Логотип Идель
Бу – тема!

ТӘРБИЯЛЕЛЕК – ЗУР БАЙЛЫК

“Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан
бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”.
Ризаэддин Фәхреддин

Шагыйрә, прозаик, публицист һәм педагог, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, берничә китап авторы Рухия Фәхразый кызы Ахунҗанова чыгышы белән Зәй районы Имәнлебаш авылыннан.

- Әдәплелек, тәрбиялелек, әхлаклылык – болар синоним сүзләр. Кешегә бу сыйфатлар каян килә?

Рухия Ахунҗанова соравыма болай җавап бирде:

- Ватан, табигать, мәхәббәт, дуслык, гаделлек сүзләрен үз эченә алган бер сүз бар. Бу сүзне мин җөмлә уртасында да баш хәреф белән язар идем. Әни! Нинди ягымлы, нинди изге сүз бу! Бар изгелек Әнидән башлана. Әни кеше газиз баласын туган телнең, һәр сүзнең гүзәллеген, көчен тоярга, тел аша туган илен, туган халкын яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтә.

Әниемнән ишеткән җылы, назлы, ягымлы сүзләр миңа киләчәктә дә халкым гореф-гадәтләренә тугрылыклы, һәркемгә карата мәрхәмәтле булырга ярдәм итсен иде!

“Җырлы күңелем! Көйгә тартым булып
Сизелгәнсең син дә бишектән.
Иң-иң назлы җырларны да, әни,
Мин бит бары синнән ишеткән”,

– дип яза Рухия Ахунҗанова “Әкиятләрнең бармы чыннары?..” шигырендә. Балаларга тормыш бирүче, аларны гомер буе тәрбияләүче кеше – әни. Кечкенә чагыннан алып үзенең көче беткәнче, ул “балам” дип яши. Күпме йокысыз төннәр, авырганда - борчулы көннәр кичерә ул. Балам бәхетле булсын дип, әниләр барысын да эшләргә тырыша, минем балам иң инсафлы бала булыр дип өмет итә:

“Тарап үрә идең чәчләремне,
Бөртеген дә очырмый җилгә.
Озын толым, димәк, татар кызы
Максат булган үстерү илгә”.

(“Үрә идең...”)

Язмыш кызны әнисеннән бик иртә мәхрүм итә. Алдагы шигырь юлларында аңа ана назы җитмәвен тоябыз:

“Авырда да, җиңелдә дә
Сине уйлыйм.
Рәсемеңә карап, әнкәй,
Җиңел сулыйм.
Серем сыяр, бирер идең
Киңәш, акыл.
Әнкәй, тормыш – кайчагында
Нечкә бер кыл”.

(“Сурәтең янында”)

Әнисеннән сеңгән мәхәббәт, наз Рухия Ахунҗанованың шигырьләрендә соңрак кайтаваз булып яңгырый:

“Әни” сүзен кертә-кертә,
Рифма төзеп утырамын.
Шигъри дога укыйм, әнкәй,
Кабул булсын укуларым.

Еллар үткән, туфрак күмгән,
Атлый алмыйм эзләреңнән,
Яшем түгел, шигырем тама,
Сине уйлап, күзләремнән”.

(“Шигъри дога”)

“Әниләр турында татар шигъриятендә бик гүзәл әсәрләр бар, – дип яза “Җырлы чишмә” (Татарстан китап нәшрияты, 2012) китабының кереш сүз авторы, әдәби тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин. – Әмма Рухиянең бу шигырьләре үзенчә нәфис, үзенчә зәвыклы.

Кайтыр юл табып булмасмы?
Бик тә кайтасы килә...
Нәрсә биреп кайтып була
Әниле рәхәт илгә?..

Унике яшеннән әнкәсез калган кыз бала гомер буе әнә шулай әнисен сагына. Шул хисләре шигъри юлларга әверелә. Фәрештәдәй йомшак күңелле, фәрештәдәй шифалы сулышлы ана назын яңадан бер генә тапкыр тоюны да ул үзе өчен тиңдәшсез бәхет санар иде.”

Әнисеннән күреп, ул да шигырьләр чыгара башлый. 12 яшендә ятим калгач, Рухияне әнисенең бертуган апасына күчерәләр. Хөдәчтә апасына багышланган шигъри юллары да бар аның:

“Шул кечкенә өеңә сыендырдың
Син мине дә – сеңлең баласын.
Бәлки, сизгәнсеңдер ятимәнең
Догалары кабул буласын.

Күңел кыеп, авыр сүз әйтмәдең –
Куйгансыңдыр, бәлки, жәлләп тә”.
Дөнья оҗмахында яшәмәдең –
Урыннарың булсын җәннәттә.

(“Урыннарың булсын җәннәттә”)

Шушы йортта яшәүче Шәмсисорур әбисенең киңәшләрен, тормыш-көнкүреш серләрен өйрәтүен, үгет-нәсыйхәтләрен җылы хисләр белән искә алды Рухия Ахунҗанова. Тәрбияле булып үсүендә әбисенең йогынтысы зур булуына басым ясады.

Тәртипле, әдәпле баланы кем яратмый? Яхшы холыклы кеше ул тыныч, кызып китмәүчән, сүзен уйлап сөйләүче булырга тиеш, минемчә.  Риза Фәхреддин: «Күп фикерлә, аз сөйлә» дип язган. Ни өчен аз сөйләргә куша? Сүзне әйтер алдыннан яхшылап уйларга кирәк. Уйламыйча әйтелгән сүз кешенең күңелен җәрәхәтләргә мөмкин.

Әбием дә аз сүзле иде, мин аңарга охшаганмын, – диде шагыйрә, тыйнак кына елмаеп.  Шунда ук әбисенә атап язылган шигыреннән бер өзек тә укып куйды:

Балаларың арасында һәрчак
Аерылып торды хислелегем.
Күчте микән әллә каннарыма
Кайнар хисе синең исле гөлнең?..

(“Исле гөл”)

Мәгърифәтче, галим, тарихчы, язучы, шәрехче, педагог, табиб, атаклы дин белгече Таҗетдин Ялчыголның (1763 – 1838) Имәнлебаш авылына турыдан-туры бәйләнеше булуын ул беренче тапкыр әбисенең сөйләвеннән ишетеп белә.

Рухия Ахунҗанова “Җырлы чишмә” китабындагы “Таҗеддин хәзрәт чишмәсеннән” дигән мәкаләсендә бу хакта болай дип яза: “Әле дә хәтеремдә: җиде-сигез яшьлек вакытымда, җәй көннәрендә, әбиемә ияреп, мин авыл зиратына бара идем. Юл буе дога укып барган әбием, зират янына килеп җиткәч, иң беренче эше итеп койма буена туктала иде дә күккә ашкан куш нарат тирәсендәге каберләргә карап тора иде. Һәр килгән саен: “Монда изге зат –Ялчыгол углы Таҗетдин хәзрәт җирләнгән”,- дия иде. Килгән саен хәзрәт рухына багышлап дога кыла иде.

Мин, әлбәттә, Таҗетдин хәзрәтнең кем булуын югары сыйныфларда укыганда, әдәбият белән җитди кызыксына башлагач кына белдем”.

Туган авылына башка төбәкләрдән студентлар, төрле уку йортларында эшләүче галимнәрнең килүе, Таҗетдин Ялчыгол исеменә нисбәтле Имәнлебашның тирә-якка даны таралуы белән чиксез горурлана Рухия Ахунҗанова. Ул әдәбият белән генә түгел, тарих белән дә кызыксына. Чын тәрбияле шәхес үзенең үткәнен белергә тиеш дип саный, шуңа күрә иҗатында тарихи темаларга еш мөрәҗәгать итә.

Студент чагында Рухия Ахунҗанова “Борынгы татар әдәбияты” китабыннан Т.Ялчыголның 1763 елда тууы турында укый. Ләкин матбугатта бу дата кайбер галимнәр тарафыннан 1768 ел дип кулланыла. Ниһаять, язучы, тарихчы Дамир Гарифуллин 2013 нче елда архив документлары аша бу датаның 1763 елга туры килүен исбатлый алды.

Кулына каләм алып, иҗат белән шөгыльләнә башлагач, Рухия Ахунҗанова берничә мәртәбә Таҗетдин турында мәкалә яза, һәм алар 1989, 2012, 2013 елларда “Татарстан яшьләре”, “Ватаным Татарстан”, “Мәдәни җомга” газеталарында басылып чыгалар. Ул 2013 елда (28 гыйнвар) Казан шәһәренең Идел буе районындагы 18 нче гимназиядә фәнни-методик конференциядә “Таҗетдин Ялчыгол шәхесе” дигән темага доклад ясый.

Язучы мәкаләләрендә генә түгел, әдәби әсәрләрендә дә Таҗетдин Ялчыгол турында мәгълүмат бирә. “Агачлар авылында” исемле хикәясендә (“Мәдәни җомга”, 5 декабрь, 2014 ел) бер кыз баланың әбисе белән урманга чикләвек җыярга баруы сурәтләнә. Юлда әбисе оныгына Имәнлебаш авылында элек Сәгъдетдин исемле атаклы китап күчерүче яшәгәнен сөйли.

Аның өендә Таҗетдин Ялчыгол атлы язучы бик күп мәртәбәләр кунак булган. Аларның дуслыгына кешеләр сокланып караган. Кызының үтенече белән шул Ялчыгол калын гына “Рисаләи Газизә” китабын язган һәм аның исеме белән атаган.

Таҗетдин бабагыз зур галим булган. Мәдрәсәләрдә балаларга белем биргән, калын-калын китаплар язган. Шифалы үләннәрнең серен өйрәнеп, шулар ярдәмендә авылларда халыкны чирдән дәвалаган. Имәнлебашка да еш килгән. Шул килүләренең берсендә безнең авылда вафат булган. Зиратта ике дусның каберләре дә бер-берсеннән ерак түгел. Сәгъдетдин бабагыз каберенең билгесе – куш чыршы, Таҗетдин хәзрәтнеке – куш нарат... – дип сүзен тәмамлый Шәмсисорур әбисе.

“Сөләйман бабай хикәясе” шигырендә сүз борынгы Зәй төбәге, Кол Гали, Ялчыгол турында бара.

Йөзьяшәр Сөләйман бабай,
Үз янына җыеп тагын,
Сөйли иде чал тарихның
Ерак калган дастаннарын:

Зәй төбәге борынгыдан
Телгә кергән изге яктан.
Ул изгелек Кол Галиләр,
Ялчыголлар булып кайткан.

“Йосыф-Зөләйха” китабын
Яттан отып алдык без дә.
Сезнең кебек бала чакта
Йосыф иде телебездә.

Безнең авылда Ялчыгол
Мәңгелек йокыга талган.
Салкын чишмә изгелекне
Әйтерсең лә аннан алган,
Таллардагы моң-аһәңне
Мәңге тынмас җырга салган...

Шигырьдән күренгәнчә, балалар кечкенәдән үк Таҗетдин Ялчыгол исеме белән танышалар. Үз авылларында шундый олы шәхеснең җирләнүе аларга җаваплылык хисе өсти. Алар тәртипле булырга, яхшы укырга тырышалар, һәр яктан тәрбияле булып үсәләр.

Рухия Ахунҗанова үзенең укучыларына да изге теләктә:

И Аллаһым, бу теләгем
Изге теләк булса иде.
Тормышымда үз-үземә
Ныклы терәк булсам иде.

Миңа таш атканнарга да
Гел аш кына атсам иде.
Саф хисләрем, мулдан булып,
Чишмәләрдәй акса иде.

Яхшылыктан, яктылыктан
Җаным-тәнем тулса иде.
... Уңдырышлы җиргә төшкән
Орлык кебек булсам иде.

(“Минем теләк”)

Тормышта кыенлыклар адым саен очрап тора. Шагыйрә ул сынауларны исән-имин үтәчәгенә ышана:

И тормыш!
Бирсәң дә сынауның
Үземә тиярен,
Екма син аяктан,
Диямен.

Шунда ук кешеләрнең бер-берсенә ялагайланмыйча, үз көче белән намуслы яшәргә тиешлегенә ишарә итә:

Илаһым!
Ярашып яшәүләр
Булмасын төп эшем.
Бир миңа үземнең
Өлешем.

(“И тормыш”)

Автор үзенең шигъри күңелен табигатьнең иң матур фасылы – җәй белән чагыштыра. Ул бу вакытта якты хисләр белән яши:

И күңелнең җәйләре!
Сезнең белән
Тормышымның җайлары.

Чөнки җәйге кичләрдә
Матур булып
Яңаралар хисләр дә.

Сезнең белән мин дә
Үзем өчен
Бер яңалык ачам:

Күңлемдәге иман
Орлыкларын
Кешеләргә чәчәм...

(“Бер яңалык ачам”)

“Рухия әдәбиятның бурычын А.С.Пушкинча итеп, ягъни акыл өйрәтү түгел, ә идеал икәнлеген яхшы төшенеп эш итә, – дип бәяли шагыйрәнең иҗатын Ф. Галимуллин. – Шуңа күрә дә шагыйрәнең әсәрләрендә турыдан-туры өндәүләрне бик сирәк очратасың, аның каравы ничек булырга тиешлеген, ягъни идеалны үтә нәзакатьле, эчке тоем белән бәян итүнең отышлы гыйбарәләрен ул еш куллана. Гомумиләштерелгән кыйммәтләрне шәхси кичерешләре, уйлары аркылы җиткерә белүнең күптөрле чараларын табуда ул бер дә көчәнмичә, табигый эш итә”.

Рухия Ахунҗановадан мин туган яклары турында сораштырдым. Туып үскән ягы турында ул болай дип искә алды:

– Авылымның әкияти гүзәл табигате, шифалы чишмәләре миндә шигъри күңел тәрбияләде. Саф күңелле, җор телле, эшчән халкым миңа үрнәк булды, шуңа күрә мин дә хезмәттә дә, иҗатта да тырышлык күрсәттем.

Ул Түбән Камада шин заводында эшли, Казанда педагогия институтында укый, Биектау районының Казаклар авылында, Җәлил бистәсендә балалар укыта. Шул ук вакытта туган ягы белән дә элемтәне өзми. Анда еш була, очрашуларга чакырылып тора.  Кайда гына яшәсә дә, җирле халыкны үз итеп, эшен яратып яши ул. Аның фикеренчә, тәрбияле кеше мөстәкыйль була.

Балачакның без уйнаган сәхнәсе –
Туган йортның ишегалды, чирәмлек.
Егылганда үзебез торып басарга,
Еламаска без бит шунда өйрәндек, –
дип яза ул “Балачагым эзләп” шигырендә.

Бала чактан формалашкан мөстәкыйльлек шагыйрәгә тормыш һәм иҗат юлында ярдәм итә:

Ходай биргән гомер берәү генә...
Өйрәт, Коръән, дөрес яшәргә:
Кирәк икән, тымызык кич булып,
Кирәккәндә күкрәп яшьнәргә.

Ходай биргән гомер берәү генә...
Насыйп булсын инде яшьләргә,
Гомеркәйнең кадерләрен белеп,
Изге гамәл кылып яшәргә.

(“Ходай биргән гомер берәү генә”)

Шагыйрә белән озаклап сөйләшеп утырдык. Сорауларга ул бик теләп җавап бирде. “Куйган максатка ирешүдә тырышлыксыз булмый. Туган телне яратырга, сакларга, кулланырга кирәк. Тел бетсә, ил дә бетә, – диде ул һәм туган телгә багышланган шигырьләренең берсен укып та бирде:

Туган тел

Туган телме?!

Туган тел –

Сине кеше иткән тел,

Сине эшле иткән тел,

Йөзең ямьле иткән тел,

Сүзең тәмле иткән тел.

Тирбәлгән бишегең ул,

Ачылган ишегең ул,

Әхлагыңа әдәп ул,

Яшәвеңә сәбәп ул.

Бердәнбер ул,

Бер бит ул,

Күңелдәге гөл бит ул.

Батырлык ул, сабырлык –

Уйласаң, таң калырлык!”

Уйланырлык фикерләр белән кайттым мин шагыйрә яныннан. Чыннан да, зур тормыш юлы узган, тәҗрибә туплаган, авырлыклар булганда сынмаган, туган телен өзелеп яратучы, аның киләчәк язмышы өчен борчылып яшәүче, ветеран укытучы, татар теле мөгаллимәсе, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, шагыйрә-язучы Рухия  Ахунҗанова – безгә үрнәк. Үзенең тырыш хезмәте һәм югары әхлаклы булуы белән халык хөрмәтен яулады. Ул – “Җырлы чишмә”, “Олуг шәһәрдә кунакта” һәм “Шәһре Биләрдә кунакта” китаплары авторы. Шагыйрә бүгенге көндә ханнар турында тарихи әсәр яза. Рухия Ахунҗанованың тормышы һәм иҗаты белән танышкач туган фикерне Ризаэддин  бине Фәхреддин сүзләре белән дә дәлиллим: “Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез”.

Ләйсән Асаф кызы Вахитова, Сарман муниципаль районы МБГББУ «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Җәлил берече гомуми урта белем бирү мәктәбе»нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.




Рухия Ахунҗанова




Рухия Фәхразый кызы Ахунҗанова 1959 елның 20 июнендә Зәй районының Имәнлебаш авылында туа. Туган авылында – башлангыч, күрше Югары Шепкә авылы мәктәбендә  урта белем ала. Түбән Камадагы 66 нчы техник училищены тәмамлаганнан соң, ике ел шин заводында эшли. Казан дәүләт университетында һәм педагогия институтында укый. Зәй районы  Югары Шепкә, Биектау районы Казаклар авылында, Казан шәһәренең 11 нче татар гимназиясендә, Сарман районы  Җәлил бистәсендәге 1 нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1991), югары категорияле укытучы (1994). 1995 елдан Җәлил бистәсендә яши.

Республика газета-журналларында һәм күмәк җыентыкларда 1975 елдан бирле басыла. Татар театрының 100 еллыгы (2006, I урын), Риза Фәхретдин һәм Фатих Кәрим юбилейлары (2009, III урын), "Бөек Җиңү кайтавазы" (2010, I урын) республикакүләм әдәби бәйгеләрендә призлы урыннар яулый.

Татарстан АССРның 90 еллыгына багышланган "Татарстан һәм татар халкы тарихы" республикакүләм бәйгесендә I  урынга (2009) һәм Гран-прига (2010) лаек була. Татарстан Республикасы укытучылары һәм укучыларының "Илһам чишмәсе" әдәби-иҗат бәйгесендә  (2011, 2012)  I  дәрәҗә Диплом белән бүләкләнә. 2013 елда Гран-прига лаек була.

Авторның  "Җырлы чишмә" (Татарстан китап нәшрияты, 2012) һәм "Олуг шәһәрдә кунакта"  ("Илһам" нәшрияты, 2013, 3 тарихи хикәя), "Шәһре Биләрдә кунакта" (Татарстан китап нәшрияты, 2015) җыентыклары дөнья күрә. Рухия Ахунҗанова – Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләк иясе (2013), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, хезмәт ветераны (2014).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев