Логотип Идель
Бу – тема!

Балалар тәрәзәләрдән егылып төшә: КЕМ ГАЕПЛЕ?

Татарстанда ел башыннан бирле 20 бала тәрәзәдән егылып төшкән. Аларның 2се үлгән. Куркыныч саннар һәм әлеге хәвеф-хәтәрне ничек булдырмый калу турында бүгенге матбугат конференциясендә сөйләштеләр.

2018 елда Россия буенча тәрәзәләрдән 905 бала егылып төшә. Аларның 123е үлгән, 33е гарип калган.

Бер аяныч мисал...


Мондый хәлләрнең берсе агымдагы елның 4 июль кичендә 21.00 сәгатьтә була. Чаллы шәһәрендә 6 яшьлек малай 16нчы каттан астагы бер машина өстенә килеп төшә. Ни кызганыч, күпме генә тырышсалар да, табиблар баланың гомерен саклап кала алмый, ул 23.00 сәгатьтә җан бирә.

Әлеге хәлнең килеп чыгуының төп сәбәбе – ата-аналарның балаларны карап җиткермәве, ди Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина: "Балагызга “ярамый” дип әйтү әле ул алай эшләмәячәк дигән сүз түгел, бу баланың яшенә бәйле психологик үзенчәлекләре белән аңлатыла".

“Баланың бала булуы турында онытмагыз”




Психологик яктан бу күренешкә бәяне Республика балалар клиник хастаханәсенең (ДРКБ) психология хезмәте җитәкчесе Лилия Горохова бирде:

- Бу төр бәла-казага күбесенчә ата-аналарның җитәрлек дәрәҗәдә балалар психологиясен аңлап җиткермәүләре илтә. Сез балага барысын да аңлатасыз, “тәрәзәгә якын килергә ярамый” дип әйтәсез, ул “ярар” ди, тик чынлыкта барысы да башкача борылыш ала. Кечкенә баланың баш мие тулысынча формалашып җитмәгән, ягъни ул үзенең адымнарын, әлеге адымнарның нәрсә илтәсен аңламый, хәзер ул “ярар” дисә дә, бер минуттан бала  бу турында онытырга, игътибарын тәрәзәдәге чыпчыкка юнәлтергә мөмкин. Баланың нәкъ менә бала булуы, күп нәрсәләрне аңлап җиткермәве һәм моның нормаль күренеш булуы турында онытмагыз.

“Балаңның үлемен кичерү  бик авыр...”




Республика балалар клиник хастаханәсенең травмотолоия һәм ортопедия бүлеге җитәкчесе Алексей Глушков сүзен: “Үз сүземне куркыныч нәрсәләрдән башларга мәҗбүрмен”, - дип башлады.

- Без үз хастаханәбездә биеклектән егылып төшү нәтиҗәсендә алган яра, җәрәхәт, сынулар белән эш итәбез, - диде ул, - иң куркынычы – егылу нәтиҗәсендә исән калсалар да, мондый балалар килчәктә башка яшьтәшләре кебек үсә һәм формалаша алмый. Ни кызганыч, тәрәзәдән егылып төшкән балаларның саны кимеми. Балаларының тынсыз яткан гәүдәләрен күреп, катып калган ата-аналарның күзләрен күрсәгез иде... Балаңның үлемен кичерү бик авыр..., - диде табиб.

Нишләргә соң?


Мондый хәл безнең белән булмас, дип һич кенә дә әйтеп булмый. Бу турыда сөйләшү дәвамында спикерлар да берничә кат искәртте. Алар әйтүенчә, әлеге төр бәла-каза теләсә-кайсы гаиләдә була ала. Шуңа күрә киләсе кагыйдәләрне һәркем исендә тотарга һәм үтәргә бурычлы:

- балаларны бер минутка да үзләрен генә калдырмагыз;


- бөҗәкләрдән саклый торган челтәргә ышанмагыз, ул балаларны тотып кала алмый;


- тәрәзә янындагы җиһазлар тотмагыз, бала алар буенча тәрәзәгә үрмәләп менә алмасын;


- тәрәзәләрне балалар ача алмаслык итеп көйләп куегыз яки тәрәзәне ача торган тоткычны алып куегыз;


- балагызны булдыра алган кадәр ешрак тәрәзәдән егылып төшү куркынычы барлыгы  турында кисәтеп торыгыз.


Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев