Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРСТАН ЧЕМПИОННАРЫ

Уку елы дәвамында төрле фәннәрдән олимпиадаларда катнашып, җиңү яулаган һәм призер булган республика укучыларын елның-елында тантаналы рәвештә хөрмәтлиләр. Быел да белемнәре белән меңне егардай балалар өчен әлеге чара Казанда 21 майда узды. Анда барлыгы 148 укучы катнашты.

2019 елда география, информатика фәннәре буенча Бөтенроссия олимпидаларының йомгаклау этаплары финалы Казанда узган. Туган җирдә оештырылу да булышмый калмаган татарстанлыларга - математика, физика, биологиядән бик яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннәр безнекеләр. Инде җиденче ел рәттән Бөтенроссия олимпиадаларында Татарстан командасы Россиядә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, өченче урынны яулый.

– Бу җиңүләр 148 укучының барысына да профильле вузларга укырга керү мөмкинлеген бирә. Ә тагын 5000 укучы, призер исемен алмаса да, олимпиадага әзерләнгән вакытта предметны тирәнтен өйрәнә. Быел җиңүчеләр саны, былтыргы белән чагыштырганда, күбрәк. Саннарга күз салсак, 2017 елда – 140, 2018 елда 139 кеше иде. Беренче чиратта, бу – укытучыларның хезмәте. Чөнки укучыны Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабына алып барып җиткерү – героизм. Ә анда аны призер яки җиңүче итү укытучыга тагын да зур хөрмәт уята. Укучы да мәктәптә бирелгәннән тыш, өстәмә рәвештә шөгыльләнә. Укучылар өчен иң мөһим нәтиҗә: престижлы, хезмәт хакы югары булган эш урынын табу. Моны бары тик яхшы вузда укып кына башкарырга мөмкин. Алар үз юлларын үзләре төзи, – ди Татарстанның мәгариф министры Рафис Борһанов.


Ничә татарстанлы җиңгән?


Татарстанлылар мондый интеллектуаль сынауларга Республика олимпиада үзәгендә әзерләнә. Ул булдырылгач, укучыларның нәтиҗәләре дә яхшырган, системалы рәвештә әзерләнә башлаганнар. Моның өчен җирле кадрларны гына түгел, Мәскәү белгечләрен дә җәлеп итәләр.

2018-2019нчы уку елында республикада предмет олимпиадалары 24 гомумбелем бирү предметлары, шулай ук татар теле һәм татар әдәбияты, туган (мари, чуаш, удмурт), төрек, гарәп телләре, милли мәктәптә рус теле һәм рус әдәбияты предметлары буенча уздырылган. Мәктәп этабында 182 005 укучы катнашса, район этапларында – 68 233. Республика этабында 9-11 сыйныфлардагы 2138 укучының 855е җиңүче һәм призер булган. Бөтенроссия йомгаклау этабында катнашкан 318 укучының 125е призер булган, 23е җиңүче исемен алган. Мондый зур җиңүләр өчен укытучыга акчалата бүләк тапшырсалар, укучылар өчен дә бүләкләр каралган.


Пешерергә, тегәргә һәм теорияне белергә!


Кукмараның 4нче урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Лилия Баһаветдинова технология буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүче булган. Олимпиада хәрәкәтендә дүрт ел кайный ул. Беренче елларны районда урыннар ала. Былтыр Бөтенроссия этабында призер, быел җиңүче исеменә лаек була.

Гади укучылар өчен җәй каникул чоры булса, Лилия бу вакытта олимпиадага әзерләнү белән мәшгүль. Теория ягыннан кала, алар проект та ясыйлар. Ул, үз чиратында, Кукмара итек фабрикасын киңәйтү өчен 3D ручка һәм 3D-принтер ярдәмендә киездән өс киеме тегәргә тәкъдим итәләр.

– Олимпиаданың теория өлешендә кулинария, тегү машинасын, материалларны яхшы белүгә кагылышлы сораулар була. Практика вакытында тегү машинасында эшлибез, модельләштерү өлешендә кием өлгесеннән күлмәк тегәбез. Минем өчен иң авыры – теория этабы. Чөнки ул үз эченә күп әйберне ала. Россия дәрәҗәсендә җиеп чыгар өчен максатчан һәм сабыр булырга кирәк. Олимпиада – ул катлаулы әйбер, чыдам нервлар сорый, – ди Лилия.

Спортчылар ничек сынала?


Саба районы Олы Кибәче урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Ильяс Дәүлиев физкультурадан Бөтенроссия этабында җиңүче, дип танылган. Беренче тапкыр 8нче сыйныфта республика олимпиадаасында катнашып, призер исемен ала. 9нчы сыйныфта район этабыннан ары узмый. 10нчы сыйныфта республикада призер булса, быел тагын да зуррак дәрәҗәне алган.

– Республика этабында бәхет эше дигән әйбер була алмый. Барысы да сине көчеңә бәйле. Без гимнастика, йөгерү һәм теория буенча ярышабыз. Ә Бөтенроссия этабында, моңа өстәп, гамәли физик культура дигән өлеше тә бар иде. Анда без мылтыктан ату, төрле барьерлар узуда көч сынаштык. Әзерлек процессын җәйдән башладым, йөгерә идем. Чөнки ул республика этабында бик күп балл бирә. Республикада – 2, Россия этабында 3 чакрым йөгердек. Мин 2 чакрымны – 6 минут 31 секундта, 3 чакрымны 10 минут 16 секундта килдем. Әле бу иң яхшы нәтиҗә түгел, тагын да тиз егетләр бар иде. Россиядә иң яхшы вакыт – 9 минут 16 секунд. Яхшы итеп йөгерү өчен көн саен йөгерергә, тизлекне арттыру өчен махсус күнегүләр ясарга кирәк. Мораль һәм физик яктан әзерләнү турында да онытырга ярамый. Максатчан булу гына кирәк. Ул вакытта баланс та була, барысын да өлгерәсең, – ди Ильяс.

Гимнастика егетләргә авыррак бирелүе сер түгел. Биредә тотрыклылыкка күнегүләр, мәтәлчек ату, тәгәрмәч ясау, кулда басып тору күнегүләрен 1 минутта 10 секундта эшләп өлгерергә кирәк. Гимнастикада һәр миллиметр мөһим, аз гына селкенсәң дә, бу хата булып исәпләнелә. “Биредә салкын канлы булырга, үзеңне тыныч итеп тою зарур. “Бу тормышта иң мөһим этап” дип уйларга кирәк. Чөнки Россия этабында җиңгзн укучылар вузга имтиханнарсыз керә”, – ди Ильяс. Ул шушы шанс буенча Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә укырга исәпли. БДИны математиканың база дәрәҗәсеннән һәм математикадан тапшырачак. Биология фәнен сайлаган булса да, хәзер ул имтиханнан баш тартачак. Җиңүче һәм призерларга мондый мөмкинлек бирелә икән.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Фотолар: www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев