Логотип Идель
Бу – тема!

«ТАТАРСТАН ПОЧТАСЫ» ҺӘМ ТАТМЕДИА ПОЧТА ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕН БҮЛӘКЛӘДЕЛӘР

Кем өчендер җомга – якынлашып килә торган ял билгесе, кем өчендер гадәти эш көне. Ә менә почта хезмәткәрләре өчен бу җомга чын бәйрәмгә әйләнде. Чөнки нәкъ менә бүген «ТАТМЕДИА» Акционерлык җәмгыяте һәм «Татарстан почтасы» тарафыннан оештырылган «Почта хезмәткәрләре һәм почта бүлекчәләре конкурсы»на нәтиҗәләр ясалды.

Әлеге конкурс 2013нче елдан башлап уздырыла. Бәйгенең төп шарты «ТАТМЕДИА» АҖнең район һәм шәһәр газеталарына язылу тиражын арттыру. Бер ел эчендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән авыл, шәһәр почта хезмәткәрләрен һәм почта бүлекчәләрен билгелиләр. Җиңү яулаган почта хезмәткәрләре 15 мең сум, ә почта бүлекчәләре 30 мең сум премия белән бүләкләнәләр.

Җиңүчеләрне бүләкләргә килгән «ТАТМЕДИА» Акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Владимир улы Кузьмин тантанага җыелган һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерде. «Бүген без сезнең территориядә җыелдык. Шулай итеп сезгә һәм сезнең хезмәтегезгә булган хөрмәтне күрсәтергә теләдек. Безнең күпъеллык дуслыгыбыз һәм хезмәттәшлегебез киләчәктә дә нык булыр дип өметләнәм. Без газета-журналлар бастырабыз, сез аларны таратасыз. Сез – халык белән безнең арадашчыларыбыз. Шуңа күрә дә зур рәхмәт сезгә!» – диде.


«Иң яхшы авыл почта хезмәткәре» номинациясендә – Мөслим районыннан Ландыш Расих кызы Нуриева, «Кече шәһәрләрнең иң яхшы почта хезмәткәре» номинациясендә – Айгөл Рәис кызы Кобычкина (Азнакай), ә «Шәһәрнең иң яхшы почта хезмәткәре» номинациясендә Венера Кашифулмаган кызы Хөсәинова (Бөгелмә) җиңүче дип табылды.


Кама Тамага районының Караталга почта бүлекчәсе «Иң яхшы почта бүлекчәсе» дип билгеләнде. Арча районының Урта Сөрде авылы почта бүлекчәсе 2018 елның икенче яртыеллыгында «ТАТМЕДИА» АҖ журналларына яздыру буенча иң яхшы күрсәткечләргә ия булганнар.




Андрей Владимир улы Кузьмин киләсе елга «Почта хезмәткәрләре һәм почта бүлекчәләре конкурсы» җиңүчеләренең ике тапкырга артык булачагын да билгеләп үтте. «2019 ел өчен бюджетны арттырдык. Шуның исәбенә тагын да күбрәк почта хезмәткәрләрен куандыра алырбыз дип ышанып калам», – диде ул.

Фотолар www.tatar-inform.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев