Логотип Идель
Бу – тема!

Студент отрядларының 55-еллыгы: архивны син дә бает!

Быел Татарстан студент отрядларының 55-еллыгы билгеләп үтелә. Көз көне республика Милли музее базасында Совет һәм хәзерге чор студотрядларының тарихына, үсешенә багышланган күргәзмә оештырылачак.

Татарстан студотрядларының чишмә башына күз салсак, ул 1963 елдан башлана. Шул вакытта Казан инженер-төзелеш институтының өч целина отряды Целиноград өлкәсе һәм Казах АССРына төзелешкщ китә. Студотрядлар чирәм һәм тик яткан җирләрне кулланылышка тапшыруда, ашлык җыюда катнашкан, БАМ, Төмән һәм Төркмәнстан, Нечерноземье нефтекомплексларында эшләгән.

Шул уңайдан, 5 июньдә студотрядларның тарихи экспонатларын җыю акциясе башланды. Биредә Татарстанның шушы хәрәкәтенә багышланган экспонатлар: кием, атрибут, сувенир, альбом, фотография, значоклар, рәхмәт хатлары, вымпел, әләмнәрен тапшырырга мөмкин.

Республикабыз отрядлары тырышлыгы, максатчанлыгы, нәрсәдер булдыру теләге, легендар командирлар, комиссар, боецларының профессионализмы белән аерылып тора. Нәкъ менә студент отрядлары көче белән Казан компрессор заводы, «Оргсинтез», «Теплоконтроль», Зәй дәүләт район электр станциясе, «КамАЗ» төзелгән.

Хәер, бүген дә студент отрядларында катнашучылар күпкатлы йортлар, хастаханә, мәктәп, балалар бакчалары, юллар төзүдә, балалар сәламәтләндерү, сәламәтлек саклау учреждениеләре, энергетика объектлары, тимер юл транспорты, авыл һәм урман хуҗалыгы, экологик юнәлештә эшләүдә актив катнаша.

Студент отрядлары тырышлыгыннан башка масштаблы чаралар да үтми. Алар 2013 елда Бөтендөнья җәйге Универсиада, 2014 елда Сочида уздырылган Олимпия һәм Паралимпия уеннары, 2015 елдагы Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында, Кырым республикасы проектларын тормышка ашыруда, «Восточный» космодромын, Чиләбедәге атом станциясен, Ямал ярымутравында газ эшкәртү станцияләрен төзүдә катнашты.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА



[caption id="attachment_27112" align="aligncenter" width="2381"] KONICA MINOLTA DIGITAL CAMERA[/caption]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев