Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРЧА КОШ АТАМАЛАРЫ – БЕР СҮЗЛЕКТӘ!

Сандугач, карлыгач, карга, чыпчык, тургай, ябалак... Тагын нинди татарча кош атамаларын беләсез, дуслар? Кызганыч, әмма кайберләренең ана телебездә исемнәре була торып та, алынма терминнар кулланабыз. Попугай, страус дип сөйләшәбез...

«Аларның атамалары булмаган очракта нишләргә?», дигән баналь сорау тугандыр күбегездә. Сезгә җавап итеп филология фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре  Эльвира Ирфат кызы Сафинаның яңа гына табадан төшкән  “Татарча-русча-латинча кош атамалары сүзлеге”н тәкъдим итәбез! Әлеге китап хакында күбрәк белү максатыннан авторның үзенә мөрәҗәгать иттек.

 «Каян шуның кадәр атама табып бетердең?» дип сорый күп кеше. Кандидатлык диссертациясе язу барышында кош атамаларының ясалышын, номинациясен, этимологиясен төрки телләр белән чагыштырып тирәнтен өйрәнергә туры килде. Менә шул вакытта - 2001 елда ук туплана башлады инде әлеге сүзлеккә кергән орнитонимнар”, дип сүзен башлап җибәрде белгеч.

Ул лексикология, лексикография юнәлешендә фәнни эшчәнлек алып бара, төрле типтагы сүзлекләр төзү белән шөгыльләнә (“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, “Татар теленең кыенлыклар сүзлеге” һ.б. төзүчеләрнең берсе). Яңа сүзлектә исә татар теленең кош атамалары һәм аларның русча, латинча гомум кабул ителгән вариантлары бирелә. Хезмәт киң катлау укучыларга гамәли кулланма буларак тәкъдим ителә. Автор фикеренчә, сүзлек шулай ук орнитологлар, тәрҗемәчеләр, матбугат хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, укытучылар өчен дә файдалы белешмә булып хезмәт итәчәк.

 Сүзлеккә барлык кош атамалары да кертелдеме?

 Җир йөзендә очрый торган барлык кош исемнәрен дә керттек дип әйтә алмыйм. Максатыбыз ул түгел иде. Беренче чиратта Татарстанда, Россиядә яши торган кошларга өстенлек бирелде, шулай ук чит илләрдә тереклек итә торган кошларның халыкка аеруча таныш төрләренең атамалары да теркәлде.

–  Структурасы ягыннан әлеге басма нинди? Һәр кош турында кыскача мәгълүмат биреләме?

 Биредә башта кошның татарча атамасы, аннары аның русчага тәрҗемәсе һәм латин телендә фәндә гомум кабул ителгән термины бирелә. Ә төзелешенә, структурасына килгәндә, сүзлек төп орнитоним буенча ояларга бүлеп эшләнде. Мәсәлән, чыпчык атамасы бирелә һәм аннан соң алфавит буенча составында чыпчык сүзе булган барлык кош атамалары тезелеп китә. Әле бит чыпчыкларның нинди генә төрләре юк: кычыткан чыпчыгы, миләш чыпчыгы, киндер чыпчыгы һ.б. Алар барысы да аерым карала. Бу рәвешле ояларда бирү укучылар өчен дә бик кызык. Барысы да аңлаешлы һәм куллану, чагыштыру өчен бик җайлы.

Сүзлек мәкаләсендә кошлар турында өстәмә мәгълүмат бирелми, ә менә ахырда кызыклы кушымталар бар.

Билгеләп үтәсем килә, әлеге басма кошлар белән бәйле сынамышлар, мәкаль һәм әйтемнәрне дә үз эченә җыйган! Элеккеге сүзлекләр белән чагыштырсак, бу бары тик “плюс” кына, нәкъ менә әлеге үзенчәлеге балалар өчен кызыклы һәм файдалы булыр дип уйлыйм.

– Башка хайваннарга да багышланган сүзлекләр төзергә уйламыйсызмы?

  Без – лексикография бүлеге хезмәткәрләре күп еллар дәвамында “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”н төзү белән шөгыльләнәбез. Ул бик вак, җаваплы, озак вакытны ала, кат-кат эшләнә, тикшерелә, редакцияләнә торган җитди эш. Шулай ук бүлегебез хезмәткәрләре татар теленең орфография сүзлеге, орфоэпия сүзлеге, грамматик кыенлыклар сүзлеге төзүдә дә катнаша. Киләчәктә тагын күп кенә актуаль сүзлекләр төзү планлаштырыла. Фәнни хезмәтләре темасына бәйле рәвештә коллегаларым да төрле лексик катламнарга караган сүзлекләр төзеп тора. Мәсәлән, хәрби лексика сүзлеге дөнья күрде, балык, үсемлек атамалары сүзлеге төзелеп бетте. Хайван атамалары сүзлеге дә эшләнми калмас дип уйлыйм.

–  Ничек уйлыйсыз, кайсы кошның исеме иң үзенчәлекле?

 Һәр кошның атамасы үзенчә кызык. Кандидатлык диссертациямдә исә мин иң борынгы кош атамаларының килеп чыгышын – этимологиясен тикшердем. Күбебез бит карга, чыпчык, сандугач, күгәрчен, ябалак, каз кебек атамаларны татар теле сүзләре итеп кабул итә. Ә аларны без генә түгел, башкорт, казах, кыргыз, үзбәк, чуваш һ.б. бик күп төрки халыклар да куллана. Ябалак, саескан, күгәрчен орнитонимнарының этимологиясе шактый кызыклы. Кайберләренең килеп чыгышы хакында галимнәрнең дә фикерләре төрле. Күбрәк эзләнгән саен кызыклы мәгълүматларга тап буласың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев