Логотип Идель
Бу – тема!

«TAMGA» ЛАБОРАТОРИЯСЕ ЯҢАЛЫК КЕРТӘ

1-8 август Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы  театрында «TAMGA» II режиссерлар лабораториясе узачак. Быел әлеге лабораториянең төп темасы – татар халык һәм автор әкиятләре.

Театрның директоры Гүзәл Сәгыйтова, баш режиссеры Ренат Әюпов, театрның проектлар кураторы Ләйсән Фәизова  һәм режиссер Регина Саттарова катнашында узган матбугат конференциясендә «TAMGA» турында тагын берничә фикер игътибарны җәлеп итә.

«Әкият – ул һәр халыкның әдәби мирасы! Бу жанр эчендә бик күп импровизация корырга һәм төрле стильдә, формациядә эшләргә була. Әкият режиссерга да, артистка да зур мөмкинлекләр бирә», – дип аңлатты быелгы лаборатория темасын Ренат Әюпов.

«Беренче лабораториябезне кыюрак башладык, дип уйлыйм, акрынлап кына ниндидер яңалык кертү кирәк булгандыр. Гәрчә заманча театр өчен без бернинди начарлык, гөнаһ эшләмәдек... Быел исә бераз тынычлану максатыннан әкиятләргә мөрәҗәгать иттек», – ди театр директоры.

Шулай ук Гүзәл Сәгыйтова карантин вакытында тамашачыларны сагынуын да белдерде: «Беренче чорда артистлар, бәлки, җиңел сулап та куйган булганнардыр, чөнки алар бик күп эшләделәр. Ял итүдән соң сагыну һәм ияләшү этабы да башланып киткән иде...  Шуңа эшкә чыгуы бераз кыенрак булды, моңа карамастан, без тамашачыбызны, театрыбызны бик сагындык. Һәрберебезгә исән-сау булырга насыйп булсын», – ди Кариев театры директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев