Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАР КЫЗЛАРЫ БҮГЕН ХОККЕЙГА БАРА!

“Татар кызы-2018” исеменә лаек булучының башына таҗ кидереп кулына... автомобиль ачкычы тоттырачаклар! 16 ноябрь көнне М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Халыкара “Татар кызы” бәйгесенең финалы узачак. Анда 11 төбәк һәм 3  чит илдән (Австрия, Литва, Казахстан) килгән 14 кыз катнаша. Бу турыда бәйгегә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.


Казанда туып үсеп, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче Әдилә Зәбирова “Татар кызы” бәйгесендә катнашырга күптән хыялланып йөргән, ниһаять, кыз хыялын максат иткән һәм ул – финалда.



– Казанда яшәгән чакта берәүгә дә үземнең татар кызы икәнлегемне дәлилләү хисләре тумаган иде. Мәскәүгә күчеп киткәннән соң татар теленә сусадым, телемә, милләтемә карата бөтенләй башкача карый башладым.

Бүгенге көндә Мәскәү дәүләт педагогия университетының рус филологиясе бүлегендә белем алам. Магистратурага исә татар филологиясе юнәлешенә керергә ниятлим, Мәскәүдә дә мондый бүлек ачтылар бит.

Бәйгедә катнашучы кызлар белән үзара татарча гына сөйләшергә тырышсак та, кайчак рус сүзләре, җөмләләре дә чыгып китә. Оештыручылар да, башка кешеләр дә безгә “татар телендә сөйләшегез, сез бит татар кызлары”, дип һәрдаим әйтеп тора, шуңа күрә артык иркенәймибез.

 

Узан ел “Татар кызы-2017” исемен алган Гөлназ Гатина таҗ белән саубуллашу кыенга туры киләчәген яшерми:



– Бер караганда бераз моңсу, әлбәттә, икенче караганда, мин “Татар кызы” исеменә лаек дип табылган һәм бу исемне аклаган кызга таҗымны кидерткәндә бик шатланачакмын! – ди ул.

Чараның урыны гына түгел, программасы да бик зәвыклы булыр дип көтелә. Анда Алинә Шәрипҗанова, Эльза һәм Артур Исламовлар, Артур-Марат кебек танылган җырчыларны, ТР дәүләт җыр һәм бию, “Казан” бию ансамбле чыгышларын күререгә мөмкин булачак.

Бүгенге көндә финалга әзерлек гөрли. 10 көн дәвамында кызлар танылган шәхесләр белән очраша, әдәби, мәдәни чараларга йөри, бүген хәтта бергәләшеп хоккей карарга да барачаклар!

Зилә Сабитова







 

“Татар кызы 2018” бәйгесенең финалистлар исемлеге:

  1. Мигранова Ризидә Ян кызы (Чиләбе өлкәсе);

  2. Нигъмәтуллина Алинә Рушан кызы (Ленинград өлкәсе);

  3. Таҗетдинова Әлмирә Адис кызы (Свердлау өлкәсе);

  4. Мусаева Ләйлә Дамир кызы (Әстерхан өлкәсе);

  5. Кәримова Диләрә Илзар кызы (Ульяновск өлкәсе);

  6. Зәбирова Әдилә Илдус (Мәскәү шәһәре);

  7. Габдрахманова Гүзәл Фәнил кызы (Татарстан Республикасы);

  8. Надырова Илнара Рөстәм кызы (Оренбург шәһәре);

  9. Кәримова Зиләрә Ришат кызы (Литва);

  10. Гыйльметдинова Диләрә Рифат кызы (Удмуртия Республикасы);

  11. Борһанетдинова Ләйсинә Фәнис кызы (Киров өлкәсе);

  12. Бәйрәмова Энҗе Илшат кызы (Австрия);

  13. Шаһиәхмәтова Зарина Фәнил кызы (Красноярск шәһәре);

  14. Абдрахманова Динә Нигъмәтулла кызы (Казахстан)


 









  • Бәйге беренче тапкыр 2011 елда Чиләбе өлкәсендә уздырыла;



  • 2015 елда “Татар кызы” Бөтенроссия күләмендә уза;



  • 2016 елны бәйге беренче тапкыр халыкара масштабта үткәрелә;



  • Моңа кадәр 12 кыз гына финалга уздырылса, быел аларның саны – 14;



  • Катнашучылар 11 төбәк һәм 3 чит илдән килгән.



  • “Татар кызы-2018” 16 ноябрь көнне 18.00 сәгатьтә башлана.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев