ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КӨНЕ УҢАЕННАН КАЗАНДА УЗГАН ЧАРАЛАРДАН ФОТОРЕПОРТАЖ

30 август Татарстан Республикасы көне уңаеннан Казанда, районнарда төрле чаралар узды. Шулар арасында «Кызыл Кремльдән – Ак кремльгә» исемле мотоузыш та бар иде. Әлеге узышта Россия һәм башка илләрдән 600 артык байкер катнашты. Әлеге байкерлар колоннасына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та кушылды. 

Ә Кремльдә исә иң шау-шулы, кызыклы чараларның берсе – яңа татар мәдәнияте фестиваале TatCultFest узды. Кремльнең төрле нокталарында татар, мари, чуваш һәм башка телләрдә альтернатив музыка яңгырады, мультимедиа зонасында перформанслар күрсәтелде.

Рафаэль Вәлиев фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: