ТӘРӘЗӘЛӘР... Балаларны ничек сакларга?

Без еш кына “Хәтәр аяк астында”, дигән гыйбарәне кабатларга яратабыз. Бу чыннан да шулай. Тик соңгы вакытта минем бу сүзләрне: “Хәтәр тәрәзә төбендә”,  дип үзгәртәсем килә. Балаларның тәрәзәдән егылып һәлак булу, имгәнү очраклары бигрәк ешайды бит...

Менә кичә генә дә Яр Чаллы шәһәрендә 16 нчы каттан парковкадагы машина өстенә егылып төшкән алты яшьлек малайның гомерен табиблар коткарып кала алмады... Баланың әнисе кибеткә чыгып киткән була. Бөтен тәрәзә, пәрдәләрне яхшылап яба. Тик әнисенең чыгып китүен генә көткән, диярсең, бала тиз генә тәрәзәне ачып аска карый. Бәлки кибеткә баручы әнисен күрәсе яисә берәр сүз кычкырасы килгәндер... Бала хастаханәгә килгәндә клиник үлем хәлендә була һәм күпмедер вакыттан соң җан бирә.

Ел саен – 20 бала...


Кызганыч, мондый аяныч хәлләр әледән-әле булып тора. Мәсәлән, узган ел Россиядә фатир тәрәзәләреннән барлыгы 905 бала егылып төшкән, аларның 60 процентына хәтта 4 яшь тә тулмаган булган. Нәтиҗәдә, 123 бала үлгән, 33е инвалид калган...

Татарстанда исә  һәр җәй саен тәрәзәләрдән якынча 20 бала егылып һәлак була. Бу хакта узган ел Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар хирургы Владимир Филатов шактый ачынып сөйләгән иде.

Белгеч сүзләренчә, күп кенә ата-аналар ачык тәрәзәләрнең куркынычлыгын бәяләп бетермиләр һәм москит челтәрләрнең нинди хәтәр булуын аңламыйлар. Ә бактың исә, балаларның күбесе нәкъ менә шушы москит челтәрләргә алдана икән бит...

Нишләргә?


Фаҗигаләр ешрак биш яше тулмаган нәниләр белән килеп чыга. Моның фәнни аңлатмасы да бар. Кешедә баш миенең эш-гамәлләр һәм хис-кичерешләр өчен җавап бирә торган  алгы өлеше 5-7, ә кайвакыт 9 яшьтә генә формалашып бетә. Шуңа күрә кече яшьтәге бала эшләгән эшләренең ахырын анализлап бетерә алмый. Шуңа галимнәр балага  9 яшь тулганчы ата-аналарга бик тә сакчыл булырга һәм тәрәзәләрне ачкыч белән бикләп йөрергә киңәш итә.

Менә сезгә тагын берничә киңәш:

  • Москит челтәрләргә ышанырга ярамый! Мондый челтәр булу сабыйларны бәладән коткарып кала алмый.

  • Балалар тәрәзә төбенә менә алмаска тиеш! Ата-ананың уяулыгына гына ышанырга ярамый.

  • Балаларга кече яшьтән биеклекнең кукрыныч икәнлеген аңлатырга кирәк!

  • Балаларны тәрәз төпләрендә уйнатырга киңәш ителми.

  • Тәрәзәдән дөрес карау шулай ук бик мөһим. Башны һәм, гомумән, гәүдәне тәрәзәдән чыгарырга ярамый!


Бала тәрәзәдән егылып төшкән очракта полиция хезмәткәрләре гаепле итеп ата-ананы атый. Аларга сабыйларын тиешенчә карамаганнары өчен җинаять маддәсе буенча шелтә белдерергә мөмкиннәр. Гадәттә, суд бу очракта ата-аналарны алты айга ирекләреннән мәхрүм итә һәм биш мең штраф түләтә.

Илүзә Касыймова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2491
    0
    15
  • 20 август 2020 - 16:57
    ЯЗМЫШЛАРНЫ САЙЛАП АЛМЫЙЛАР Энҗе, әнисе күрмиме икән, дип, курка-өркә өйләре ягына карап торды да, тиз генә мунчага кереп китте. Пычранган күлмәген мунча алдында салды да, эчкә кереп, салкынча суда нәни куллары белән ышкып-ышкып юарга тотынды. Эскәмиядә яткан хуш исле кул сабынын тидерде. Итәк очындагы таплар бетмәгәч, кырыйда торган кер тактасына салып тырышып-тырышып ышкырга кереште. Урам аша гына яшәгән күрше әби оялтты аны бүген.
    2325
    0
    13
  • 22 август 2020 - 09:00
    НУРЛАНЫШ БҮЛМӘСЕНДӘ ...Май кояшы җылы нурларын өләшә. Палатаның кечкенә тәрәзәсеннән төшкән саран нурлар Регинаның күзләренә төшеп күзләрен камаштыра, күзләре үзләреннән-үзләре яшьләнеп йомылалар. Яшьләнгән күзләрендәге җан сагышын башкаларга күрсәтмәскә тырышып, стенага борылып ятып, одеялын башыннан үк бөркәнеп куя да уйлар диңгезенә чума яшь ана.
    1972
    0
    8

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019