Логотип Идель
Бу – тема!

СТУДЕНТЛАР ҖӘЙГӘ НИЧЕК ӘЗЕРЛӘНӘ?

Җәйнең беренче аена да санаулы көннәр калып бара. Кем ничек әзерләнә бит инде! Кайберәүләр үзләре ял итәчәк лагерьларга чемоданнарын тутыра. Ә кемдер шул лагерьда яшүсмерләрнең ялын оештырачак, ягъни әйдаман булып эшләячәк. Кемнәр соң бу тырыш яшьләр дисезме?

Алар – хезмәт отрядлары составында торучы студентлар. Бу яшьләр хезмәт целинасына (отрядларда эшләү вакытын нәкъ шулай дип йөртәләр) әзерләнә. Җәй башында студент отрядлары вәкилләренең өченче хезмәт семестры башлана. Әлеге чорны яшьләр аеруча яратып көтеп ала, чөнки анда хезмәт тәмен тоеп үсә алар.



Өченче семестр ачылуның тантаналы чарасында яшьләр юлламалар да алды. Быел да студентлар үзләрен төрле юнәлештә сынаячак. Төзелеш комплексы, авыл, урман хуҗалыклары, энергетика, сервис, экология, сәламәтлк саклау, транспорт – бу тармакларның һәрберсендә республикабыз студентлары эшләячәк.

Безнекеләр космодром төзи!


Татарстанда студент хезмәт отрядлары бихисап. Шуларның берсе – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Ирбис» студентлар отряды быел «Восточный» космодромы Бөтенроссия студентлар төзелешендә катнашу хокукын яулады. 2017 елда бу төзелештә илебезнең 28 отряды катнашачак.

Россия яшьлөре космик «төзелеш»тә 2012 елдан бирле эшли. 2014 һәм 2015 елларда анда Татарстанны «Казан», «Барс» отрядлары тәкъдим иткән иде. 2014 ел нәтиҗәләре буенча «Казан» студентлар отряды иң яхшысы, дип табылган иде.


Целинага районнарда да әзерләнәләр


Студент отрядлары Казан, Яр Чаллы кебек эре шәһәрләрдә генә түгел, районнарда да актив эшләп килә. Мисал өчен, Зәй районында яшьлөр быел да җәйне эшләп уздырачаклар.

Зәй студентлары Кырым республикасында җиләк-җимеш җыярга барачак. Ә әйдаманнар мәктәбе катнашучылары исә «Веселое лето», «Созвездие» лагерьларында балалар ялын оештырачак.

Шулай итеп, хезмәт отрядлары кандидатлары җәй башланганын түземсезләнеп көтә. Катлаулы, әмма шул ук авкытта кызыклы эшегездә уңышлар сезгә!

 

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев