Логотип Идель
Бу – тема!

СУЛАГАЙЛАР ДАҺИМЫ?

«Син сулагаймыни?», «Уң кулың белән язып күрсәт әле!», «Сулагай булсаң да, матур язасың!..», «Ә ник син уң кулың белән язарга өйрәнмисең?» һәм тагын мең дә бер сорау, төрттерүләр, уң кул белән язарга өйрәтеп маташулар... Әле болар – сулагай кешеләр очрашкан уңайсызлыкларның кайберләре генә.

 

Сулагайлар һәрвакыт игътибар үзәгендә була. Аеруча мәктәп яшендәгеләргә чамадан тыш игътибардан качып котылу мөмкин түгел. Яшьтәшләрнең сораулар белән күмүенә, үчекләвенә түзәргә була әле, ә менә укытучыларның уң кул белән язарга өйрәтүенә түзәргә дә, моңа юл куярга да ярамый! «Баланың ике кулы да актив икән, аңа бернинди каршылыклар да куярга кирәкми. Гомумән, 5 яшькә кадәр балага «уң кулың белән аша», «сул кулың белән язма» дип әйтү хата, ди нейропсихолог Нуршат Гиндул кызы Галимова. «Сулагай баланы уң кулга өйрәтәбез икән, без аның баш миендә дисбалланс тудырабыз. Бу исә төзәтеп булмаслык хаталарга китерергә, интеллект ягыннан үсешкә тискәре йогынты ясарга мөмкин».

Чын сулагаймы, әллә ялганмы?   

Сулагайлар ике төргә бүленә: чын сулагайлар һәм ялган сулагайлар (псевдолевши). «Чын сулагайлык нәселдән бирелсә, ялган сулагайлык баланың ана карынында вакытта үсешендә булган проблемалары аркасында барлыкка килергә мөмкин. Бу очракта баш миенең уң як ярымшары әйдәп бару функциясен үзенә ала. Шуңа күрә нейропсихологлар ярдәмендә сулагайлыкның сәбәбен ачыклау мөһим. Әгәр ул нәселдән бирелгән икән, баланың үсешенә аерым караш булган очракта, ул зур уңышларга ирешә алачак. Ялган сулагайлык икән, бу очракта балага нейропсихолог ярдәме кирәк булырга да мөмкин. Сулагай баланың фикер йөртүе дә үзгә булу ихтималы зур, бу хакта да онытырга ярамый», – ди Нуршат Галимова. 

 Тормыш – уңагайлар өчен

Сер түгел, тормыш  уңагай кешеләр өчен яраклаштырылган. Ишекне ачып кергәндә, машина йөрткәндә, компьютер белән эш иткәндә генә дә сулагайлар авырлыклар белән очраша. Ә сулагай кешенең дәфтәр битенә матурлап язып утырганда, язган бар җөмләләрен кулы белән ышкып баруы һәм чәнти бармагының каләм карасы төсенә керүе турында әйтеп тә тормыйм. «Сулагайлык сәбәпле күп кенә авырлыклар белән очрашырга туры килсә дә, уң кулга күчү кирәкми. Бүгенге көндә сулагайлар өчен күп кенә җайланмаларны сатуда табарга була», – ди Нуршат Галимова. Дөрестән дә, кайбер интернет-кибетләрдә каләм, кайчы, линейка, чокыр, турка кебек көндәлек тормышта һәркемгә кирәкле, кәшәкә (клюшка), гитара кебек аерым очракларда кулланыла торган товарлар да күзгә чалына. Бәяләре кыйммәт кыйммәтен, әмма махсус каләм алып куйсаң, башкаларга еш кына ни өчен чәнти бармагыңның зәңгәр төстә керүен аңлатып торырга кирәк булмаячак .

Сулагайлар даһимы?

Сулагайлар арасында даһи кешеләрнең күп булуы – билгеле факт. Юлий Цезарь, Александр Македонский, Аристотель, Александр Пушкин, Лев Толстой, Марк Твен, Леонардо да Винчи, Альберт Эйнштейн, Исаак Ньютон, Рафаэль Санти, Пабло Пикассо, Людвиг Бетховен, Вольфгант Моцарт... Бу исемлекне туктаусыз дәвам итәргә була. Даһилар сулагаймы, әллә сулагайлар даһимы? Белгечләр, нәселдән килгән сулагайлык очрагында, баланың мөмкинлекләрен күреп алып, аларны камилләштергән, дөрес юнәлеш биргән вакытта даһи булып китү очрагы бик зур, – дип белдерә. Шуңа күрә сулагайлыкның сәбәбен вакытында ачыклап, тиешле карар кабул итү кирәк. Даһи сулагайлар исемлеге тагын да тулылансын! 

P.S. Сүз уңаеннан, 13 август – Халыкара сулагайлар көне.

Психолог Галия Гыймадиевадан киңәшләр

1. Иң беренче чиратта сулагай булуыңны кабул итәргә кирәк. «Ник мин башкалар кебек түгел?» дип уйлама, киресенчә, үзеңнең бу үзенчәлекле ягыңны яратырга өйрән.

2. Төрле сораулар биреп, сине арыткан кешеләрне дә бик тиз «куып таратып» була. «Ник син сул кул белән язасың?» – дип сораучыларга: «Сиңа бу нәрсәгә кирәк?» – дип җавап кайтар. Гадәттә, бу сорауны ишеткәч, кеше югалып кала, ни әйтергә белми һәм... китә.

3. Уң кул белән язуны таләп иткән укытучыларга да моның ни өчен кирәк икәнен аңлатырга куш. «Мин сул кул белән дә тигез һәм пөхтә язам», – дип, үз фикереңне белдер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев