Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАР ТЕЛЕННӘН БДИ һәм ТДИ...БИРМИЛӘР?

Кызганыч, татар теленнән БДИ ны сайлаучылар саны елдан-ел кими бара. Мондый темплар белән барса, берничә елдан әлеге  фәннән имтихан гомумән юкка чыгарга мөмкин...

Мәсәлән, быел республикада татар теленнән БДИ бирүчеләр нибары 19 булган. Аларның барысы да – киләчәктә үз һөнәрен татар филологиясе белән бәйләргә теләүчеләр. Узган ел исә андыйлар саны 24 булганлыгы билгеле.

9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларга килгәндә, быел татар теленнән имтиханны 1400 кеше сайлаган. Әйтергә кирәк, бу күрсәткечләр узган ел белән бер дәрәҗәдә. 2018 елда барлыгы 1275 укучы татар теленнән белемен сынаган булган.

Беркемгә сер түгел, республика мәктәпләрендә татар телен укыту проблемасы соңгы вакытта шактый актуальләште. Яшүсмерләр, яшьләр авызыннан: “Татар теле нигә кирәк инде ул? Аны өйрәнеп вакыт әрәм итмәсәң дә була, башка фәннәргә өстенлек бирсәң яхшырак”, - кебек фикерләр көннән-көн ешрак яңгырый.

МИСАЛЛАР БЕЛӘН КЫЗЫКТЫРЫРГА!


Аллага шөкер, бу фикер белән җитәкчеләр килешми. Кеше үз туган телен һичшиксез белергә тиеш, диләр.

– Татар теленнән имтихан бирүчеләр саны кимесә дә, татар телен өйрәнүчеләр кимеми. Телне өйрәтү үзебездән тора. Балаларны тормыштан төрле мисаллар белән кызыктырырга, нәкъ менә үзең белән булган хәлләрне сөйләргә кирәк. Татар телен укый торган руслар да күбәйде, артистларның да кайберләре татарча җырлар башкара. Телгә игътибар эчке культурадан килә, телгә сакчыл караш кирәк, - дип ассызыклады Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов татар теленнән БДИ бирүчеләр саны кимү турындагы сорауга җавап итеп.

Министр фикеренчә, телләр белү кешегә бик зур өстенлекләр бирә. Татар телен камил белү Рафис Борһановның үзенә дә күп тапкырлар ярдәмгә килгән.

– Моннан күп еллар элек Кытайга эшлекле сәфәргә баргач, татар телен белүем белән чын-чынлап горурланып кайттым. Кытайлылар белән рус телендә аралаштык. Тик эшлекле сөйләшү вакытында, үзара нәрсәдәр сөйләшеп алу кирәк булганда, алар кытай теленә күчә иделәр. Алар кытайча, без татарча сөйләшәбез. Без аларны, алар безне аңламый. Контрактка кул куяр алдыннан, министрлык вәкиле миннән: «мин контракт вакытын озайтырга әзер, нинди телдә аралашканыгызны гына әйтегез», -диде, - дип сөйләде министр.

ОЯЛМЫЙЧА СӨЙЛӘШСЕННӘР...


Әйтергә кирәк, соңгы вакытта мәктәпләрдә татар телен укыту методикасының шактый катлаулы булуы турындагы фикерләр еш яңгырый башлады. Аны җиңеләйтү турында шактый сөйләшүләр бара. Шушы көннәрдә Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бу темага үз фикерен белдерде.

– Татар телен өйрәнү программасының татар булмаганнар өчен авыр булуы белән без килештек. Сөйләм телен генә өйрәтү җитәр, тик беркем дә туган телдән баш тартырга уйламый. Рус телен дә, башка чит телләрне дә белү кирәк», – дип ассызыклады ул.

Шунысын да исегезгә төшерәбез, Фәрит Мөхәммәтшин татар телен шактый соң – 45 яшендә генә өйрәнгән түрә! Димәк, татар телен өйрәнеп була - теләк кенә кирәк, дип нәтиҗә ясыйбыз.

Татарстанда татар телен өйрәнү методикасының әкренләп гадиләшә баруын Рафис Борһанов та ассызыклады.

– Беренче этапта сөйләм телен кулланырга, укучылар белән табигый аралашырга тырышабыз. Аннары әкренләп кенә башка ысуллар кертелә. Бу балалар оялмыйча сөйләшә алсын өчен кирәк. “Татар телен кем яхшырак белә”, - дигән сорауга мин һәрвакыт “татар телен тырышып укучылар яхшы белә” дим”, - дип билгеләп үтте министр.

Рәмзия ЗАКИРОВА



БУ ТЕМАГА ТАГЫН ЯЗМАЛАР:


Татарстанда яңа рекорд!


БДИдан начар балларда кем гаепле?


БДИны – 399 БАЛЛГА!


Путин БДИда 300 балл җыйган!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев