Логотип Идель
Бу – тема!

ТАНК ЭЧЕНДӘ... КИТАПХАНӘ

Хәзер электрон китаплар популярлык казанса да, китапханәләр элеккеге форматта эшләвен дәвам итә. Чөнки китапның чын тәмен нәкъ менә кәгазьдә бастырылган басманы укыгач кына аңлыйсың. Безнең илдәге китапханәләр гади биналарда урнашса, дөньяның башка почмакларында китапханәләр корабль яки сәпиттә урнашырга да мөмкин икән бит ләбаса!

  1. “Эпос” корабындагы китапханә, Норвегия




Бу китапханәгә “Суда, суда, суда йөзә аласыңмы?” дип җырларга кирәкми. Ул суда да  йөзә, 250 кечкенә авылга китап та тарата. Аның бортында – 6000 китап, ә кайвакыт биредә балалар өчен чаралар да уза. Корабльдә шулай ук ике аниматор, ике китапханәче хезмәт куя. Мондый белем чишмәсе сентябрь – апрель аенда эшли. Әлеге көймәне корабль буларак 1959 елдан бирле кулланалар.

  1. ТАРДИСтагы китапханә, АКШ




Әлеге бәләкәй генә урам китапханәсе Британия сериалы “Доктор Кто” фанаты Дэн Зимка ярдәме белән булдырылган. Бу телефон будкасы – Доктор сәяхәт итә торган “Тардис” көймәсенең копиясе. Дэн әлеге китап почмагын яшьләрне телефон экраныннан тартып алыр өчен ясаган. Биредә 140 китап бар. Моңа охшаш китапханә Бөекбританиянең Брэмшоу авылында да бар.

  1. Танктагы китапханә, Аргентина




Бу чын танк түгел. 1979 елда рәссам Рауль Менесоф “Форд”ка тимер эретеп ябыштырып, аны танкка охшатып үзгәртә дә куя. Соңыннан анда мобиль китапханә булдыра. Танкка 900 китап сыя. Менесоф үзе экспонатын “массалы белем бирү коралы”, дип атый. Китапханә өчен “Форд” маркасының сайлап алынуы да юкка гына түгел: Аргентинада мондый модельле машинада хәрбиләр йөргән.

  1. Хайваннардагы китапханә, Колумбия һәм Кения




Мондый тәҗрибә белем бирү дәрәҗәсе түбән булган төбәкләрдә бик киң таралган. Колумбиядә башлангыч мәктәп укытучысы Луис Сориано «Библиобурро» дигән мобиль китапханәсен булдырган. Ул испан теленнән тәрҗемә иткәндә  “Ишәк китапханәсе”, дип тәрҗемә ителә. Буш вакытында укытучы китапларны ишәккә төйи һәм ерак авылларга китә. Юлга 4 сәгать вакыт сарыф итә. Ишәкләр Альфа һәм Бето исемле.

Кениядә китапханә эшләү максатыннан дөяләрне эшкә җиккәннәр. Бу – илдә 1985 елдан эшләп килгән Милли дәүләт китапханәсе программасы. Дөяләр китапларны чүлләрдәге күчмә кабиләләргә илтә. Әлеге хайваннар, китаплардан тыш, китапханәчеләр өчен поход җайланмаларын да алып бара, чөнки юл озын, аларга да туктап ял итеп алырга кирәк.

  1. Сәпиттәге китапханә, Филиппин




Филиппинлы Гернандо Гуанлао үз әти-әнисенең истәлеге хөрмәтенә уку клубын булдырган, чөнки нәкъ менә алар Гернандода китапка мәхәббәт тәрбияләгән була. Ул иске китапларын җыеп, өе янына урнаштыра. Кешеләр китаплар белән кызыксына, идеясе популяр булып китә. Хәзер филиппинлы китапханәсендә 2500 китап бар. Бөтен кешенең дә китап уку мөмкинлеге булсын өчен, Гернандо ул китапларны велосипедка утырып, шәһәрнең ерак фәкыйрь районнарына ташый. Аның сәпит кәрҗинендә китаплар гына түгел, газета-журналлар да бар.

  1. Яһүд зиратындагы китапханә, Австрия




Австриянең Кремс шәһәрендәге яһүд зираты Икенче бөтендөнья сугышында юк ителә. Бүген андагы  42 метрлы мемориаль диварда юк ителгән 127 яһүднең исеме язылган. Аның янында өч китап киштәсе куелган, биредә яһүд философиясе һәм тарихы турында инглиз, немец һәм иврит телләрендә китаплар куелган.

  1. Чиктәге китапханә, АКШ һәм Канада




Хаскелл ирекле китапханәсе бер үк вакытта АКШ һәм Канадада урнашкан. Әлеге илләр чиге уку залы аша уза, биредә инглиз һәм француз авторларының китаплары куелган. Әлбәттә, бу залда чик хезмәте юк. Китапханәнең адресы да икәү: Америка ягыннан ул – Касвелл-авенюда Дерби Лайн авылында, ә Канадада – Квебек провинциясенең Стансед шәһәрендә урнашкан.

  1. Монастырьдәге библиотека, Австрия




Адмонт аббатлыгындагы монастырьда иң зур китаплар җыелмасы бар. Бу урын туристларны үзенең матурлыгы белән җәлеп итә.

  1. Гамаклардагы китапханә, Малави республикасы (Африка)




Әлеге китапханә инклюзив мәктәптә урнашкан. Аны төзегән вакытта җирле хакимияттә акча кытлыгы булган, тик халык китапханәнең ачык урында булдырылуын теләгән. Шулай итеп, өске катта китап уку өчен гамак пәйда булган.

  1. Парктагы китапханә, Израиль




Әлеге китапханә Тель-Авив шәһәренең Левински паркында урнашкан. Ул качаклар һәм мигрантларга исәпләнгән. Китапханәне булдыручылар уку – кешенең төп хокукын, дип саный.

  1. Аэропорттагы китапханә, Әзербайҗан




Баку аэропортындагы китапханә 16 агач кузының берсендә урнашкан. Самолетны көтеп утырганда, биредә китап укып утырырга мөмкин.

  1. Рәсемле китаплы китапханә, Япония




Бу бина дөньяның иң яхшы 25 китапханә исемлегенә кергән. Аның үзенчәлеге шунда – биредә китаплар төпсәсе белән түгел, ә тышлыгы белән куелган. Шуңа да биредәге 10 мең китапның берьюлы бары тик 1500 китабы гына кешегә тәкъдим ителә ала.



Чыганак: https://mel.fm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев