Логотип Идель
Бу – тема!

СУГЫШ ФАУНАСЫ

Без синең белән бер ел буе диярлек Бөек Ватан сугышы турында төрле сөйләшүләр алып барабыз. Бу вакыт аралыгында сугыш вакытында нинди җырлар җырланганын, хатларның нинди булганлыгын, сугышта катнашкан балаларның нинди батырлыклар кылуын һ.б. бик күп мәгълүмат белдек. Бүген исә дүрт аяклы дусларыбызның сугышны ничек кичүләре, кешеләргә ничек ярдәм итүләре хакында гәп куертырбыз.

Әйе, әйе, бүгенге геройларыбыз – хайваннар. Бәлки, сугыш кырларында солдатлар белән беррәттән батырлык күрсәткән этләр, атлар турында ишетеп беләсеңдер, тик сугыш фаунасы моның белән генә чикләнми әле.

Джульбарс һәм аның искитмәле борыны

Шулай да тарихыбызны этләрдән башлыйк. Иң танылган дүрт аяклы батыр – Джульбарс атлы немец овчаркасы.

14 штурмлау инженер-сапер бригадасында хезмәт иткән бу маэмай сугыш тарихында «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән бердәнбер эт. Джульбарс (һәм аның искитмәле тоя торган борыны) ярдәмендә Чехословакия, Румыния, Австрия, Венгрия территорияләрендә 7468 мина зарарсызландырыла, 150дән артык шартламаган снаряд юк ителә. 1945 елның җәендә дүрт аяклы батыр яралана һәм аның Мәскәүдәге Җиңү парадында катнашуы сорау астына куела. Бу хәбәр барып ирешкәннән соң Сталин Джульбарсны үз кителенә салып алып барырга боерык бирә. Батырны Кызыл мәйдан буенча кинолог майор Александр Мазовер күтәреп бара.

Сугышны йөк итеп тарткан бахбайлар

Атларның Җиңү көнен якынайтуга керткән өлешен исәпләп бетерерлек түгел.

Йөк ташу, кыр кухняларын тшэмин итү, пушка-гаубицаларны урыннан-урынга күчерү – болар барысы да түзем, көчле хайваннар өстендә була. Тылда атларның никадәр әһәмиятле булуын әйтеп тә торасы юк. Немец солдатлары маскировка өчен үз атларының сыртын хәтта махсус хаки төсендәге буяу белән дә буяганнар. Атлардан тыш, Бөек Ватан сугышы вакытында Кызыл армия составында хәтта ишәк һәм дөя гаскәрләре дә булган.

Ишәк гаскәрләре дигәч... кычкырып көлдеңме? Юкка! Тауларда бу кечкенә, ләкин нык хайваннар – йөк ташу өчен менә дигән транспорт (Кавказ сугышы вакытында аларны күпләп кулланалар). Җитмәсә, ашарга да әллә ни талымлы түгелләр. Дөяләрне исә чүлле-комлы көньяк районнарда хуп күргәннәр. Дөя күтәргән кадәр йөкне башка хайваннар күтәрә дә алмаган, дөяне ату һәм яшеренү өчен куллану да сугыш шартларында бик уңайлы саналган.

Карлы төньяк илчеләре

1941 елның ноябрендә Финляндия юнәлешендә көрәш алып баручы 14 армия сафларында әлеге хайваннардан 3 армия транспорты оештырыла. Транспортлар составында 1015 әлеге хайван, 15 эт, 237 йөк һәм 76 җиңел нарта була. Салкын шартларда бу хайваннардан да уңайлысы булмый. Нинди хайваннар турында сүз бара дисеңме? Яле, уйлап кара. Булышам: бу хайваннар танылган «Кока-Кола» рекламасында төшәләр һәм Санта Клауска Раштуа бүләкләрен таратырга булышалар. Әйе, нәкъ үзләре – карибу төньяк боланнары.

Соңрак башка армияләрнең сафында да болан частьлары булдырыла. Сугыш елларында боланлы сугышчылар фронт сызыгыннан 10 меңнән артык яралыны алып чыга, хәрби заданиеләр үтәр өчен 8 меңгә якын солдатны урыннарына илтәләр, 17 мең тонна хәрби йөк һәм боеприпаслар ташыйлар, тундрадан 162 авариягә юлыккан самолетны чыгаралар.

Канатлы солдатлар

Дүрт аяклы дусларыбыздан тыш, ике канатлы дуслар да санап бетермәслек батырлык кылалар. Алар сафларында беренчеләрдән – күгәрченнәр. Парадоксаль хәл, әмма тынычлык символы булган бу кошлар сугышта да бик файдалы булып чыгалар. Башлыча, хәрби күгәрчен почтасы бик популяр почта төренә әйләнә. Дистәләгән меңнәрчә канатлы почтальон сугыш афәте белән аерылган туганнар, дуслар арасында бердәнбер хәбәрче ролен үти.

Мисал итеп Великая елгасын кичкәндә булган көрәшне китерергә була. Безнең гаскәрләр, елганың каршы ярындагы плацдармны яулап алу сәбәпле, төп хәрби частьлардан 25 кмдан артык арага ераклашалар. Билгеле, мондый арада элемтә булмый, булырга да мөмкин түгел. Нәкъ менә күгәрченнәр коткара хәлне. Мондый хезмәт бик куркыныч була – немец солдатлары кошларны атып торалар. Ләкин хәтта каты яраланган күгәрченнәр дә үз ояларына таба очканнар, оча алмасалар, атлап, шуышып барганнар һәм хат-телеграммаларны барыбер китереп җиткергәннәр.

1941 елда күгәрченнәр өчен махсус ГЗС-7 (Голубиные Зажигательные Снаряды) снарядлары уйлап табыла.

Моннан тыш, күгәрченнәр өчен самолёт фюзеляжы астына эленеп куя торган махсус кассеталар эшләнә. Һәрбер кассетага 24 кош сыйган, кошларның канатлары астына термит зарядлары беркетелгән. Кош предмет өстендә 15-20 секунд утырып торган очракта янгын шашкасы дөрләп киткән. Мондый ялкынның биеклеге 50 см, температурсы 3000 градус булган, ул 2,5 мм калынлыктагы тимерне үтәли яндырган. Тыныч шартларда күгәрченнәрне ягулык баклары, бронетехника өстенә утырырга өйрәткәннәр: якыннан начар күрүче кошлар өчен кирәкле формада ясалган күгәрчен ояларына яисә макетларга азык сипкәннәр. Күгәрчен бу объектларны үз оясы дип белгән һәм киләчәктә дә шуңа охшаган объектларга утырган. Материаль зыяннан тыш, психологик тәэсире дә булган мондый атакаларның – немец солдатлары күгәрчен солдатлардан үлемнән курыккан кебек курыкканнар.

Сугыш батырлары исемлегендә без карап узган хайван-кошлардан тыш пошилар, песиләр, дуңгызлар, тычканнар һ.б. да очрый. Хайван гына димә! Алар да риясыз рәвештә туган илебезнең тынычлыгы өчен көрәшкән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев