Логотип Идель
Бу – тема!

"СВИЯЖСК АРТЕЛЬ" НИЛӘР ӘЗЕРЛИ?

8-18 август көннәрендә Зөя утрау-шәһәрчегендә “Свияжск АРТель” театраль лабораториясе VI тапкыр үтәчәк.  Кичә “Угол” театраль пространствосында узган матбугат очрашуында сүз бу елгы лабораториянең үзенчәклекләре, театр һәм кино хакында барды.

ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә “Живой город” Фонды оештырган лабораториягә һәр ел саен яңа тема билгеләнә. Бу елның темасы – юл. Төп үзенчәлек –  лаборатория катнашучылары башка еллардагы сыман театр режиссерлары түгел, ә кинорежиссерлар.  Тимур Бекмамбетов, Игорь Волошин һәм Елизавета Стишова тарафыннан куелачак театраль эскизлар зур кызыксыну уятачак.

Тимур Бикмамбетов лаборатория өчен Хуҗа Насретдин белән бәйле тарихны сайлап алган. Пьесаны драматург, “Әкият” курчак театрының баш режиссеры Илгиз Зәйниев белән берлектә иҗат иткәннәр. Бу И.Зәйниевның рус телендә язган беренче пьесасы. Әлеге эскизда Г.Камал театры артистлары Эмиль Талипов һәм Искәндәр Хәйруллин, шулай ук күпләргә “Анна Каренина” иммерсив спектакле аша таныш Юлия Маленкина да катнашачак.

Елизавета Стишова исә борынгы рус әдәбиятының кабатланмас кыйммәткә ия әсәренә – Аввакум Петров турындагы кыйссага тукталган. Игорь Волошин үзе иҗат иткән “Паук” пьесасын сәхнәләштерергә алыначак.

Очрашуда “Живой город” Фонды оештыручыларының берсе булган Инна Яркова кинорежиссерлар театр өлкәсендә күпкә мобильрәк, дип белдерде. “Алар театр режиссерларына караганда кирәкле локацияләрне тизрәк таба, җитез генә кастингларны оештыра”, - ди ул.

 Режиссерлар 8 августтан эшне башлап җибәрәчәк. Моннан ниләр килеп чыкканын 16-18 август көннәрендә белә алачакбыз.

Илүсә ЗӘЙНЕТДИНОВА


фото ИНДЕ сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев