Логотип Идель
Бу – тема!

Тәбрис Яруллин: "Киләчәк кайчан киләчәк"

Казанда Сигезенче Бөтендөнья яшьләр форумының рәсми өлеше бара. #Ялкын шунда! ❤ ?

Пленар утырышта Васил Шәйхрәзиев, Ринат Закиров, Тәбрис Яруллин, Тимур Сөләйманов, Әлфрид Бостанов, Айдар Шәйхин катнаша.




Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин: "Киләчәк кайчан киләчәк":


1. Күңелле хисап күңелсезгә караганда яхшырак.
2. Азия, кушыл!
3. Төбәк, район яшьләре, кушылыгыз - теләк булса, ярдәм булачак.
4. Сүз сөйләү генә түгел, эшләр дә күп.
5. Күңелле әйберләр генә түгел, күңелсезлекләр дә булды: иң сагышлысы тел укыту мәсьәләсе.
6. !!!Заманча татар мәдәнияте үзәге ачу
7. !!!Ачык университет булдыру
8. 2020: Бөтенроссия татарлар санын алу



[gallery columns="5" link="file" ids="28664,28665,28666,28667,28668"]




Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов: "Татар мәктәбе үсеше: 100 идея"


1. Төбәк телләрен үстерү көчле милли мәктәпләр барлыкка килүгә ярдәм итә.
2. Районнарда, район үзәкләрендә хәтта уңышлы эшләп килгән татар мәктәпләре генә җитәрлек түгел.
3. Зур шәһәрләрдә татар мәктәпләре кирәк.
4. Татар телендә белем бирүдә беренче баскыч - милли сыйныфлар оештыру.
5. Шәхси мәктәпләр, балалар бакчалары, мәгариф үзәкләре: яхшы, әмма җитәрлек түгел, дәүләт тарафыннан ярдәм кирәк.
6. Җәмгыятьтә билингвальлекне, полилингвальлекне актив пропагандаларга кирәк.
7. Ачык университет: онлайн һәм методик үзәк.



[gallery link="file" ids="28670,28671,28672"]




Профессор Әлфрит Бостанов:


1. Татарның киләчәге - җөмһүриятебез белән бәйле.
2. Җөмһүрият киләчәге - ачык университет белән бәйле.
3. Ачык университет - милли идеология үзәге.
4. Ачык университет ачарга көчләр җитәрлек, акча һәм хөкүмият ихтыяры гына кирәк.






Биюче, хореограф, "Алтын битлек" премиясе лауреаты Нурбәк Батулла: Иркен булыйк, шаярыйк, киңәйик!


1. Кыю булыйк!
2. Драматург булмау, бәлки уңайдыр - постдраматик заман - яңа формалар.
3. Тиле проектлар ясыйк!





[video width="720" height="720" mp4="http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2018/08/VID-20180802-WA0029.mp4"][/video]




Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе "Бердәмлек" яшьләр клубы кураторы Римма Гомәрова:


1. Дөньякүләм танылган, яңа проектларны үзләштерү, татарчалаштыру.
2. "Чәй эчү" форматыннан китү - оешмаларны шәхес буларак үстерә торган проектлар булдырырга кирәк.
3. Иҗтимагый активлык - урам, йорт такталарында, вывескаларда хаталарны читләтеп үтмәскә, муниципаль органнарга мөрәҗәгать, соцчелтәрләргә #хатасыз хэштегы белән урнаштыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев