Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАР ВИКИПЕДИЯСЕНӘ СУПЕРГЕРОЙЛАР КИРӘК

2001 елның 15 гыйнварында «туган» Википедия соңгы 16 ел эчендә һәр мәктәп укучысы, һәр студент һәм чиксез күп сорауларына җаваплар эзләгән һәр интернет-кулланучысының аерылгысыз юлдашына әверелде. Татар телендә мәгълүмат табырга теләүчеләр исә Википедиянең туган телебездәге бүлеген дә беләдер. tt.wikipedia.org — бу адрес буенча урнашкан сайтта сезнең кебек үк милләттәшләребез күптелле һәм ирекле энциклопедияне мәгълүмат белән баета.

Каян килеп чыккан


Википедия 16 ел элек ачылган. Башта ул инглизчә генә эшли, аннары башка телләрне дә «өйрәнә». 2002 елда Рус, 2003 елда Татар Википедиясе эшли башлый. Безнең викинең үзенчәлеге латин язуында да, кирилл язуында да мәкаләләрнең булуында. Хәзер Татар Википедиясендә 70 000 нән артык мәкалә бар, ә гомумән, барлык википедияләрдә 43 миллионнан артык мәкалә бар дип санала. Моннан тыш, Википедия — ул бихисап «эшче» битләр, мәкалә авторлары, ягъни кулланучыларның, шәхси битләре, фотосурәтләр һәм башка медиафайллар. Һәр мәкаләнең бәхәс бите бар, анда чыннан да бәхәсле сорауларны хәл итеп була.

Эчендә ниләр бар


Википедия мәкаләләрдән тора. Мәкаләләр рәсемнәр, карталар, аудио һәм видео белән бизәлә, махсус калыплар (шаблоннар) ярдәмендә күбегезгә таныш булган таблицалар (мәсәлән, Шәхес калыбы) ясала. Барлык мәкаләләрне төркемлиләр, бу да уңайлылык өчен эшләнә. Мәкаләнең башка тел бүлекләрендәге вариантларына сылтамалар куела, алар сул якта була.

Кайвакыт берничә җөмләдән генә торган кыска битләрне ачканыгыз бардыр. Мондый мәкаләләрне «төпчекләр» диләр. Киләчәктә алар зур язмаларга әверелергә мөмкин, әмма әлегә авторлар аны яза башлаганнар да, төпчек хәлендә калдырып торганнар.

Сайланма һәм яхшы мәкаләләр дигән дәрәҗәле исемнәр иң сыйфатлы һәм күләмле, яхшы итеп бизәлгән һәм чыганаклары күрсәтелгән мәкаләләргә бирелә.

Википедиядә проектлар һәм порталлар да бар. Проект дигән битләрдә теге яки бу тема буенча мәкаләләр язу һәм төзәтү эше оештырыла. Портал — бер тема белән берләштерелгән күп санлы мәкаләләрне бер урынга туплап, кызыклы итеп кулланучыларга тәкъдим итү формасы.

Википедия мәкаләләрендә фотоларның күпчелеге Wikimedia Commons тан алына. Википроектлар өчен хезмәт итә торган бу ресурстан иң матур фотосурәтләрне айның яки атнаның сайланган рәсеме итеп билгеләп, Википедиянең Баш битендә урнаштыру гадәте бар.

Баш биттә бу көнне булган тарихи вакыйгалар белән танышырга, ә “Ә сез белгән идегезме?” рубрикасында кызыклы фактлар сандыгын баетырга була.

Язу да, уку да ирекле


Википедия ачылгач, калын-калын энциклопедияләр тәмам кулланылыштан чыга башлады. Чыннан да, кәгазь китапта киткән хатаны төзәтү авыр, искергән мәгълүматны яңарту өчен китапны яңадан бастырырга кирәк – кыскасы, уңайлылык белән мактанып булмый. Википедия исә һәрбер үзгәрешкә сизгер. Әгәр илдә президент алышына икән, вики моны теркәп куя, яңа ачыш ясалган икән, энциклопедия моны шунда ук беләчәк. Мондый уникаль белем чыганагын уку ирекле. Британника энциклопедиясенең электрон версиясен уку, мәсәлән, түләүле. Википедия бу яктан бик тә отышлы.

Бу кадәр уңайлы системаның өстенлеге һәм шул ук вакытта проблемасы — язуның да ирекле булуында. Теләге булган һәр кеше Википедиягә үзгәрешләр кертә ала. Сез дә, мин дә (7 ел элек Википедиягә беренче төзәтмәмне керттем). Димәк, күргән хаталарны төзәтү, белгәннәребез белән уртаклашу бик җиңел.

Һәркем яза алгач, ничек ышанырга соң?


Википедияне төзәтү һәркемгә мөмкин булганга, күпләр бу электрон энциклопедиягә шикләнеп карый. Чыннан да, кайвакыт анда кечкенә һәм зур хаталарны, эреле-ваклы җитешсезлекләрне табырга була. Кайбер фактлар төшеп кала, буталчыклар да очрый. Әгәр кәгазь энциклопедияләрне хөрмәтле галимнәр әзерләсә, Википедия авторлары арасында мәктәп укучылары да булырга мөмкин. Хаталарны шуның белән аңлатырга мөмкин. Моннан тыш, кайбер кешеләрнең үз сәяси максатларын үтәп, мәкаләләргә үзгәрешләр кертүе дә бар.

Мондый проблеманы хәл итәр өчен, Википедиядә төрле юллар уйлап табылган. Бердән, мәкаләләрне тәҗрибәле катнашучылар – идарәче-админнар тикшерә. Икенчедән, мәкаләдәге җитди фикерләрне чыганаклар белән дәлилләү мәҗбүри.

Чыганакларга сылтама булу — Википедиянең иң мөһим принципларының берсе. Татар Википедиясенең актив кулланучысы Фәрхәд Фаткуллин белдергәнчә,  «Википедия — үзе чыганак булу өчен түгел, төрле абруйлы чыганакларда пәйда булган мәгълүматны бер җирдә туплаучы проект булып тора. Ягъни һәрбер мәкаләсенең һәр җөмләсендә бирелгән мәгълүмат абруйлы икенчел чыганаклардан тикшерелә алырлык булырга, аны җиңеләйтү өчен бәйле искәрмәләр урнаштырылырга тиеш (мәктәптә реферат, университетта курсовой яки диплом язгандагы кебек). Искәрмәләр белән ныгытылган һәм чыганакта чыннан да булганы тикшерелә алынган фактлар очрагында, аларның дөреслегенә фәкать шул чыганакка ышануыгыз дәрәҗәсендә генә ышану дөрес».

ТатВикиның супергеройлар командасына супергеройлар кирәк


Бүгенгесе көндә Татар Википедиясендә 70ләп актив катнашучы бар. Әмма сөенергә ашыкмагыз, статистика бу төркемгә ай эчендә кимендә 1 төзәтмә ясаган һәр кулланучыны кертә. Чынлыкта даими рәвештә  Википедиябезне төзәтүчеләр күпкә азрак. Аларга 3 идарәче (Derslek, Marat Vildanov һәм Marat-avgust исемле кулланучылар) ярдәм итә.

Татар Википедиясе барыбызның да ышанычлы мәгълүмат чыганагына әверелсен өчен, бик күп актив кулланучыларның бергәләп эшләве кирәк. Ышанасыңмы-юкмы, әмма Татар Википедиясен тулыландыручы супергеройлар командасына яңа каһарман булып син дә кушыла аласың!

Бу бик җиңел башкарыла. Сайтта теркәлү мәҗбүри түгел, әмма теркәлсәң, үзеңә җиңелрәк булачак. Теркәлгәч, төзәтергә теләгән мәкаләгә кереп, өске өлешкә куелган «Үзгәртү» яки «Вики-текстны үзгәртү» төймәләренә басасың. Һәм менә синең алда мәкаләләрнең «скелеты» ачыла. Монда син күргән хаталарны төзәтеп, өстәргә кирәк булган мәгълүматларны өсти аласың.

Сайтта очраган кызыл сылтамаларны зәңгәргә әйләндерергә, ягъни яңа мәкалә язырга теләсәң, ышанычлы чыганаклар белән кораллан да, бу адымны курыкмый атла! Википедиянең башка кулланучылары сиңа рәхмәтле булыр.
ВИКИПЕДИЯ САННАРДА

16 яшь — Википедия балигълык яшенә җитеп килә инде

39 — Википедия белән идарә итә торган «Викимедия» фондының шулкадәр вәкиллеге бар

295 — Википедиянең төрле телләрдә бүлекләре саны

493 — тагын шулкадәр телдә бүлекләр ачылуга әзерләнә

43 миллион — барлык  Википедияләрдә булган мәкаләләр саны

Айдар Шәйхин

"Ялкын" архивыннан, 2016 ел

ТАГЫН УКЫРГА:


НАРБЕК ФӘТХУЛЛИН – ИҢ ЯШЬ ВИКИПЕДИЯЧЕ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев