Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАР БЛОГЕРЛАРЫ vs ФӘРИТ МӨХӘММӘТШИН

8 июнь көнне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Теләче Сабан туенда татар блогерлары белән очрашып сөйләшкән.

Әлеге үзенчәлекле вакыйга «Татар малай» буларак танылган блогер Ринат Галиәхмәтов инициативасы белән оештырылган. Берничә ай элек ул Фәрит Мөхәммәтшин белән рәсми чара вакытында күрешә һәм татар блогерлары белән җыелып сөйләшергә тәкъдим итә. Һәм, менә, Дәүләт Советы рәисе аларны Теләче Сабантуена кунакка чакыра.



– 12дән артык блогерга әйткән идем, күбесе Сабантуйлар чоры булгач, килә алмады, – ди блогер. –  Теләчедә безне vip-кунаклар кебек каршы алдылар, бергәләп ат ярышы карадык. Аннан Фәрит Хәйруллович белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Башта 7-10 минут булыр, дип әйткәннәр иде. 40 минут вакытның узып киткәнен сизми дә калганбыз.

Яшь блогерлар очрашу вакытында Дәүләт Советы Рәисен үзләре белән таныштыра, ни белән шөгыльләнүләрен сөйли. Фәрит Мөхәммәтшин, мөмкинлектән файдаланып, алардан Инстаграмны алып бару серләрен cораша. «Татар малай»ның: «Гаиләгез турында күбрәк сөйләгез, андый постларны халык яратып кабул итә», – дигән тәкъдименә ул:

– Без бит татарлар, тыйнак булырга тиешбез, «мактана» дип әйтерләр, шуңа анда күбрәк эш моментларыннан мизгелләр генә куела, шулай да бик кызыклы тәкъдим, уйлармын әле, – дип җавап кайтара.

“Инстатарки” кызларының берсе Альбина Харисова, бу турыда “ул үз эшен эшләсен, без үз эшебезне эшлик” ди:

– Инстаграм дөньясына килеп кергәч, безгә бик күп негатив белән очрашырга туры килде. Сәясәтче кешегә болай да авыр, Инстаграм аша да тәнкыйтьли башласалар, башы ярылыр. Ул үзе эшен эшләсен, без үз эшебезне эшлик. Очрашудан соң Фәрит Хәйруллович бик позитив кеше икән, дигән нәтиҗәгә килдем, аның белән сөйләшергә дә, аны тыңларга да бик рәхәт.



Инстаграмда «Кызык-мызык»  аккаунтын алып баручы блогер Илназ Габидуллин Дәүләт Советы Рәисенә татарларның үсеш стратегиясен тормышка ашыруда үз өлешләрен кертергә теләүләрен әйткән:

– Татарларның үсеш стратегиясендә Интернет, социаль челтәрләрнең роле зуррак булсын иде, дигән теләкне җиткердем. Безнең дә әйтер сүзебез, теләк-тәкъдимнәребез бар. Ул моны хуплады. Бу темага Президент белән дә сөйләшергә вәгъдә бирде, – диде.



Шулай ук  Илназ хәзерге вакытта туена әзерләнүен, ә аннан соң  аңа язылучыларны яңа кызыклы проектлар көтәчәген дә әйтте.
Ахырдан Мөхәммәтшин, бонус итеп, блогерларга Теләче районы һәм аның оешу тарихын сөйли. Район 2021 елда үзенең 30 еллыгын билгеләп узачак. Сәясәтче сөйләвенчә,  1991 елда җирле халык: «Безнең Саба районында яшисе килми, үзебезнең Теләче районы булуын телибез», – дигән гозер белән чыга. Ул чактагы Президент Минтимер Шәймиев Америкага эшлекле сәфәргә китән була. Үзе кайтышка, республикада яңа район пәйда булуын белеп, шакката, моны эшләүчеләргә хәйран гына эләгә дә әле.



 

Барлык блогерлар да очрашудан бик канәгать калуларын әйтте. Шулайдыр шул, алай булмаса, Инстаграм битләренә: «Мактанып китим әле: минем телефонны Элвин Грей тотып, үзен төшерде, Фәрит Хәйрулловичның кулына да эләкте. Все. Мин официально бәхетле», - дип язып элмәсләр иде.  Сүз уңаеннан, бу очрашу соңгысы булмаячак. Фәрит Мөхәммәтшин блогерлар белән рәсмирәк шартларда очрашып сөйләшергә килешкән.

Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев