СТУДЕНТ, ТОРЫР УРЫНЫҢ БАРМЫ?

Алдакчы кояшы һәм зачет-имтиханнары белән яз да килеп җитте… Димәк, Казан Федераль (Идел буе) Университетының күп кенә беренче курс студентлары “Икенче уку елында кайда торырмын?” дигән сораулар белән башларын вата башлагандыр инде. Чөнки Универсиада авылында тору лимиты, кызганыч, бары тик бер генә ел.

Кадерле студентларыбыз! Бу проблемадан чыгу юлы бар, ул – “Өйләр лигасы” проекты.
“Өйләр лигасы” – Татарстан Республикасы Студентлар лигасы төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасының социаль проекты.

Ул коммерцияле торак эзләүдә студентларга ярдәм итә, шулай ук милекчеләргә фатир һәм бүлмәләрне арендага бирүдә булыша. Әлеге проектның җитәкчесе – Студентлар лигасының президенты Руфат Рифгәт улы Кыямов.

- “Өйләр лигасы” социаль яктан студентларга булыша торган проект. Татарстанга укырга килгәч, Университетка кергәч студентлар кайда торырга, дип уйлана башлый… Тулай тракта да, ни кызганыч, урыннар чикле. Шуңа күрә без уйлап тапкан проект тору урыны булмау проблемасын чишүнең бер юлы, – ди ул “Өйләр лигасы” проекты турында.

– Ни өчен әлеге проектны оештырырга булдыгыз? Ул хәзер дә актуаль, дип уйлыйсызмы?

– Әлбәттә, ул һәрвакыт актуаль булачак. Чөнки югары курсларда студентларга тулай торакта урыннар җитми һәм алар яшәү урыны белән беррәттән күршеләр дә эзли башлыйлар, хәтта зур гына суммалар түләп риелторларга да мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булалар. Ә без аларга ярдәм итү юлын уйлап таптык, кыйбат булмаган уңайлы торак урыннары табып бирәбез.

– Шулай да студентларга нинди ташламалар булачак?

– Ташламалар бары тик милекчедән тора. Ләкин, әйткәнемчә, ике арада арадашчы булмагач, финанс ягыннан әлеге проект студентларга бик отышлы булачак.

– Бу проект кемнәр өчен каралган, КФУ студентлары өчен генәме?

– “Өйләр лигасы” Татарстаныбызның барлык уку йортларында укыган студентларга да ярдәм итәргә әзер, ягъни КФУда укучылар белән генә чикләнми. Барлык студент халкына ярдәмгә ашыгабыз.

– Әлеге проектта катнашу өчен гаризаларны кая бирергә була?

– База өлешчә тупланды, ә фатир бирүчеләр исә үзләренең торакларын ышанычлы кулларга тапшырырга әзер булган гап-гади кешеләр. Әлеге проект гаризаларны апрель аеннан, Аллага тапшырып, кабул итә башлады. Анкеталарны тутыру бик гади, алар ВКонтакте социаль челтәрендәге “Лига домов” төркемендә бар.




“Өйләр лигасы” турында тагын бер файдалы мәгълүмат – проектта катнашу өчен иксез-чиксез документлар, рәсми кәгазләр кирәк булмаячак! Иң мөһиме чиратка басу өчен гариза язырга, ә соңрак килешү төзер өчен паспорт кирәк булачак.

Шулай ук әлеге проект вакытлыча яшәү урыны табу гына түгел, ә кемгәдер өстәмә керем чыганагы да булып торырга бик мөмкин. Әгәр синнең фатирың бар икән, “Өйләр лигасы” проектында үзеңне арендага бирүче буларак тәкъдим итә аласың!

Илүзә Касыймова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 февраль 2021 - 10:39
    ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
    1322
    0
    6
  • 5 февраль 2021 - 13:01
    ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
    441
    0
    0
  • 10 февраль 2021 - 15:15
    6 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
    413
    0
    0

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019