Логотип Идель
Бу – тема!

“ТАТАРЧА ДИКТАНТ” 2020: НИЧЕК КАТНАШЫРГА?

Бөтен дөнья “ТАТАРЧА ДИКТАНТ”ны быел да язачак. Ул быел оnline форматта 26 сентябрьдә көнне үтә. Чарада ничек катнашып булуы, быел аның ничек узуы, нинди яңалыклар көтелүе турында тулырак безнең язмада.

Нәрсә ул “Татарча диктант”?

“Татарча диктант” быел 5нче тапкыр уздырыла. Әлеге чара кысаларында бөтен дөньяда татарча диктантлар языла. Акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел укытучыларын популярлаштыру.

Ничек узачак?

Быел диктант онлайн форматта үтә. 26 сентябрь 11.00 сәгатьтә ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында татарча грамоталылык дәрәҗәсен бәяли торган “Татарча диктант” уздырылачак.

Проект җитәкчесе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова әйтүенчә, теләгән кешеләр диктантны махсус билгеләнгән урында да яза алачак:

- Бәлки, Казанда ул урын елдагыча КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар интитуты булыр, - ди ул, - акциядән соң һәркемгә рәхмәт хатлары тапшырылачак.

Диктантны кем яздыра?

Быел акция катнашучыларына Ибраһим Гази (Татарстан), Нәби Дәүли (чит илләр) һәм Афзал Шамов (РФ өлкәләре) текстлары тәкъдим ителәчәк. Аларны профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров һәм ТНВ алып баручысы Илдар Кыямов укыр дип көтелә. “Татарча диктант”ны Гөлназ Сәфәрова алып барачак.

Диктантны кем тикшерә?

Диктантны КФУ филологлары, профессорлары һәм филология фәннәре докторлары бәяләячәк. Нәтиҗәләр акция узганнан соң 30 көн эчендә diktant.tatar cайтында урнаштырылачак. Аны махсус серсүз ярдәмендә ачып карап булачак.

Ничек катанышырга?

1. diktant.tatar сайтына керергә.

2. Бланкны чыгартып алырга.

3. Анда исем-фамилия, телефон номеры һәм үзегезнең серсүзегезне уйлап чыгарып язарга.

4. ТНВ-Татарстан, ТНВ-Планета телеканалларыннан яки сайттан туры эфирны кабызырга һәм диктантны язарга. 5. Язып бетергәч, бланкны сканерларга һәм tatarchadiktant@gmail.com адресына җибәрергә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев