ТАТАР МОРГЕНШТЕРНЫ, ТЕКӘ КЛИП ҺӘМ СЕРИАЛЛАР – ИНТЕРНЕТТА ТАТАР ТЕЛЕН ТАНЫТАБЫЗ
Кичә Татарстанның Элемтә министрлыгында Инстаграм блогерлар һәм TIK TOK йолдызлары катнашында мөһим чара үткәрелде. Максат - татар телен таныту һәм популярлаштыру юлларын эзләү булды. Нинди проблемалар күтәрелде һәм нинди нәтиҗәләр ясалды? Җаваплар - бу мәкаләдә!
Интернетта татар телен камилләштерү проблемасын күтәрү юкка түгел. Июнь уртасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә татар телен таргетлау һәм верификацияләү проблемасын хәл итәргә боерган иде. Шуңа күрә республиканың цифрлаштыру министрлыгы интернетта милли контентны популярлаштыру буенча стратегия әзерләүне максат итеп куя.
«Без бергәләп медиа өлкәсендә татар телен алга этәрү буеннча дөрес акцентлар куярлык стратегия билгеләячәкбез», - дип белдерде Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гыйсмәтов үзенең сәламләү чыгышында.
«ИТ-парк» технопаркының «Кайнау ноктасы» киңлегендә узган дискуссиядә Гөлназ Сәфәрова, Айсылу һәм Ләйлә Лероннар, Ринат Галиәхмәтов (Татар малай), Илназ Габидуллин (Кызык-Мызык) кебек татар дөньясында яхшы таныш шәхесләр белән беррәттән Камилла Рахманова, Эльза Ис кебек ТIK TOK йолдызлары да катнашты.
Блогерлар тарафыннан әйтелгән иң актуаль проблемалар буларак татар телле аккаунтлар өчен верификация (аккаунт башындагы галочка) булмау, эзләү системаларының татар телендә эшләмәве, таргетинг авырлыклары әйтелде.
Блогерлар фикеренчә, татар инстаграмын “күтәрү” өчен иң нәтиҗәле юл: интернетта татар телендә сыйфатлы контент булдыру. Заманча татар музыкасы язу, татар телендә сыйфатлы фильмнар һәм сериаллар төшерү, яңа форматтагы күңел ачу тамашалары чыгару .
«Безгә яшүсмерләрне кызыксындыра алучы татар Моргенштерны кирәк. Я булмаса кешеләрне татар теленә сыйфатлы сериаллар аша гашыйк итәргә мөмкин".
Министр урынбасары сүзләренчә, Минтимер Шәймиевның полилингваль мәктәпләрендә укучылар өчен киностудияләр булачак. Киностудияләр - бер үк вакытта видео төшерә һәм балаларны татар теленә өйрәтә алырлык мәйданчык.
Блогерлар шулай ук татар телен белмәүчеләр өчен видеодәресләр кирәк булуын да ассызыклады. Мәсәлән, татар телен белмәүче яшь блогер Александр Ситников татар телен өйрәнү белән мәшгуль. Алай гына да түгел, TIK TOK та ул “чайник”лар өчен татар теле дәресләре дә уздыра.
Чарадан соң без татар блогерлары белән элемтәгә кереп, алардан бу чара турында өй-фикерләрен сораштык.
“Кызык-мызык”лы Илназ Габидуллин: “Төп тема - татар телен социаль челтәрләрдә генә түгел, ә гомумән, ничек популярлаштыру булды. Очрашу вакытында шактый кызыклы идеяләр яңгырады. Мин шәхсән татарча навигатор булдырырга тәкъдим иттем. Татарча клиплар, сериаллар, музыка җитмәве турында да сөйләштек. Татарканың “Алтын” клибы кебек татарларны бөтен дөньяга танытырлык татар сериаллары һәм клиплары төшерергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек”.
“Татар малай” Ринат Галиәхмәтов: “Төрле социаль челтәрләрдә татар яшьләрен ничек итеп татар контентына җәлеп итәргә? Без шул сорауга җавап табарга тырыштык. Әйтергә кирәк бу ачык сорау: әлеге темага гел сөйләшеп торырга кирәк. Әлеге чара күрешү-танышу максатыннан уздырылды. Без әле фикерләребезне туплап тагын күрешәчәкбез. Беләсезме нәрсә тынычландыра? Төрле министрлыкларның социаль челтәрләрдә татар телле контентны популярлаштыру турында уйлана башлавына шатмын”.
Айсылу Лерон: “Иң мөһиме - проблемаларны тану. Алдагы максат исә - аны чишү юлларын эзләү. Безгә әле конкрет тәкъдимнәрне язып җибәрергә кирәк булачак. Ә кичәге очрашу күбрәк танышу адымы иде. Үзем TIK TOKта булмагач, анда булган блогерлар белән аралашу кызык булды. Татар телле Интернетка килгәндә, ул бар. Һәр темага үз аудиториясе җыела. Ә менә контентка тукталсак, анда күбрәк янып йөрүче энтузиастлар эшли. Чөнки блог алып бару, төрле проектларны тормышка ашыру бик зур көч, хәтта акча сорый. Шул ук ютубны гына алсак та, анда татар телле контент белән акча эшләве катлаулы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев