Логотип Идель
Бу – тема!

“СУ АНАСЫ” СИНЕ КӨТӘ!

Россиянең 54 шәһәрендә, 250 кинотеатрында “Су анасы” фильмын күрсәтәчәкләр. Хәтта Казахстан, Әзербайҗан, Вьетнамда яшәүчеләр татарның Су анасы, Шүрәлеләре белән танышачак. 14 мартта “Су анасы” фильмы киң прокатка чыга. Каюм Насыйри һәм Габдулла Тукай әсәрләре мотивы буенча төшерелгән картинаны гаилә белән карарга мөмкин.

Бик тиздән һәркем күрә алачак фильмны журналистларга аерым күрсәттеләр. Әлбәттә, без язмада спойлер ясарга җыенмыйбыз. Тик шуны гына әйтә алабыз: фильмның cюжеты бөтенләй көтелмәгән булып чыкты. Урыны белән көлкеле, куркыныч, шул ук вакытта мавыктыргыч. Татарстан турында әлегә кадәр берни дә белмәгән, ишетмәгән малай белән кыз әниләре белән татар авылына кайтып төшә. Төнлә әниләрен Су анасы урлап алып китә. Шуннан соң балалар хәзрәт ярдәме белән бу хәлнең асылын аңларга, сихерне җиңеп, кешеләр арасында явызлыкны фаш итәргә тиеш була.

Фильмның күп өлешен Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында төшергәннәр. Шуңа анда авыл табигате, чишмә, яшәү-көнкүрешкә зур урын бирелә. Кайбер моментлар Каюм Насыйриның шул авылдагы музей-йортында төшерелгән. Кино авторлары фильмны мавыктыргыч итеп ясарга, әкият атмосферасын тудырырга теләгән. Геройларның костюмнарын элеккеге киемнәр буенча теккәннәр, 19нчы гасыр чигүләрен, муенсаларын кулланганнар.

Фильмны төшерүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Ника” фонды ярдәм иткән.



Киноның сценарий авторы һәм режиссеры Алексей Барыкин мондый күп персонажлы фильмны күптәннән төшерергә теләгән. “Су анасы” әсәре белән дә таныш булган. Сценарийнең нигезе Каюм Насыйри, Габдулла Тукай әсәрләре һәм башка китаплар буенча тупланган. Кино төшерү командасының худсоветы да булган, анда да фикер алышканнар.

– Бездән күп кеше “Ни өчен сез татарлар тормышына энциклопедия ясыйсыз?” дип тә кызыксынды. Чөнки без кинода “шамаил”, “хәзрәт” һәм башка төшенчәләрне аңлатабыз. Төрле шәһәрләрдәге халыкка күрсәткәч тә, күп кешеләр шушындый аңлатмаларның фильмда иң кызыгы икәнлеген җиткерде. Татарстанда бу гадәти әйбер кебек тоелса, республикадан читтә безгә моның өчен рәхмәт әйтәләр. Бу – үзенә күрә татар тормышының презентациясе. Шунысы да бар: күп төбәкләрдә мөселманнарны автоматлар, төренгән киемнәрдән күз алдына китерә, ә безнең фильмдагы хәзрәт, киресенчә, яхшылыкка өйрәтә, төпле киңәшләр бирә, – ди Алексей Барыкин.

Төп рольләрне уйнаган Екатерина Барыкина һәм Николай Невзоров өчен бу фильм – кинода төшүнең беренче чирканчыгы булган. Фильмда әниләре белән генә яшәгән ике бертуган шәһәрдә читлектә сыман яшәсә, авылга кайтып төшкәч, тормыш аларга бөтенләй башкача ачыла.



Кечкенә геройлардан кала фильмда Татарстанның танылган актерлары – Илдус Габдрахманов, Фәнис Җиһанша, Нәфисә Хәйруллина, Гүзәл Шакирҗанова, Юлия Захарова төшкән. Хәер, Алексей Барыкин баштан ук әлеге фильмга татар актерларын чакырырга теләгән. Чөнки кинода татар сөйләмен ишетәсе килгән аның. Фильмда татар сөйләме ишетелә, ул шул ук вакытта рус теленә тәрҗемә ителә. Кино өчен субтитрларны махсус ясамаганнар. Беренчедән, кинотеатрлар бу эшне яратмый, икенчедән, балаларга аларны уку җайлы түгел.

Әлеге фильмның яшь чикләве – 12+. “Гарри Поттер” фильмнарын да бит нәкъ шул вакыттан карарга мөмкин. Тик “Су анасы”н, олылар белән бергә булганда, 8 яшьтән башлап карарга рөхсәт ителә.

Чү! Сиңа да түзәргә күп калмады. Тагын ике көннән син дә “Су анасы” фильмын – татарча заманча әкиятне күрә алачаксың! ??

Әлегә трейлерын карый тор:

[embed]https://youtu.be/HiEfE5jmYHE[/embed]

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев