Логотип Идель
Бу – тема!

ТАССРга 100 ЕЛ: ТАРИХЫБЫЗНЫ БАРЛЫЙБЫЗ

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә тарихыбызны барламыйча калу мөмкин түгел. Әйдәгез, бер гасыр эчендә республикабыз белән җитәкчелек иткән шәхесләр белән танышып чыгыйк. Алар идарә иткән елларда илдә булган кайбер зур вакыйгаларга да тукталырбыз.

Сәхибгәрәй Сәетгалиев – беренче ТАССРның Халык Комиссарлары Шурасы рәисе (1920-1921 еллар)

– Республика тормышын оештыру, хөкүмәт органнары эшен җайга салу, эш тәртибен көйләү аның җилкәсенә төшә.

– Илдә барган эпидемияләргә каршы (тиф, холера, испанка) көрәш алып бара. 

– 1921 елда башланган ачлыкның бер сәбәбе – Сәхибгәрәй Сәетгалиев һәм аның тарафдарларының крестьяннардан икмәк җыеп алуы.

Кәшшаф Мохтаров – ТАССРның Халык Комиссарлары Шурасы рәисе (1921-1924 еллар)

– Республиканың статусын күтәрү өчен күп тырышлык куя.

– Яңа икътисад сәясәтен тормышка ашыра, Гражданнар сугышыннан соң республика торгызыла башлый, сәүдә җанлана. Авыл хуҗалыгы күтәрелә.

– Зур көч куеп, татар теленә дәүләт статусы алуга ирешәләр. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре укытыла башлый. Шулай ук татар телендә югары белем алу мөмкинлеге булдырыла. Рәсми кәгазьләр, элмә такталар татар телендә эшләнә.

– Татар мәдәнияте чәчәк ата.

– Республикада яңа татар бистәләре, авыллары барлыкка килә.

– Татар халкының тарихын, мәдәниятен, мәгариф өлкәсендәге казанышларын барлауны оештыру максатыннан Гыйльми үзәк төзелә.

– Кабан арты мәчете төзелә.

– Илдә барган ачлык һәм эпидемияләр белән уңышлы көрәш алып барыла.  Халык өчен җәмәгать туклануы оештырыла.

Хаҗи Габидуллин – ТАССРның Халык Комиссарлары Шурасы рәисе (1924-1927 еллар)

– Сәнәгать оешмалары эше җанлана, Казанның Яңа татар бистәсендә ил күләмендәге иң зур мехчылар фабрикасын төзү башлана.

– Казан шәһәре составына яңа бистәләр, элеккеге авыллар  керә. Мәйданы зурая.

– Кәшшаф Мохтаровның башлангычлары дәвам иттерелә. 

– 1926-1927 елларда Бондюг химия заводын яптырмас өчен, берничә тапкыр МәскәүдәССРБ һәм РСФСР хөкүмәте белән сөйләшүләр алып барыла.

Кыям АбрамовТАССРның Халык Комиссарлары Шурасы рәисе (1930-1937 еллар).

– Ул җитәкчелек иткән чорда төбәк зур бер төзелеш мәйданын хәтерләтә: синтетик каучук, авиациа, моторлар төзү заводлары сафка баса, киноплёнка фабрикасы һәм башка күп кенә фабрикалар төзелә.

– Җылылык электр станцияләре барлыкка килә.

– Бу чорда Татарстан аграр-индустриаль республикага әверелә.

Төбәгебез үсешенә уңай йогынты ясаган КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче сәркатипләре һәм алар идарә иткән чорда булган кайбер төп вакыйгаларга күзәтү

Зиннәт Моратов (1944-1957) – КПСС Татарстан өлкә комитетының татар милләтеннән булган беренче сәркатибе. Ул җитәкчелек иткән елларда нефть һәм авиасәнәгать өлкәсендә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Консерватория ачыла.

Семён Игнатьев (1957-1960) татар гомуми белем бирү мәктәпләренең хәлен яхшыртуга зур өлеш кертә.

Фикрәт Табиев (1960-1979) җитәкчелек иткәндә, нефтьнең яңа чыганаклары табыла, Түбән Кама шәһәренә нигез салына башлый, яңа заводлар сафка баса. Казанда «Казаноргсинтез» заводы, цирк, Спорт сарае, стадион, Дәүләт Советы бинасы, «Татарстан» кунакханәсе һ.б. төзелә.

Рәшит Мусин (1979-1982) идарә иткән елларда торак йортлар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр, медицина оешмалары, кибетләр сафка баса. Бу чорда халыкның күпләп иске бараклардан, подваллардан яңа йортларга күчү чоры башлана.  

Гомәр Усманов (1982-1989) җитәкчелек иткән еллар КамАЗ, «Түбән Кама нефтехим», ЕлАЗ төзелеше белән тарихка кереп кала. Шулай ук башкалабызда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Казан дәүләт консерваториясе концерт залы, Химиклар мәдәният сарае ачыла.   

Төбәгебез үсешенә уңай йогынты ясаган ТАССР Үзәк Башкарма комитеты рәисләре һәм алар җитәкчелек иткән чорда булган кайбер төп вакыйгаларга күзәтү

Борһан Мансуров (1920-1921) – ТАССР  Үзәк Башкарма комитетының беренче рәисе. 1921 елгы ачлык вакытында Мансуров Белоруссия, РСФСРның кайбер өлкәләреннән, Америка ярдәм оешмасыннан ярдәм китертүне оештыра. Татар мәдәнияте һәм телебезнең үсешен кайгырта.

Рәүф Сабиров (1921-1924) – корылык һәм ачлыктан соң илнең халык хуҗалыгын торгызуны, төзелеш эшләрен башлап җибәрүне оештыра.

Камил Фасиев (1959-1960)татар мәктәпләрендә татар телендә укытуның сыйфатын арттыру өчен тырыша.

Салих Батыев (1960-1983) – репрессия корбаннарын аклауга зур өлеш кертә. Муса Җәлилнең сатлык җан булмавын дәлилли һәм аңа «Советлар Союзы Герое» исемен бирдертүгә ирешә.

Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек иткәндә республикабыз тормышында булган вакыйгаларны хәтердә яңарту да зыянга булмас.

Минтимер ШәймиевТатарстан Республикасының Беренче Президенты (1991-2010).

– Республиканың сәяси һәм икътисади суверенлыгы ныгый.

– Социаль һәм икътисади, мәдәни хәле яхшыра.

– Чит илләр белән элемтәләр җайга салына.

– Татарстан агросәнәгать тармагы Россиядә алдынгылар сафына чыга.

– Бөтендөнья татар конгрессы оештырыла.

– «Казан Кирмәне»  дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелә.

– «Татарстанның мәдәни мирасы: Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге» проекты тормышка ашырыла һәм ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелә.

Рөстәм Миңнеханов 2010 елдан Татарстан Республикасы Президенты

– Киң колачлы инновацияле проектларны гамәлгә ашыруга һәм инновацияле инфраструктура булдыруга зур игътибар бирелә.

– Татарстанда 2013 елда Бөтендөнья җәйге Универсиада ярышлары, 2015 елда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты, 2019 елда һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары буенча дөнья чемпионаты уздырылды.

– Дөньяның якынча 150 иле белән республиканың икътисади элемтәләре булдырылды.

– Тарихи-мәдәни мирасны саклау, җәмәгать урыннарын һәм туристлык индустриясен үстерү юнәлешендә зур эшләр башкарыла.

Язманы әзерләүдә күрсәткән ярдәме өчен тарихчы, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахмановка рәхмәт белдерәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев