Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАР ЖУРФАГЫНЫҢ «ПЕРЕЗАГРУЗКАСЫ»: КФУ ЯҢА ФОРМАТТАГЫ ТАТАР ТЕЛЛЕ ЖУРНАЛИСТЛАР ӘЗЕРЛИ

Казан федераль университеты Филология институтының татар журналистикасы бүлегенә кабул итү кампаниясе старт алды. Бюджет урыннары күпме? Юнәлешнең үзенчәлекләре нинди? Татар телен камил белгән яшьләрнең нинди өстенлекләре бар? Әлеге сорауларга җавапларны матбугат конференциясендә белдек.

Чарада «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, Казан федераль университетының Филология институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, «Интертат» электрон газетасының баш мөхәррире Рәмис Латыйпов һәм татар журналистикасы бүлеге студенты Зилә Дәрҗеманова катнашты.

БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ ҺӘМ КАБУЛ ИТҮ ТУРЫНДА

Филология институты директоры Рәдиф Җамалетдинов сүзләренчә, институт быел барлыгы 460 бюджет, һәм тагын 600дән артык бюджеттан тыш урыннарга балалар кабул итәчәк. Узган ел белән чагыштырганда, бу 39 урынга күбрәк.

Татар теле филологиясе юнәлеше өчен быел 25 бюджет урыны каралган. Институтның тагын бер кызыктыргыч өстенлеге – БДИда рус әдәбияты соралмый. Күпчелек укучылар тапшыра торган җәмгыять белеме җитә. Татар журналистикасына документларны кабул итү 25 нчы июльгә кадәр дәвам итә. 26сы көнне - татар телендәге кереш имтиханнар үтә, ә инде 1 нче августтан башлап приказлар чыга башлый. Бар актуаль мәгълүматны https://admissions.kpfu.ru/ сайтында табып була.

УКУНЫҢ ЯҢА ФОРМАТЫ ТУРЫНДА

“Журналистика буенча белгечләр әзерләү буенча эшчәнлекне күпмедер алып барган идек, ләкин 2020 нче елда без Шамил Мөхәммәтович белән «перезагрузка» эшләргә булдык: уку планын Татмедиа һәм аның белгечләре белән бергәләп әзерләдек. Студентлар 5 көн укыйлар, ә бер көн Татмедиа карамагында булган редакцияләрдә практика узалар. Киләчәктә әлеге программаны тагын да камилләштерү буенча эш алып барачакбыз”, дип өстәде Рәдиф Җамалетдинов.

Программада филологиягә зур урын бирелә. 1 нче курс студенты Зилә Дәрҗеманова: “Шамил абый һәм Рәмис абый белән дәресләр башланганчы, үзебезне журналист итеп тоймадык та”, ди. Аның төркемдәшләренең мәгълүмат чараларындагы практикасы 2нче семестрдан башланды. “Шәхсән үзем практиканы «ТНВ»ның яңалыклар бүлегендә уздым. Теорияне әле нык белмичә, практика вакытында ук эшне белү мөмкинлеге бирелде”.

ЖУРНАЛИСТЛАРНЫ ӘЗЕРЛӘҮ ТУРЫНДА

«Татмедиа»ның директоры Шамил Садыйков исә әлеге программаның үзенчәлеге турында сөйләде. Ул - булачак журналистларны социаль челтәрләрдә һәм яңа форматларда эшләргә өйрәтү. “Соңгы берничә ел эчендә КФУда татар журналистикасында бюджет урыннары юк дәрәҗәсендә, шуңа күрә бу юнәлешне ачарга уйладык. Төп принципыбыз - татар телен камил белгән журналистларны әзерләү. Татар телен камил белгән балалар бюджет хисабына журналист булып китә алалар. Бик күп татар телендәге мәгълүмат чараларында кадрлар дефициты бар, ә монда яшьләрнең эш урыны да әзер”.

Беренче дулкын – 23 студент – ел дәвамында Татмедиа проектларында актив катнашты. Укуның практик өлеше турында «Интертат» электрон газетасының баш мөхәррире Рәмис Латыйпов сөйләде. “Студентлар яңалык та язды, тәрҗемә дә итте, матбугат конференцияләрендә катнашып, интервьюлар да язып карады. Болар барысы да атнага бер дәрес вакытында эшләнелде. Бу ни өчен кирәк? Кеше үзен төрле юнәлешләрдә сынап карый ала: кемгәдер социаль челтәрләр беләү эшләү ошый, кемгәдәр текст белән эшләү, әмма журналист аларның бөтенесе белән дә эшли белергә тиеш”. Кызлар-егетләр татар журналистикасын сайламасалар да, әлеге белемнәр аларга һичшиксез ярдәм итәчәк, ди Рәмис Латыйпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев