Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАР КЫЗЫ – ЯПОНИЯ МОДЕЛЕ

«Миңа калса, һәрбер яшүсмер әти-әнисеннән бәйсез рәвештә, үзе генә яшәргә хыялланадыр. Әмма моның ничек катлаулы булуын бик сирәкләр белә! Өйгә кайтуыңны елмаюлы йөз белән беркем көтеп тормый, ашарга пешмәгән, өй җыештырылмаган...», - дип тезеп китте Япониядә(!) мөстәкыйль тормыш тәмен татып карарга өлгергән Камилә.

Исеме: Камилә Фаттахова

Туган көне: 13.08.2004

Укый: Казан шәһәренең инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбенең 10 сыйныфында

Инстаграмда: kamilla_071

Камилә Фаттахова – модель. Язмабыз героена нибары 16 яшь булуына карамастан, ул чит илгә үзе генә сәяхәт итә һәм анда күпмедер вакыт яшәп тә кайта!

– Мода дөньясына ничек кереп киттең?

– Мин алты яшемнән башлап «Диамант» эстрада-спорт бию ансамблендә шөгыльләндем. Безгә әлеге коллектив белән Россия күләмендә узган бик күп бәйгеләрдә катнашырга, шул рәвешле төрле шәһәрләрдә булырга туры килде. Мода өлкәсенә биюгә карата мәхәббәтем аркасында очраклы рәвештә килеп кердем. 2017 елның көзендә без ансамбль белән «Нечкәбил» бәйгесендә чыгыш ясадык, нәкъ менә шунда мине күреп алдылар һәм кастингка чакырдылар да инде... Бүген мин «GraceModels» агентлыгында модель буларак төрле фотопроектларда, съёмкаларда, бәйгеләрдә катнашам.

– Бу өлкә буенча чит илләргә барганың булдымы?

– Ике тапкыр Япониядә булып кайттым. 14 яшь тулганда исә Япония агентлыгы белән контракт төзедем һәм беренче тапкыр үзем генә чит илгә очтым! Өч ай дәвамында Токиода эшләдем, ягъни фотосъёмкаларда, видеопроектларда, мода күрсәтүләрдә катнаштым, журнал-каталоглар өчен фотографияләргә төштем.

– Камилә, укырга вакытың каламы?

– Минем тормышым башка яшүсмерләрнеке сыман гадәти дип уйлыйм. Укыйм, актив тормыш рәвеше алып барырга тырышам. Әмма белем алуны барыбер беренче урынга куям, кызыксынуларым аңа комачауламаска тиеш, минемчә. Чит җирләрдә булганда, әлбәттә, кыенга туры килә, әмма өй эшләрен вакытында эшләп җибәрергә тырышам.

– Киләчәктә нинди һөнәр иясе булырга уйлыйсың?

– Балачакта тәртип сагында торучы тикшерүче буласым килде. Әмма хәзер дөньяга карашым бераз үзгәрде, төп хыялым – балалар психологы булу һәм аларга авыр вакытларда ярдәмгә килү!

 

 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев