Логотип Идель
Бу – тема!

СТУДЕНТ ОТРЯДЛАРЫ КӨНЕ: БӘЙРӘМ ИТӘРГӘ РӨХСӘТ!

Алар студент вакыттан ук эшнең тәмен белеп үсә. Араларында төзүче, шәфкать туташы, тәрбиячеләр, авыл хуҗалыгында эшләүчеләр дә бар. Сүзем студент отрядлары әгъзалары булган яшьләр турында. Кем әйтмешли, булганнан барысы да була.

2016 елдан бирле 17нче февраль Россия студент отрядлары көне буларак билгеләп үтелә. Мондый фәрманга Россия Президенты Владимир Путин кул куйган иде. Шул вакыттан бирле студотрядлар үз һөнәри бәйрәмнәрен рәсми рәвештә бәйрәм итә ала.

Тарихка күз салсак


Студент отрядларының чишмә башы 1959 елга барып тоташа. Нәкъ шул вакытта илебез студентлары беренче тапкыр чирәм җирләрен үзләштерергә җибәрелә дә инде. Советлар Союзында 13 миллион кеше шушы хәрәкәт аша узган. 2004 елның 17нче февралендә Мәскәүдә Студент отрядларының форумында “Россия студент отрядлары” хәрәкәтенә нигез салалар. Нәкъ менә шунда бу бәйрәм рәсми рәвештә кабул ителә дә инде. Владимир Путин үзе дә кайчандыр студотрядларда эшләгән була. Бүген студентлар отряды хәрәкәтендә илнең 74 төбәгеннән 240 мең яшь кеше катнаша.


Бүген ничек?


Татарстанда студент отрядлары бүген актив рәвештә эшләп килә. 2018 елда алар үзләренең 55-еллыгын билгеләп узды. 2003-2018 елларда – студотрядларның яңарыш чорында бу “мәктәп”не 140 мең яшь кеше узган.

2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 10 390 студент җәен шушы отрядларда эшләп уздырган. 17нче февраль – яшьләрне отрядларга җыя башлый торган көн дә әле. Анда шушы хәрәкәткә катнашы булган һәркем үзенең махсус курткасын киеп, стройотряд тормышына чума. Быел 17нче февральдә Казанның Черек күл паркында Россия студент отрядлары көне уздырыла. Анда Татарстан студент отрядларының төрле буыннары җыелачак. Иң яхшы боецларны, ветераннарны министрлык вәкилләре котлаячак.

Кайларда эшлиләр?


Ел саен студент отрядларында 10 меңнән артык студент эшли. Мәктәп, хастаханә, балалар бакчалары, торак йортлар, җитештерү оешмалары, спорт корылмалары, урманчылык эше, авыл хуҗалыгы комплексы, транспорт һәм энергетика, сәламәтлек саклау тармаклары – студотрядлар боларның барысында да хезмәт куя. Әлеге хәрәкәттә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Бөгелмә, Чистай, Лениногорск, Яшел Үзән, Арча, Алабуга, Тәтеш, Буа студентлары катнаша. Ә КФУ, КДАТУ, КДМУ, КДЭУ, КФУның Алабуга институты иң активларыннан санала.



Педагогик отрядлар Татарстан, Краснодар крае, Кырым республикасындагы балалар лагерьларында әйдаман, физкультура, поход туризмы инструкторлары яки педагог-оештыручы булып эшли.

Авыл хуҗалыгы отрядлары Татарстан кырларында эшли, Краснодар краенда – слива, алма, груша, Кырымда виноград җыя, Путин отрядында балык эшкәртә.

Проводник отрядлары Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгоград, Казанга йөрүче поездларда проводник булып эшли.

Медицина отрядлары Краснодар крае, Кырым республикасындагы лагерьларда балаларның сәламәтлеген кайгырта, Татарстанның медицина оешмаларында пациентларны карый.

Төзелеш отрядлары «Восточный» космодромын төзи, Чаяндино нефть-газ чыганагында,  «Росатом» дәүләт корпорациясе объектларында эшли, М-7 юлын төзүдә, “Казан ЭКСПО” төзелешендә катнашкан. Ә КДАТУның төзелеш отрядлары штабы Артем Кудряшов Төркиядәге “Босфор” Халыкара төзелеш отрядының командиры булган.

Энергетика отрядлары Татарстан, Башкорстостанда «Генерирующая Компания»дә, Ярославль өлкәсендә хезмәт куйган.

Студентларның сервис отрядлары “Ялта-Интурист”, “Ливадийский” курорты объектларында 12 төрле профессия буенча эшли.

Хәер, студентлар акча эшләп кенә калмый, алар гел нәрсәгәдер өйрәнә, белемнәрен үстерә. Ә үзләренең җәйге һәм кышкы спартакиадалары, фестивальләре, проводник, командир, комиссарларны әзерләү мәктәпләре, слетларында – җылы рух, үзгә рәхәтлек. Нәкъ менә шунда гына отрядлардагы дуслык, бердәмлек барлыгына ышанасың.

Синең дә аларга кушылу теләге тудымы? Димәк, Татарстандагы студент отрядларына мөрәҗәгать итәргә ашык. Биредәге ишекләр һәркемгә ачык.





БЕЛЕШМӘ


2018 елда студотрядлардагы уртача хезмәт хакы:









































Отрядлар



Уртача хезмәт хакы (аена сумнарда)



Төзелеш отрядлары



25 000 - 31 000



Проводник отрядлары



26 000 - 28 000



Сервис отрядлары



17 000 - 23 000



Энергетик отрядлар



27 000 - 28 000



Педагогик отрядлар



- Татарстандагы лагерьлар


- Краснодар крае, Кырым республикасындагы лагерьлар



11 500


9 000



Авыл хуҗалыгы (Татарстан республикасы)


Авыл хуҗалыгы (Кырым республикасы)



8 000 - 16 000


17 000 - 19 000



Медицина отрядлары



- лагерьлар


- республикадагы медицина учреждениеләре



9 000


12 000




Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев