Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРСТАН СӘЛӘТЛЕ ЯШҮСМЕРЛӘРНЕ ТАБАРГА ӨЙРӘНӘ

Сәләтле балаларны яңа программаларга ничек җәлеп итәргә? Сменаларны ничек сыйфатлы һәм кызыклы итеп уздырырга? Яшьләр үзләренең сәләтләрен качырмасын, ә үзләрен күрсәтсен өчен нишләргә кирәк?

Бу көннәрдә «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә «Талантлар университеты» һәм «Сириус» белем бирү үзәкләре  тарафыннан махсус семинарлар уза. Максат - республиканың Сәләтле балалар һәм яшьләрне эзләү, аларга ярдәм итү үзәге белән үзара тәҗрибә уртаклаша. 

«Сириус» VS «Талантлар университеты»... Тигез! Оешмалар партнерлар: икесе дә үз янына сәләтле яшьләрне җыя һәм шәхси үсешкә этәрә. «Сириус»ның төп фишкасы: илһам бирә торган кешеләр һәм идеяләр. Әлеге мохит кешене кызыксындыра ала. «Талантлар университеты» да «Сириус»тан ким түгел: проектларда һәм сменаларда елына меңнән артык бала катнаша.

ДӘҮЛӘТ ЯРДӘМ ИТӘРГӘ ӘЗЕР

Программаларны кем тәэмин итә? «Талантлар университеты»ның җитәкчесе Айдар Акмалов фикере буенча, хәзер дәүләт сәләтле балаларга зур ярдәм күрсәтә: министрлыклар һәм оешмалар финанслар ягыннан һәрвакыт булыша һәм үз проектларын тәкъдим итә.

Әлеге сүзләргә Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин да кушыла:  «Республиканың потенциалы зур, мәсәлән, олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары – ныклы фундаментыбыз».

«Сириус» «Сәләт һәм уңыш» Фондының җитәкчесе Алексей Карпухин фикеренчә, һәр бала - сәләтле. Шуңа күрә, талантларга үсәргә мөмкинлек бирә торган үзәкләрнең саны артарга тиеш.

БАЛА СӘНГАТЬКӘ БИТАРАФ ТҮГЕЛ

Семинарда  укытучы һәм рәссамнар да катнаша. Катнашучыларның берсе фикеренчә, балалар беркайчан да  битараф була алмый: алар белән эшләү җиңелрәк һәм кызыклырак. 

Алардан тыш, семинарда яшьләр белән эшләүче белгечләр, төрлеберләшмә вәкилләре дә үз тәҗрибәсе турынд сөйли. Бу ике көн эчендә алар профильле программалар ясаячак һәм актуаль сорауларга җавап эзләячәк.

Фотолар "Сириус" үзәгенең "ВКонтакте" битеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев