Логотип Идель
Бу – тема!

Төрки яшьләре Казанда кунакта

Әле күптән түгел генә (15 октябрьдан 21 октябрьга кадәр) Казанда Төрки яшьләр фестивале узды.

Әлеге инде традицион булып киткән фестиваль “Волга” Яшьләр үзәгендә инде бишенче тапкыр үткәрелә. Татарстанда беренче тапкыр 1992 елда үткәрелгән Төрки яшьләре корылтаеннан байтак вакыт узган һәм бу еллар эчендә чара саллы гына уңышларга ирешкән һәм ныклы нигезе белән мактана ала.





Оештыручылар (ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар милли-мәдәни федераль автономиясе, ТР Яшьләр оешмалары шурасы, “Идел” яшьләр үзәге) белдергәнчә, фестиваль максатлары – төрки бергәлек яшьләрен милли-мәдәни җыйнау, туплау, берләштерү, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният һәм белем бирү өлкәсендә мәгълүмати багланышларны көйләү, төрле төбәк һәм илләрдә төрки яшьләр оешмалары каршында торган проблемаларны күмәкләшеп хәл итү.

Чараның эчтәлеге күңел ачу белән генә чикләнми, әлбәттә. Казан кунаклары “Татаркино” директоры Миләүшә Айтуганова, ТР кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягафаров, кино тәнкыйтьчесе Әдилә Хәйбуллина белән эшлекле очрашуларда булды. Алар өчен Татарстан яшь иҗатчылары төшергән заманча кинофильмнар тәкъдир ителде.

Катнашучылар быелгы фестивальне бик җылы кабул итте һәм аның эш барышын, кабул ителгән нәтиҗәләрен шактый продуктив дип таныган. V фестиваль эшчәнлегендә Казахстан һәм РФнең 17 төбәгеннән 12 милләт вәкиле катнашкан.







 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев