Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРЧА «COUNTER-STRIKE»

«Counter-Strike» уенын татарча уйнаганың бармы? Юк икән, син бу хатаны хәзер үк төзәтә аласың. Чөнки аеруча малайлар яраткан әлеге уенны үзебезнең туган телдә дә уйнап була икән бит. Моны тормышка ашыру эшен үз җилкәсенә Казанның 2нче лицей-интернаты укучылары алган. Нәкъ менә алар уендагы сүзләрне, менюның кайбер өлешләрен татарчага тәрҗемә иткән дә инде!



«Counter-Strike» сүзе инглизчәдән «контрудар», «каршы һөҗүм» дип тәрҗемә ителә. Бу – атышлы компьютер уеннары сериясе. Баштарак ул Half-Life уенының модификациясе кебек пәйда була. Уен 1999 елның 19 сентябрендә «туа». Ә шул ук елның көзендә аның онлайн-серверлары барлыкка килә.

Counter-Strike – дөньядагы күп кенә компьютерчылар арасындагы популяр уен. Аны аерым-аерым да яки челтәрдә (сетьтә) дә уйнап була. Уенның төп идеясе – ике команда көрәше. Аларның берсе – террористлар, икенчесе – аларга каршы көрәшүчеләр. Уен башланганда, һәр уенчы үзе теләгән командада катнаша ала, әгәр уен серверы мөмкинлек бирсә, күзәтүче генә дә була ала.

Уенның төп максаты – карта биремнәрен үтәү яки каршы һөҗүм итүчеләрне юкка чыгару. Кушканнарны үтәгән һәм каршы як команданы юкка чыгарган өчен, уенчы акча ала. Җиңелгән команда да акча белән бүләкләнә, бары тик азрак күләмдә генә.



Казанның 2нче лицей-интернаты укучылары бу уенга дүрт ел элек тотына. Уенның техник өлешен алар интернеттан таба. Ә башка өлешен үзгәртү өчен, үзләре уйнап карап, тәҗрибә туплый. Татарчага тәрҗемә итүдә уку йортының татар теле укытучысы Рашат Якупов булыша.

– Бу уенның халык арасында популяр булуы аны тәрҗемә итәргә этәрде. «Counter-Strike» иске булса да, әле дә популяр уен. Техник ягы да гади. Аны дустым Осман Таштан белән икәү тәрҗемә иттек. Әгәр мин тәрҗемә, тавышландыру өлеше белән шөгыльләнсәм, техник өлеш дустым җилкәсендә иде. Без татар теле дәресендә рус төркемендә укыйбыз. Екатеринбургтан килдек, татар теле безнең өчен туган тел түгел. Шуңа да безгә, татар телен туганнан бирле белеп, татар төркемендә укучы малайлар булышты, – дип аңлатты лицей-интернатның 11нче сыйныф укучысы Абдуллаһ Җиянбәкәв (Жиянбеков).

Уенны татарчага тәрҗемә иткәндә, фразаларны да татарчага тәрҗемә итәргә кирәк була. Бу эш малайлар өчен бер дә авыр булмаган. Моның өчен бары тик вакыт кына таләп ителгән. Әлеге гыйбарәләр төрле вариантта кулланыла. Шуңа да тәрҗемә итү барышында аларның кайберләрен төшереп тә калдырырга туры килә аларга. Уенда «Мин А базасына барам» кебек фразалар яңгырый. Егетләр «Counter-Strike» уенының менюсын, кагыйдәләрен дә тәрҗемә иткәннәр.

Бүген уенны һәркем йөкли ала. 2нче лицей-интернатында проектлар ярминкәсенә килгән кунаклар да «Counter-Strike» уйнап караган. Хәер, тәрҗемә һәм тавышландыру эшләрен төгәлләгәч, егетләр үзләре дә уйный аны. Бу юлы – татарча!

– Тәрҗемәсен үзебез ясаган уенны тикшереп карау үзебезгә дә кызык иде. Хаталарыбызны да табып, аларны дөресләдек. Трекларны яңадан, сыйфатлырак итеп яздырдык, – Абдуллаһ.



Бу уенның тәрҗемәсе егетләр өчен мобиль кушымталар һәм компьютер программалары эшләүдә беренче тәҗрибә була. Хәзер егетләр башка кушымталарны эшли. Аның беренчесе – «Виселица» уенының татарча варианты, икенчесе – «4 рәсемнән бер сүз» уены. Боларын Android платформасы өчен әзерлиләр. Аларны әзерләүдә ике кешелек командага Тимур Бикмуллин да кушылган.

«Counter-Strike» уенын татарча уйнарга теләүчеләр аны биредә йөкли ала:


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар язма геройларының шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев