Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАР БЛОГЕРЛАРЫ: "БЕЗ, ТАТАРЛАР, ҮЗЕБЕЗ ГАЕПЛЕ!"

“Миндә ике яңалык бар: берсе – яхшы, икенчесе – начар. Кайсыннан башлыйм?..” дигәндәй, узган атна татар телен интернет аша үстерү белән шөгыльләнүчеләрне берьюлы борчылырга да, сөенергә дә мәҗбүр итте. Google корпорациясендә интернет челтәрендә татар телле контентны таргетинглауны, ягъни таратуны чикләү турында белдерделәр. “Одноклассники” социаль челтәре исә, киресенчә, республика көне уңаеннан, татар халкына бүләк ясады – татарча интерфейсны гамәлгә куйды...

Google компаниясе гамәленең татар дөньясында зур борчу тудыруы аңлашыла. Чөнки бу - татарча контент өчен таргетинг юкка чыгарылган очракта безнең видеолар интернет челтәрендәге башка мәгълүмат арасында шундук югалачак дигән сүз. Димәк, аларны күрүчеләр, кызыксынып кереп караучылар да азрак булачак. Шулай итеп, интернетта татар телен үстерү, камилләштерү мөмкинлеге бик каты чикләнә...

Компаниянең исә җавабы әзер: аларда татар телендәге контентны тикшерү өчен махсус белгечләр юк. Чөнки постны, видеоны “продвижение”гә куйганда, аның әлеге сайт кагыйдәләренә туры килү-килмәвен тикшерү мөһим. Бу, Google га ким дигәндә татарча белә торган берничә хезмәткәрне эшкә алырга кирәк дигән сүз...

Google компаниясе татар телле контентны таргетинглаудан баш тарткан арада, “Одноклассники” социаль челтәре исә киресенчә, татар телле аудиториянең мәнфәгатьләрен кайгырта. 30 август көнне алар үз порталларында татарча интерфейсны куллануга тапшырды. Ягъни, әгәр дә кулланучы социаль челтәрдә татар телен сайлый икән, биредәге барлык мәгълүмат татар теленә күчәчәк. Әйтергә кирәк, моның өчен компаниягә 80 меңнән артык (!) сүзне татарчага тәрҗемә итәргә туры килгән.

“Одноклассники” – Татарстандагы иң популяр социаль челтәрләрнең берсе. Ай саен социаль челтәргә биредән 1,5 миллион уникаль кулланучы керә. Челтәрдә татар телендә 4000 нән артык төркем теркәлгән”, - дип белдерәләр компаниядә.

Татар интернеты белән бәйле әлеге яңалыклардан татар блогерлары да читтә калмады, билгеле. Алар бу турыда нәрсә уйлый? Интернет челтәрендә татар телле контентны җәелдерү, татар телен популярлаштыру өчен без нәрсә эшләргә тиеш? Нинди карарлар кабул итү кирәк? Бу турыда аларның үзләреннән сораштык.

РИНАТ ГАЛИӘХМӘТОВ, “Татар Малай”:


Мин блогны башлаган чорларда таргетинг дигән нәрсә юк иде. Хәзер исә бу – үз аудиторияңне җыю өчен менә дигән мөмкинлек. Акчасы булган яшь блогерлар рәхәтләнеп аудитория җыя ала иде. Тик хәзер Google үз платформасында андый мөмкинлекне бетерергә карар кылган. Һәм бу карарда безнең дә гаеп бар, дип уйлыйм. Чөнки интернетта үз телебездә аралашмыйбыз. Ә Google уйлый: “аларның үзләренә дә бу тел әллә ни мөһим түгел, барыбер карамыйлар, аралашмыйлар, язмыйлар, шулай булгач, кирәге юк”, - ди. Бу фикерне беренче булып журналист Рөстәм Исхакый әйтте. Һәм ул тулысынча дөрес дип саныйм. Шуңа күрә хәзер безнең төп максат – интернетта татар контентын куллану. Татар дөньясында никадәр активрак кайнасак, интернетта татарча хәрефләр кулланып, татарча аралашсак, шулкадәр яхшырак булачак.

ИЛНАЗ ГАБИДУЛЛИН, “Кызык-мызык”:


Минем аңлавымча, татар видеоларын акча түләп таратучылар аз, әлеге “продвижение”нең нәтиҗәсе дә әллә ни зур түгел. Шулай булгач, бу эш белән шөгыльләнү Google өчен файдасыз булып чыга: татар телле белгечләрне тоту финанс ягыннан кулай түгел. Шуңа күрә бу эштән баш тартырга карар кылганнардыр да инде. Бу – безнең өчен бик начар, чөнки татар Youtube ы әле яңа гына үсә башлады, өр-яңа проектлар барлыкка килде. Һәм менә шундый яңалык җиткерделәр... Әле соңгы вакытта бу мөмкинлек тиздән Instagram челтәрендә дә бетәргә мөмкин дигән имеш-мимешләр ишетелә башлады.  Мондый вәзгыятьтә без нишли алабызмы? Бердәнбер юл – интернетта татар телен куллануны арттыру. Менә үзегез уйлап карагыз: татар теленең ничек кулланылуын шул Google үзе билгели бит инде. Татар аудиториясенең ничә проценты гына “поисковик”та татарча сораулар яза икән? Күпләр “татар артистлары” түгел, “татарские артисты” дип җыя, мәсәлән. Бу шулай ук татар теле буенча статистикага начар йогынты ясый.

“Одноклассники”га килгәндә, әлбәттә, монысы шәп яңалык. Җәй башында мин үзем дә анда теркәлдем. Хәзерге вакытта постларны 500-600 кеше карап бара. Татарлар анда бик актив. Бердәнбер кимчелеге – гадәттә анда 35 яшьтән өлкәнрәк кешеләр утыра. Яшьләр исә хәзер Вконтакте челтәрендә дә кимеде хәтта.

АЛЬБИНА ҺӘМ РЕЗЕДА, “Инстататарки”:


Әлбәттә, бу яңалык безне бик тә борчылырга мәҗбүр итте. Безне, татар блогерларын, интернетта болай да күпләр күрми кала. Без аларның ленталарында чыкмыйбыз. Әгәр дә татарча контентны таргетинглау мөмкинлеген дә бетерсәләр, без интернет киңлегендә гомумән югалачакбыз, дигән сүз. Аннары бит халык үзе дә ни өчендер күбрәк рус телле блогерларга ышана. Хәер, үзебезнең дә гаеп юк түгел, билгеле. Күпләр блогерлыкны башлыйлар да - ташлыйлар, башлыйлар да - ташлыйлар. Я булмаса рус теленә күчәләр. Шуңа күрә Google ны да күпмедер дәрәҗәдә аңлап буладыр.

РӘМИС ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ, “Дневник татарина”:


Татар аудиториясенә болай да Youtube ка керү шактый катлаулы иде. Мин дә бер кереп карадым, тик кире чыгарга туры килде. Чөнки Youtube 10 минуттан артык дәвам итә торган видеоларга гына өстенлек бирә. Шуңа күрә биредә татар телен камилләштерүнең бердәнбер чарасы – интервьюлар, подкастлар оештыру дип саныйм. Әгәр дә озын, сыйфатлы видеолар ясау мөмкилегегез бар һәм вакытыгыз җитәрлек икән, Youtube ка керергә мөмкин. Тик соңгы вакыйгалардан соң, иң яхшысы - үз блогыңны Instagram да башлап җибәрүдер.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев