Логотип Идель
Бу – тема!

СТУДЕНТЛАР БАЕДЫ: 33, 28 һәм 17 мең сумга!

Яхшы билгеләргә генә укучылар, төрле фәнни-гамәли конференция һәм олимпиада җиңүчеләре, уку йорты активистлары –  республиканың махсус дәүләт стипендиясенә лаек булучыларның күбесе нәкъ менә алар. Быел 90 студент әлеге статуска лаек дип табылды.

Министрлар Кабинетында узган бу чарада студентларны Татарстан премьер-министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттәхов һәм Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров котлады.

Рафис Борһанов студентларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән мөрәҗәгать итте. “Бу – сезнең биографиягезгә инвестиция, сезнең портфолионың бер өлеше. Үз мөмкинлекләрегезне республиканың киләчәге өчен кулланыгыз”, - диде министр.

Дамир Фәттәхов исә яшьләр үз-үзләрен камилләштерсен өчен Татарстанда бик зур эшләр башкарылуын ассызыклап узды.

 - Сез максатлар куеп, аларга ирешә беләсез. Бу исә бик мөһим! Киләчәктә уңышка ирешергә әлеге мөмкинлекләрегез сезгә һичшиксез ярдәм итәчәк, - дип ассызыклады министр.



Әлеге махсус стипендия иң шәп студентларга 2000 елдан бирле тапшырыла. Быел аспирантлар өчен ул 33,3 мең сум тәшкил итә. Вуз студентлары һәм хәрби училище курсантлары – 27,8 мең, ә ссуз студентлары исә 16,7 мең сум белән бүләкләнә.

Быелгы стипендиатларга килгәндә, алар арасында Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Минзәлә, Арча, Лаеш, Яшел Үзән, Лениногорск, Тәтеш, Чистай, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан студентлар бар.

Мәсәлән, Евгений Алемасов Яшел Үзән механик көллиятендә белем ала. Ул әлеге махсус стипендиягә "IT-планета" халыкара олимпиадада катнашкан өчен лаек булган. Алай гына да түгел, ул көллиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе һәм студент газеты баш редакторы да әле.




Фотолар minmol.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев