Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРЧА ДИКТАНТ– 2019: «2»ЛЕЛӘР КУЙМЫЙБЫЗ»

Кайда? Кайчан?

19 октябрь көнне 13.00 дә бөтен дөньяда грамоталылыкны тикшерүне максат иткән “Татарча диктант” акциясе узачак. Анда теләгән һәр кеше катнаша ала. Быел да төп үткәрелү мәданчыгы булып Татарстан урамы, 2 йорт адресы буенча урнашкан Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тора.

Диктантны тагын кайда язарга мөмкин?

Моннан тыш диктант Казан буйлап тагын берничә җирдә языла. Башка район, регион һәм илләрдә кайда язып булуын https://www.diktant.tatar/ сайтына кереп белергә мөмкин. Шулай ук биредә төрле кагыйдәләр белән дә танышырга мөмкин.

“Татарча диктант” кайларда уза?

Диктант Россиянең 47 өлкәсендә үткәрелү белән беррәттән, дөньяның 12 илендә (Төркия, Әзербайҗан, Англия, Канада, Болгария, Германия, Казахстан, БГӘ һ.б) дә уза.

“Татарча диктант”ка ничек эләгергә?

Диктантны язу өчен алдан теркәлергә кирәкми. Бары тик үзегезгә якын булган урынны табып, шунда барып язарга гына кирәк.

Диктанты онлайн язып буламы?

Була. Татар-информ сайтында акциядән онлайн-трансляция күрсәтеләчәк. Теләгән кеше өеннән чыкмыйча да диктантны яза ала. Соңрак исә шул ук сайтта диктантның тексты да урнаштырылачак.

Диктантта нинди текст укыла?

Оештыручылар быел язучы Фәүзия Бәйрәмованың “Болын” әсәрен сайлаган. Ә инде чит регион һәм илләр өчен Газиз Мөхәммәтшинның “Саумысез, аккошлар” әсәреннән өзек тәкъдим ителәчәк.

Диктант нәтиҗәсен каян белергә?

Диктант нәтиҗәләре акция уздырылганнан соң 30 көн эчендә сайтта урнаштырылачак. Аны филолог, профессор, филология фәннәре кандидатлары тикшерә.

“2”леләр куймыйбыз

Оештыручылар башка еллардагы тәҗрибәдән чыгып: “Катнашучыларның уртача билгесе – “4”ле, “5”, “3”леләр дә хәйран, тик без “2”леләр куймыйбыз, - ди, - бер хатасыз язган кешеләргә грамоталар һәм түштамгалар тапшырылачак”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев