша. Быел 655 студент катнашырга теләп гариза калдырган, аның 109ы бүген Самарада. Бу исемлектә Германиянең Грайфсвальд университетында белем алучы Казан кызы да бар.


БЫЕЛГЫ ТРЕНИНГ СМЕНАЛАРЫ – НИНДИЛӘР?


Форумда барлыгы 9 смена эшли: һәрберсе аерым бер зур тренингны хәтерләтә. Быел аларның эчтәлеге әзрәк үзгәрешләр кичергән.

1.      Фән һәм мәгариф

2.      Син – эшмәкәр

3.      Мәдәни БУМ!

4.      Изгелек буыны

5.      Спортчы яшьләр

6.      Сәясәт

7.      Ватанпәрвәр

8.      МедиаДулкын

9.      Хезмәт лигасы

Форумда төп игътибар проект булдыруга бирелә. Катнашучылар бизнес-идеяләрен төбәкара һәм федераль этапта тәкъдим итәләр. Иң уңышлы дип табылганнарына 300 мең сум күләмендә акчалата грант тапшырыла. Форумның быелгы бүләкләү фонды 10 млн сумны тәшкил итә.

Форум базасында безнең республикага багышланган арт-объектлы мәйданчык та бар. Ул Татарстаннның милли-мәдәни үзенчәлекләрен сурәтли: зур хәрефләр белән “ТАТАРСТАН” язуы тора, Ак барс фигурасы урнаштырылган, Казан Кремле комплексының “Казан” дип аталучы су асты көймәсе макеты куелган.

Былтыр безнең катнашучылар Форумда зур уңышларга ирешкән иделәр инде. 7 проект уртак суммада 1 млн 550 мең сумлык  грантка ия булган. Быел да яшьләребезгә уңышлар теләп, зур җиңүләр белән кайтуларын көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев