Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАР БАТЫРЫНЫҢ ИСЕМЕ МӘҢГЕЛӘШТЕРЕЛДЕ!

Агымдагы елның 26нчы июнендә Ленинград өлкәсенең закон чыгару җыелышында Татарстан Республикасының даими вәкиллеге тарафыннан тәкъдим ителгән карар хупланды: Усть-Лужский авыл җирлеге территориясендә урнашкан исемсез борынга (мыс) Измаил Зәйдуллин атамасы биреләчәк.

Шуны искәртеп узарга кирәк, Россия Федерациясе Оборона министрлыгының навигация һәм океанография идарәсе, Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллеге тәкъдим иткән әлеге карарарны урынлы дип атады. 

Әлеге борын җирнең бөтенлеге чагыштырмача тотрыклы, билгеле бер урын белән характерланганлыктан, географик объект булып  санала. Ул Ленинград өлкәсенең Кингисепск муниципаль районы Усть-Лужский авыл җирлеге территориясендә урнашкан, дәүләт диңгез навигация карталарында күрсәтелгән һәм аның исеме озак вакытлар  булмаган. Быел исә 10нчы сентябрь  көнне Усть-Луга бистәсендәге туганнар каберлегендә 1944нче елның 26нчы августында Нарв култыгында немец-фашист илбасарлары белән көрәштә һәлак булган, су асты көймәсе остасы Измаил Зәйдуллинга багышлап  тантаналы рәвештә борынга исем бирелде. Чараны Хәрби-Диңгез флоты ветераннарының иҗтимагый оешмалары ассоциациясе оештырды, биредә Хәрби-Диңгез Флоты адмираллары  һәм офицерлары, ветераннар катнашты. Шунысы мөһим, әлеге чара Измаил Зәйдуллинның фаҗигале үлеменә 75 ел тулуына  багышланган иде.

1940нчы елның август һәм октябрь айларында өченче ранглы капитан  Зәйдуллин Измаил Мотыйгулла улы  җитәкчелегендәге «Щ-423» су асты көймәсе йөзү тарихында беренче тапкыр Полярдан Владивостокка Төньяк диңгез юлы белән, аварияләрсез бер навигация өчен, Төньяк диңгез юлы белән театрара күчү оештыра. Кызганычка каршы, сәяси характердагы фикерләрдән чыгып, су асты көймәсе экипажының батырлыгы хөкүмәт бүләкләре белән билгеләнми, ә бары тик  махсус әдәбиятта гына яктыртыла. Элегрәк исә, 1936нчы елда, «Щ-123» су асты көймәсе проекты өчен билгеләнгән норма 20 тәүлек булуга карамастан, Тын океан флотының өченче  ранглы  капитаны  Зәйдуллин  җитәкчелегендәге көймә экипажы 75 тәүлеклек автоном йөзүдә була. Күрсәткән батырлыклары өчен бөтен экипаж  “Почет Билгесе” ордены, ә командир исә “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнә.

Бөек Ватан сугышы елларында Измаил Зәйдулин Советлар Союзының гамәлдәге флотларында сугыша: Севастопольне, Керчен ярымутравын саклауда катнаша. Биредә аңа су асты көймәсе кебек сугышчан хәрәкәтләрдә катнашырга туры килми - ул катерларда сугыша. 1944нче елның маенда Измаил Зәйдуллин исә броняланган диңгез аучыларының  12нче дивизионы командиры итеп билгеләнә. Йөкләнгән вазыйфа белән Зәйдулин Выборг десант операциясендә катнашып, батырлык  күрсәтә, моның өчен ул дәүләт бүләгенә лаек була.

1944нче  елның августында Нарв култыгының көнчыгыш ярында, Гакково бухтасында безнең  броньланган диңгез аучыларын һәм торпед катерларын базировкалауның алдынгы пункты урнаштырыла. Гакковода база белән икенче ранглы  капитан Зайдулин  идарә итә, алар Германиянең «Зеигель» миналы киртәләрен алу буенча тральщикларның гамәлләрен ябып, таркауларга комачаулаган гитлерчылар белән каты сугышлар алып баралар. Шул ук елның 26нчы августында Зәйдулин Измайл Мотыйгулла улы диңгездә һәлак була...

Зәйдулин Измайл Мотыйгулла улы сугышта батырларча вафат булганнан  соң аңа «беренче ранглы капитан» исеме һәм беренче  дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирелә. Барлык диңгезчеләр истәлеген шулай ук мәңгеләштерү максатыннан төрле чаралар үткәрелүен дә ассызыклап узарга кирәк. Әйтик, Россия география җәмгыятендә Полярдан Владивостокка ЭОН-10 составында «Щ-423» су асты көймәсенең күчүенә 75 ел тулуына багышланган танылган Арктика тикшеренүчесе Виктор Боярский рәислегендә Поляр Комиссиясенең тантаналы утырышы булып уза. “Телеинвест” документаль фильмнар студиясе  тарафыннан исә ЭОН-10га багышланган “Махсус оныту экспедициясе” документаль фильмы чыгарыла.И.Ю. Кравцов авторлыгы астында Измаил Зәйдуллинның “Легендар “Щукалар” китабы һәм “Диңгезче Измаил Зәйдулин – онытылып кайту” (Ш.А.Насеров авт.)  китабы басылып чыга. Әлеге акция исә немец-фашист каршылыкларында үз гомерләрен кызганмаган  барлык диңгезчеләрнең истәлеген мәңгеләштерү эшенә зур этәргеч булып тора!

Илүзә Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев