Логотип Идель
Бу – тема!

СУПЕРЭФФЕКТИВ КЕШЕЛӘРДӘН 8 КИҢӘШ

Диванда түшәмгә төкереп ятасыңмы? “Ялкын” сиңа яңа тормыш башларга тәкъдим итә! Киттекме?

 

  1. Роберт Игер: иртә торыгыз.

Disney студиясенең башкарма директоры көн саен 4:30 да йокысыннан тора икән. Уңышка ирешкән кешеләр якшәмбе көннәрдә 14.00 кә кадәр караватта аунап ятмый. 11гә кадәр дә ятмый. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, безнең  баш мие уянганннан соң 2-4 сәгать эчендә бик актив һәм яхшы эшли. Ял көннәрендә дә иртәрәк торырга тырышыгыз. Һәм уңыш сезнеке булачак!

 

  1. Бенджамин Франклин: план булдырыгыз.
    Һәр кеше иртән уянгач үзенә: “Мин бүген нинди яхшы эшләр башкарырга тиеш?” – дип сорау бирергә тиеш. Уңышка ирешкән кешеләр андый эшләрнең мөһимлеген аңлый. Ял көннәре дә чыгарылма түгел. Әлбәттә, ял да кирәк. Әмма бу барысына да кул селтәргә, дигән сүз түгел.

 

  1. Тимоти Феррис: берьюлы әллә ничә эшкә алынырга кирәкми.

Күп кеше фикеренчә, берьюлы әллә ничә эш эшләсәң, яхшырак булачак. Бу алай түгел. Әллә ничә эшне бер үк вакытта эшләсәң, эффективлык та, продуктивлык та түбән булачак. Феррис, уңшка ирешү өчен, көненә 2 зур максат кына куярга киңәш итә.

 

  1. Анна Винтур: актив булыгыз.

Vogueның баш мөхәррире үзенә шундый максат куйган: көн саен бер сәгать дәвамында теннис уйнарга. Күп кенә уңышка ирешкән кешеләр спорт белән шөгыльләнә. Бу юкка түгел. Баш мие актив эшләсен өчен, тәнгә дә актив булырга кирәк.

 

  1. Стив Джобс: приоритетларны билгеләгез.

             Ял көннәре  ял итү, гармониягә ирешү өчен кирәк. Эш белән шәхси тормыш арасында балансны       

           сакларга тырышыгыз. Вакытны якын кешеләр, дуслар, туганнар белән үткәрергә тырышыгыз.

           Хәтта АКШ президенты да гаиләсе белән кичке аш ашар өчен вакыт таба.

  1. Уоррен Баффет: хобби өчен вакыт табыгыз.

 

Уңышка ирешкән кешеләрнең күбесе – төрле өлкәләр белән кызыксынучылар. Стресстан котылу, көндәлек мәшәкатьләрдән арынып тору өчен кешенең үз мавыгуы, яраткан һөнәре булырга тиеш.

 

  1. Билл Гейтс: фикерләрне анализлауга вакыт табыгыз.

Microsoftка нигез салучы берсендә болай дигән: “Уңышны бәйрәм итү – яхшы, әмма уңышсызлыклардан да нәтиҗә ясый белергә кирәк”. Көн азагында, ял көннәрендә артка таба бер адым ясап, эш-гамәлләргә бәя бирегез.

 

  1. Джек Дорси: алдагы атнага әзерләнегез.

Twitterга нигез салучы тәүлегенә 16 сәгать эшли. Әмма шимбә көнне ул ял итә. Ә якшәмбе көнне киләсе атнага әзерләнә. Чыннан да, дүшәмбе көнне уңышка ирешү өчен моңа әзерлекне якшәмбе башларга кирәк.
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев