Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАР КӨЙЛӘРЕ - "ЮТУБ"ТА!

YouTube видеохостингында фортепианода татар милли көйләрен уйнарга өйрәтә торган Tatar.piano каналы ачылды. Аны Гадел исемле егет булдырган. Ул үзенең фамилиясен әйтергә теләми, моны эшчәнлегенең аноним булып калуын теләве белән аңлата. "Ялкын" журналы аның белән элемтәгә керде. Безнең сорауларга менә нинди җаваплар бирде ул.

- Татар интернет киңлегендә әле моңа кадәр татар җырларын синтезаторда уйнарга өйрәтүче канал юк иде. Бу каналны ачып җибәрергә кем яки нәрсә этәрде? 

- Электән пианинода уйнарга өйрәнү хыялым бар иде, тик махсус белемсез бу фикер тормышка ашмас кебек тоелды. Теләгем зур булганга, интернет челтәрендә фортепианода уйнарга өйрәтә торган видеолар эзли башладым. Һәм таптым да! Алар күбесе чит ил блогерларыннан, инглиз җырларына багышланганнар иде. Көйләрне махсус рәвештә әкрен генә башкаралар, кабатларга җайлы. Күңелдә бәлки өйрәнермен дигән өмет туды. Шулай әзме-күпме өйрәнелде дә. Татар көйләрен өйрәтүче каналлар булмаганга күрә, бу эшкә үзем тотынырга булдым. Ничек ишетелә — шулай яздырам. Теге блоггерлар шикелле көйләрне әкрен генә уйныйм. Тора-бара үзлектән нотасыз татар көйләре дә чыга башлады. Алар бик гади уйналса да, үзенчәлекле, күңелле яңгырый. Минем кебек профессионал булмаган уйнаучылар өчен шушы видеолар ярдәм итәр.

- Бу идея кайчаннан барлыкка килде? Аны тормышка ашырыр өчен күпме вакыт таләп ителде? 

- Идея күптән барлыкка килгән иде, ә тормышка ашыруга 3 көн вакыт житте.

- Әлеге нишаны син анализладыңмы, өйрәндеңме? 

- Анализлар ясап утырдым, дип әйтә алмыйм, интернет челтәрендә татар көйләре белән берничә видео гына күрдем. Ә бу видеолар никадәр күбрәк, шул хәтле яхшырак.

- Гомумән, әлеге каналың аша кешеләргә нинди фикер җиткерергә телисең? Каналыңның төп максаты нидән гыйбарәт? 

- Максаты шул – татар көйләрен уйнарга өйрәнүче кешеләргә мөмкинлек тудыру. Бу канал яраткан шөгылемә, хоббига әверелде.

- Бөтен кеше үзен күрсәтергә теләп, блоглар ачкан вакытта син үз исемеңне афишаларга теләмисең. Бу ни сәбәпле шулай? 

- Беренчедән, акцент пианинога булсын дип теләдем. Икенчедән, бу блог шәхси исем йөртми, теләге булган һәр кеше бу каналга видеосын тәкъдим итә алсын өчен. Tatar.piano.tutorial каналы исеме астында видеосын чыгарырга теләгән кеше булса, мин шат кына, көйләребез дә артыр иде. Авторлыкны саклар идек, әлбәттә.

- Гомумән, музыкага кайчаннан гашыйксың? 

- Гомер буе.

- Пианино, синтезаторда уйнарга кайчан өйрәндең? Бу синең үз теләгең идеме? 

- 2013 елда, әйе, үз теләгем белән. Кибеткә барып синтезатор сатып алдым да, беренче көемне ютубтан карап өйрәнә башладым.

- Әлегә каналда өч кенә көй. Алар нинди принцип буенча сайлап алынды? 

- Ретро көйләрне яратам, аларны уйныйм, шуңа аларны яздырдык.

- Яңа көйләр атна саен чыгып торачакмы?

- Көйләр чыгару графигы һәм киләсе көйләр сер булсын. Бер генә серне чишәм: арасында заманча көйләр дә булыр. Ә видеоларны озак көттермәбез.

- Пианино, синтезаторда уйнап, кызларның йөрәген яулаганың бармы? 

- Бу сорауны кызларга бирергә кирәктер.

- Көй уйнаганда, видео төшерү процессы озакка сузыламы? Сиңа кем ярдәм итә? 

- Юк, озак тугел, 5-7 минут тирәсе. Якыннарым булыша.

- Монтажлауга килгәндә, анысын да эшлисеңме? Анысы күпме вакыт таләп итә? 

- Әйе, монтажны үзем башкарам, чама белән ярты сәгать вакыт китә. Бу күбрәк нинди үзенчәлекләр кертүдән тора.



"Мөрәҗәгатем бар: каналга язылыгыз, дуслар! Лайклар куегыз, бу – видеоларны популярлаштыруга булышыр. Кем үзенең өйрәтү видеосын tatar.piano.tutorial.channel каналында урнаштырасы килә, каналда ук комментарий языгыз".


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев