СУББОТНИКЛАР ГЫНА ТҮГЕЛ: БЕЗ ЭКОЛОГИЯНЕ ЯХШЫ ЯККА НИЧЕК ҮЗГӘРТӘ АЛАБЫЗ?
Без яшьләрнең казанышлары турында гына сөйләү белән генә чикләнмибез. Игътибарны яшьләрнең проблемаларына юнәлтә белү дә мөһим. Шуңа күрә мин төрле яшьтәге яшүсмерләр, яшьләрдән сораштыра башларга булдым: аларны ниләр борчый?
Бу юлы без Казанның 19 нчы мәктәбе укучысы, экология буенча Бөтенроссия олимпиадасы катнашучысы Камилә ШӘРИФУЛЛИНА белән аралаштык. Аның экологик вазгыятькә карата фикере һәм киңәшләре белән бүлешәбез!
ПРОБЛЕМАНЫҢ АСЫЛЫ ТУРЫНДА
Мине иң дулкынландырган әйбер – хәзерге экологик ситуация. Әлбәттә, бик күп экологик проектлар эшләп килә (һәм мин алар булуына бик шат), әмма... Аларның күбесе турында халык я белми, я катнашырга теләми.
Кемдер, мисал өчен, берәр тапкыр субботникта катнашып, мин-минлеген канәгатьләндерә һәм «мин үз бурычымны үтәдем», дип уйлый. Ләкин экологик вазгыятьне үзгәртү өчен, безгә тагын да күбрәк көч сарыф итәргә кирәк. Әгәр без табигатькә карата шәфкатьле булмасак, көннәрнең берендә сулаган һава һәм эчкән су да үлемгә китерә башларга мөмкин.
Безнең, чыннан да, чиста тирә-юньдә яшисебез килсә, бик күп көч кирәк булачак. Дәүләт, бизнес, төрле хәйриячеләрнең, һәм иң мөһиме – гади кешеләрнең ярдәме белән табигатькә сакчыл караш тәрбияләп була. Нәтиҗәдә, экологик вазгыять, чыннан да, яхшырачак, дип уйлыйм мин.
– Бу проблеманы син кайда күрәсең? Берничә мисал китер әле.
1. Кайбер кешеләр үзенә кирәк булмаган әйберләр сатып алып, төрле компанияләрне товарларны тагын да күбрәк җитештерүгә мотивлаштыра;
2. Яшьтәшләрем чүп-чарны төрләре буенча бүлгәләп ташламый, бер пакетка җыеп кына ата;
3. Казанда шоколадтан калган фольганы беркая да яңадан эшкәртүгә биреп булмый :(
4. Кешеләр – кәгазь, пластикны яңадан җитештерүнең никадәр авыр икәнен күз алдына да китерми;
5. Яшүсмерләр тәмәке тарта, «ашкьюдишкалар»га күчә. Бу шәһәрләрдәге һавага да, кешеләргә дә тискәре йогынты ясый;
6. Тәмәке исен иснәп, кайвакыт мин дә пассив тәмәке тартучыга әйләнәм.
– Экологик вазгыятьне үзгәртү өчен, нишләргә? Синең вариантларың?
Һәр көнне без нишли алабыз:
– Үзебездән сорыйбыз: көн дәвамында кайсы товарларны без иң еш кулланабыз? Нәрсәне чүплеккә атабыз?
– Бу әйберләрнең утилизация юллары турында мәгълүмат эзләргә;
– Экологиягә багышланган блогларга язылырга (Инстаграмда, мәсәлән, шундый аккаунтлар бар: @ecologickzn, @kirawego, @vika.pro.eco, @clean_games_tatar)
– Кәгазь өчен аерым, пластик әйберләр өчен аерым пакет билгеләп куярга;
– Пластик шешәләрне өй кырыендагы контейнерларга, ә кәгазьне Эдельвейс кибетләренә бирергә;
– Өйдәге яки авылда күп итеп җыелган батарейкаларны «ВкусВилл»га илтеп бирергә;
– Өйдә булганда, игътибар итәргә: кайсы техника эшли, ут кирәкме? Кирәк булмаса, сүндерергә;
– Теш чистартканда, суны стаканга җыеп тутырырга, яки су кулланышын башка юллар белән азайтырга;
– Мәктәпләрдә һәм балалар бакчасында экологик белем дәресләрен уздырырга;
– Үзең белән ихлас һәм гадел булырга. Үз-үзеңне сорарга: мин әлеге конфет кәгазен ташласам, ул нәрсәләргә китерә алачак?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев