Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАР КИТАП ЙОРТЫНЫҢ ИШЕКЛӘРЕ АЧЫК!

1 июньдә Казанда Островский урамындагы 15 йортта Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры ачылды. Аның халыктагы исеме – Татар китабы йорты. Ачылыш вакытында килгән кунаклар ХХ гасыр башына аяк атлаган иде. Әйтерсең, Вакыт машинасы белән сәяхәткә Үткәнгә әйләнеп кайттылар: Кәрим Тинчурин, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим, Салих Сәйдәшев, Фатыйма Ильскаялар арасында йөри-йөри, аларның нинди уй-кичерешләр, омтылышлар белән яшәгәнен белде һәр кунак.

Төп-төгәл бер айдан соң, 1 июльдә, Татар китабы йортын күрергә ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килде. Татарстан Республикасы Президентын белән беррәттән “Татар китабы йорты”на Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова да килде. Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Татар китабы тарихына, төрки-татар дөньясында киң таралган мәшһүр китапларга багышланган экспозицияләрне карады. 1928-1942 елларда татар әдәбиятының классигы Шәриф Камал яшәгән музей-фатирга кереп, язучы анда яшәгән чактагы мохиткә эләкте.

Балалар бүлмәсендә Флорида, Калифорния, Прагадан килгән балалар җыелган иде. Педагоглар белән шөгыльләнгән сабыйлар белән Президент абыйлары фотога төште, танышты, сөйләшеп аралашты. Ә аннан инде татар әдәбияты буенча интеллектуаль уен-квиз барган залда Апас районыннан килгән яшүсмерләр белән очрашты.





“Татар китабы йорты”ның үз китап кибете дә бар. Президент анда кереп чыкты, китаплар карады, сувенирлар белән танышты. Кибет китапларга бай булса да, ассортиментны гел арттырып, тулыландырып торырга кирәклекне искәртеп киңәш бирде.

Президент өчен төзелгән маршрутта татар китап дөньясы, татар нәшриятында үз өлешен калдырган шәхесләр белән очрашып сөйләшүләр дә планлаштырылган иде. Узган гасырда, әле бүгенге кебек уңайлы техник җиһазлар пәйда булганчыга кадәр кулланылган китап басу машинасы янында, мәсәлән, Рөстәм Нургали улын 61 ел буе китап басу эшендә эшләгән атаклы полиграфия хезмәткәре Вера Николай кызы Галкина көтә иде.





1 сәгать эчендә Рөстәм Нургали улы Миңнеханов “Татар китабы йорты”н тулысынча карап чыгып кына калмады, килгән кунаклар, балалар белән аралашты, киңәш-табышлар бирде. Татар язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашты. Әңгәмә барышында татар халкының бай әдәби мирасын саклап калуга ярдәм итүче мондый объектлар төзүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр. Президент сүзләренчә, китап фондын тулыландыру өстендә эшләргә, шулай ук татар әдәбияты тарихы белән танышу өчен бирегә туристлар чакырырга кирәк.

Кайчандыр бу йортта урнашкан Шәриф Камал фатирына яшь язучылар, иҗатчылар киңәш алырга, аралашырга килә торган булган. Хәзер дә бу бинага һәркем файдалы итеп вакытын уздырыр, аралашыр, иҗат итәр өчен килә алачак. Татар китабы йортының ишекләре яңа буын яшьләре өчен ачык!





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев