ТАШЛАНДЫК ЗАВОДТА – URAM FEST

21-22 сентябрьдә Петцольд заводы территориясендә (Габдулла Тукай урамы, 97) URAM FEST урам культурасы фестивале узачак. Фестиваль программасында:
DANCE SKILLS
BMX &
KICKSCOOTER CONTEST
SKATE &
FINGERBOARD
CONTEST
ART ZONE
музыкаль фестиваль
лекторийлар
маркет
яшь дизайнерлар продукциясе
фудкорт
лаундж-зона
интерактив мәйданчыклар көтелә.
Музыкаль фестивальнең хедлайнеры – LOVANDA төркеме (Мәскәү шәһәре).
13.00 – 22.00 аралыгында фестиваль заманча сәнгать, урам мәдәнияте вәкилләрен, һәркемне берләштерәчәк. Ике көн дәвамында катнашучылар Колумбия, Мәскәү, Чабаксар, Әлмәт, Казан рәссамнарының эше белән таны алачак. Чөнки алар 100 квадрат метр мәайдандагы диварга рәсем төшерәчәк.
Ярышларның беренче көнендә мәйданчыкларда DANCE SKILLS и BMX & KICKSCOOTER CONTEST юнәлешләре буенча ярышлар узачак. Алар 19.30га кадәр дәвам итәчәк. 3x3 командалар составында Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән – 16, баттл нәтиҗәсендә сайлап алынган 8 биюче ярышачак.
Параллель рәвештә BMX, KICKSCOOTER кебек экстремаль, урам спорт төрләре буенча ярышлар узачак. Райдерлар беренче тапкыр кыйммәтле бүләкләр өчен ярышачак. Шәһәр киңлегендәге предметлар трюклар өчен фигуралар булып торачак.
Чараларның икенче көнендә SKATE һәм FINGERBOARD буенча ярышлар узачак. Шулай ук GAME of S.K.A.T.E, JAM SESSION дисциплиналары буенча скейтбординг буенча ярышлар көтелә. Приз фонды – 50 мең сум. Моннан тыш, беренче тапкыр скейтбордның кечерәйтелгән копиясе – FINGERBOARD буенча ярышлар да узачак.
Музыкаль мәйданчыкта АНИ, Nalien, Юна, Sha, MOLOX, Север, Эмиль Адлейба, Александр Никаньшин, Sogrishil, Быть беде, Yaineya, Ralfcon кебек башкаручыларны күреп булачак. Казан диджейлары берләшмәсе диджеинг турында һәркемгә сөйли алачак. 21 сентябрь кичендә Werk бәйсез музыкаль арт-киңлек уздырган техно-вечеринка, икенче кичтә Bazzarдан хип-хоп вечеринка көтелә.
фото фестивальнең вконтакте битеннән алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 гыйнвар 2021 - 17:17УРЛАНГАН БӘХЕТ Нишләптер бик кәефсез уянды бүген Ләйлә. Борчылырлык урын да юк кебек, тик күңеле тыныч түгел. Гәрчә, иртәнге кояш нурлары иркәләп, назлап уятса да.
-
6 гыйнвар 2021 - 14:13ПАНКЕЙК ПЕШЕРҮ РЕЦЕПТЫ Панкейк –Америка белене. Аны сөт белән ясыйлар, коры табада кыздыралар. Алар кабарып, йомшак булып пешә. Иртәнге аш өчен менә дигән ризык инде менә. Гадәттә, аны сироп, арахис мае, джем белән ашыйлар.
-
3 гыйнвар 2021 - 10:05«ДУСЛАРЫМ МИННӘН ЧИТЛӘШТЕ...» «Без сыйныфта 3 кенә кыз. Моңа кадәр гел дус булып, бер-беребезгә ярдәм итешеп укыдык. Быел алар икесе миннән читләште. Тәнәфестә дә гел бергә чыгып китәләр. Мин яннарына килеп утырсам, сөйләшми башлыйлар. Берәр нәрсә сорасам, теләмичә генә җавап бирәләр. Минем дә алар белән дус буласым, аралашасым килә. Нишләргә икән?» Аноним, 15 яшь
-
15 гыйнвар 2021 - 16:55
-
29 декабрь 2020 - 16:53
-
24 декабрь 2020 - 18:01