Логотип Идель
Бу – тема!

ҮТҮКНЕ ҮТҮКЛӘҮ ӨЧЕН ТОТУ МӘҖБҮРИ ТҮГЕЛ!

Алайса аның белән тагын нәрсә эшләп була инде дисеңме? Әле син бүген үтүкнең туган көне икәнлеген дә белсисеңдер! Хәзер, ашыкма. Барысын да сөйлибез.

10.02.1636... Ә сез бу көннең тарихка ничек уелып калганын беләсезме? Белмәсәгез, белегез: бүген - үтүк туган көн! Әлеге мөһим һәм файдалы предмет әлеге тарихи документларда беренче тапкыр нәкъ менә әлеге дата белән искә алына. Киемнең бит аның ярты матурлыгы – үтүкләп киюдә! (Гәрчә бүген үтүкләмичә кию “модно” саналса да...)

Туган көн – гомер бәйрәме!


Туган көне дип бүгенге дата билгеләнсә дә, үтүкне аңа кадәр үк уйлап чыгарганнар дигән фикер бар. Галимнәр әйтүенчә, борынгы греклар үтүкне IV гасырда ук кулланган. Әмма ул чакта ул күбрәк металлдан эшләнгән уклауга тартым була.

Без бүген күреп ияләшкән үтүк патшаның чыгымнар китабында теркәлә. Шул ук көнне сатуда да күренә башлый. Ул чакта аның авырлыгы 10 кило була, бәясе 5 алтын тора. Ул күмер белән җылытылган. Тора-бара газ, спирт белән эшли торганнары уйлап чыгарыла.

Электр уты уйлап табылганга кадәр үтүкне теләсә кем ала алмаган, чөнки аның бәясе бер көтү сарык бәясе кадәр торган. Ток белән эшли бшлагач, бәя бик тиз төшә. Бүген инде ул көндәлек төрмышыбызның аерылгысыз өлеше булып тора.

Үтүкле лайфхаклар


Үтүк белән нәрсә эшлиләр? “Үтүклиләр” диярсез инде сез, “нинди сәер сорау” дип тә өстәрсез. Юк икән шул! Бүген без сезгә үтүк белән эшләп булган башка бик күп лайфхаклар тәкъдим итәбез:

[caption id="attachment_33203" align="alignleft" width="300"] Фото: pixabay.com[/caption]

1. Ризык пешерү яки җылыту. Ничек кенә абсурд яңгырамасын, әмма үтүк белән теләсә кайсы ризыкны җылытып була! Шулай ук тостлар яки йомырка тәбәсе дә әзерләргә мөмкин. Ничек икәнен Интернетта видеолар карап белә аласыз!

2. Пакетларда берәр нәрсә саклау өчен аларны эретеп ябыштыру. Герметизация өчен махсус савытлар алырга да кирәкми! Бу ысул бик җиңел: пакетның кырыен алюминийлы фольга белән чорныйсы. Һәм өстеннән үтүклисе.

3. Келәмне чистарту. Үтүк ярдәмендә “инде бетми” дигән тапларны да бетерергә була. Әлеге процедура өчен дымлы сөлге һәм үтүк кенә кирәк. Сөлге өстеннән үтүк белән йөртеп, тапны чыгарасы.

4. Обойлар алдыннан диварны әзерләү. Иске обойлар һәрчак авыр куба. Ничек итеп аларны куптарырга соң? Моның өчен нибары диварларны үтүкләп чыгарга гына кирәк. Ә нәтиҗә үзен озак көттермәс.

5. Киемгә ябышкан сагынзны куптару өчен. Яраткан күлмәгең яки джинс чалбарыңа сагыз ябыштымы? Аны бүтән киеп булмачак дип саныйсыңмы? Ялгышасың. Кулыбызда үтүк алабыз, сагыз ябышкан урынга калын кәгазь каплыйбыз һәм кәгазь өстеннән бу урынга үтүк бастырабыз. Болай эшләгәндә ул бик тиз кубачак.

Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев