Логотип Идель
Бу – тема!

«СӘЙЯР» – ТЕАТР ТРУППАСЫ ГЫНА ТҮГЕЛ!..

27 ноябрьдә Казан шәһәре Яңа Савин районының 179 номерлы гимназиясендә  “Сәйяр” балалар һәм яшүсмер театрлары республика фестиваленең йомгаклау тантанасы булып узды. Әлеге фестиваль сәләтле балаларны барлау, аларны иҗади эшчәнлеккә тарту, татар телен саклау һәм үстерү максаты белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Салават күпере”, “Сәхнә” журналлары редакциясе тарафыннан оештырыла.

Әйтеп узарга кирәк, “Сәйяр” фестивале беренче тапкыр 2009 елда үткәрелә, ә  республика дәрәҗәсенә ул дүртенче тапкыр чыкты. Шунысы куандыра, һәр ел саен биредә катнашучы театр коллективлары саны бермә-бер үсә, мәсәлән, быел ул 500 артык!

“Биредә булачак драматурглар, артистлар утыра!”

Белгәнебезчә, 2019 ел “Татарстанда театр елы” дип игълан ителгән иде, шуңа күрә балалар һәм яшүсмер театрлары республика фестивален гамәлгә куючылар арасында Татарстанның театр әһелләре булуы  бер дә гаҗәп түгел, минемчә.  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының актеры, Татарстанның атказанган артисты, Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреаты Фәнис Рәдиф улы Җиһаншин да әлеге вакыйгадан читтә калмаган. “Биредә булачак драматурглар, артистлар утыра! Мин моның шулай икәнлеген раслый алам, чөнки безгә килгән эшләрнең барысын да театр коллективы белән бергә карадык, анализладык. Иң гаҗәпләндергәне, мөгаен, классик әсәрләрдән тыш катнашучыларның үзләре иҗат иткән матур драма әсәрләрен сәхнәләштерүләре булгандыр. Дусларым, коллегаларым, үзем дә укытучы һәм актёр буларак, чын күңелемнән әлеге иҗат бәйрәме белән тәбрик итәм, уңышлар теләп калам!”- дип котлау сүзләрен җиткерде танылган артистыбыз.

Ярышлар җиңүләрсез булмый

“Сәйяр” фестивалендә беренче урынга лаек булган театр коллективлары: Теләче муниципаль районының “Алан” балалар бакчасы, Азнакай муниципаль районының “Азнакай җиденче урта гомуми белем бирү мәктәбе”, Минзәлә муниципаль районының “Минзәлә гимназиясе”, Актаныш муниципаль районының “Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүче Актаныш  икенче  урта гомум белем бирү мәктәбе”.

Икенче урыннар: Әлмәт муниципаль районының “Баланың сәләтен үстерү үзәге - 36 номерлы “Сихри сарай” балалар бакчасы”, Казан шәһәре Совет районының “161 рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе”, Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбе”, Балтач муниципаль районының “Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе”.

Өченче урыннар: Саба муниципаль районының “Саба бишенче номерлы“Бәләкәч” балалар бакчасы”, Лаеш муниципаль районының “Усад  прогимназиясе”, Кукмара муниципаль районының “К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе”, Балык Бистәсе муниципаль районының “Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Тантананың иң кульминацион мизгеле, минемчә, зур бүләк - гран-прины тапшырганда булгандыр. Төп җиңүчеләр исә икәү: Кукмара муниципаль районының “Балаларны һәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча җиденче “Кыңгырау” балалар бакчасы” һәм Казан шәһәре Идел буе районының “16 номерлы татар-инглиз гимназиясе”.

“Һәрвакыт эшләп тора торган батарейка..?”

Язманы исә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Марс кызы Әхмәтҗанова сүзләре белән тәмамлыйсы килә... “Артист халкының бер үзенчәлеге бар – алар беркайчан да армыйлар! Аларның һәрвакыт эшләп тора торган батарейкалары була (көлә)”, - ди ул талчыккан балаларның шатлыклы йөзләренә  карап. Әйе, чынлап та алҗырлык булды  әлеге ярыш. Һәр коллектив жюри әгъзаларына үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтергә тырышты һәм, минемчә, алар максатларына ирештеләр. Диплом һәм бүләкләр моның ачык мисалы түгелме соң, йә!?

Илназ МӨХӘРЛӘМОВ фотолары

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев