Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАР БЛОГЕРЛАРЫНЫҢ КИЛӘЧӘГЕ БАРМЫ?

Иртән уянып күзеңне ачуга беренче эш итеп нишлисең?

 юынырга, кофе эчәргә йөгерәм
 5-10 минут тормыйча ятам
 Инстаграм карыйм!

Әгәр 3нче вариантны сайлагансың икән, сиңа әлеге язма аеруча да кызыклы булырга тиеш. Хәер, сайламасаң да кызыклы булыр ул: татар милләте, татар блогерлары, мәдәниятебез үсеше соравы сине борчыйдыр бит?!

@kizik-mizik — Илназ Габидуллин




Илназ Габидуллин — гап-гади егет, Кукмара районы, Вахит авылыннан.

— Башта авылдашларны берләштерер өчен ясалган аккаунт иде ул. Аннары барлык Кукмара районы берләшергә тотынды, соңрак — бар Татарстан. Бүгенгесе көндә бөтен дөнья татарларын бер мәйданчыкта берләштерәм дип, горурланып әйтә алам.

Илназ үзалдына катлаулы иҗтимагый мәсьәләләрне яктыртуны бурыч итеп куймый:

— @kizik-mizik аккаунты күңел ачу, кәеф күтәрү урыны ул. Үтеп-китеп йөргәндә җәмгыятьтәге җитешсезлекләрне күреп алсам, төшереп инстаграмга куям анысы. Тик зур иҗтимагый сорауларны күтәрергә мин әлегә әзер түгел.

Аккаунтны популярлаштыру өчен иң мөһиме - уникаль контент, дип саный ул.

— Сәхифәңнең эчтәлеге укучы өчен кызык булмаса, син аны озак вакыт тота алмассың. Шуңа да кабатланмас, үзенчәлекле һәм кызыклы контент булдыру кирәк. Мин үзем бик теләп язылучыларым белән аралашам. Вакыт җиткәнчә, әлбәттә.

@tatar__malay — Ринат Галиәхмәтов




Инстаграм күп вакытны сарыф итә, ничек вакыт таба микән Ринат?

— Теләгән барлык эшкә дә вакыт табарга була, дип саныйм мин. Инстаграм битемне эштән бушаган арада алып барам. Эшкә барганда-кайтканда 1 сәгать вакыт үтә, автобуста барганда пост язам. Кич ял иткәндә, йоклар алдыннан сәхифәмә вакытымны бүләм. Иртән инстаграм өчен ярты сәгатькә иртәрәк торырга мөмкинмен. Кыскасы, теләгән эшкә вакыт табыла ул.

"Эзлим сине" проекты бик күпләрдә кызыксыну уяткан икән.

— Татарча "Жди меня" диләр аны. Шушы программа ябылгач башыма татарча инста-проект алып барырга кирәк дигән уй килде. Бүгенге көндә бергәләшеп 20 кешене таптык. 20 ел күрешмәгән әни белән баланы очраштырдык хәтта. Бу проект чылбыр кебек: берәү эзли, икенче берәүнең авылдашы булып чыга, ул күршесенә хәбәр итә, тегесе эзләүчегә барып җиткерә. Мәшәкатьле хезмәт, әлбәттә, тик соңыннын яуган рәхмәт сүзләре әйтеп бетергесез көч бирә. Тик табылган кешенең аралашасым килми дип, кире качканы да бар (көлә).

"Туйга акча эшлим" дип реклама ясый башлагач, кесәсе шактый калынайгандыр Ринатның.

— Акмаса да тама диләрме әле? Шушы мәкаль бик туры килә. Аккаунтымны булдырганда акча эшләү максаты юк иде, хәзер исә туй мәшәкатьләре булганга турысын әйтеп реклама эшли башладым. Тик теләсә кемгә ризалашмыйм. Җиңел, ачык, матур рекламаларны гына сайлыйм.

@чегуглиттатаркызы — Динара Зиннәтова




Чагыштырмача күптән түгел генә барлыкка килгән сәхифә бүгенге көндә бик популяр.

— Төркемем милли җанлы, милли рухлы яшь егет һәм кызлар арасында, чыннан да, популяр. Ник дигәндә, Илназ сүзләре белән килешеп, уникаль контент аркасында дип әйтер идем. Дөрес, башта мин аны масштаблы татар төркемнәренә аша рекламалаттым, кызыклы булганга ул бик тиз танылу алды.

Телеграм-каналлар белән эшләү дә тәҗрибәсе зур Динараның.

— Һөнәрем бууенча мин — маркетолог. Шуңа да гел реклама дөньясында кайнагач, блогерлык эше бик якын миңа. Эшемдәге җитәкчелек тә бу шөгылемә каршы килми. Чөнки @чегуглиттатаркызы аша мин креативлык нечкәлекләренә өйрәнәм, ә бу миңа эшемдә дә кирәге чыгачак.

Римзил Вәлиев




Римзил Вәлиевнең фикере яшь блогерларныкына күпмедер күләмдә каршы төште.

— Мин инстаграмны төп социаль челтәр дип санамыйм. Минем өчен фейсбук, вконтакте кызыклырак. Чөнки биредә матур фото, күңелле видео түгел, ә текст патшалык итә. ТЕКСТ! Татар милләтенә хезмәт итәр өчен нәкъ менә тел кирәк, ялтыравык белән генә булмый! Текст — тел дигән сүз.

Римзил абый үз-үзен "пиарить" итәме?

— "Идел" журналында эшләгән елларда 60 мең тиражны 130га күтәргән идек. Ничек итепме? "Татарстан яшьләре"ндәге үзебезнекеләргә чыктым да, "Идел"леләр шау-шу күтәргән" дип антиязма тәкъдим иттем. Үземә каршы үзем. Чыгардылар. Икенче яртыеллыкта тираж күп кенә басмаларны көнләшергә мәҗбүр итте. Хәтта почта тартмаларыннан журналны урлыйлар дип зарланганнарын ишеткән булды.

Римзил Вәлиев сәхифәләрендә кеше артык күп булмаса да, борчылырга урын юк, дип саный.

— Бүгенге инстаграм битләрендәге йөзләгән мең язылучыларның көченә ышанмыйм мин. Бер керә дә оныта кеше. Аннан ни фикер, ни бәхәс, ни тәкъдим көтәргә юк. Шуңа да күләм түгел, сыйфат кирәк дим. Элгән язмага капма-каршы фикерле 5 кеше язса, моны уңыш дип атарга була. Начар булсын, әйбәт булсын, дөрес яки ялган фикер булсын — мөһим түгел. Фикернең булуы мөһим.

Илүзә БИКЧӘНТАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев