Логотип Идель
Бу – тема!

СТУДЕНТ ИНСПЕКТОР БУЛА АЛАМЫ?

Гади студент инспектор була аламы? Була ала икән шул! Әгәр законсыз урынга чүп ташласаң һәм экологиягә кагылышлы башка кагыйдәләрне бозсаң, студентлар да сиңа беркетмә язарга мөмкин. Экология юнәлешендәге җәмәгать инспекторлары нәкъ менә шундый хокукка ия дә инде. Казан инновация университетының (элеккеге ИЭУП) 9 студенты күптән түгел алар рәтенә килеп кушылды.

Экология буенча җәмәгать инспекторларын булдыру идеясе 2015 елда барлыкка килә. Актив эшчәнлек 2016 елда башлана. Әлеге инспекторларның эшчәнлеге федераль закон белән рөхсәт ителгән. Алар, беренче чиратта, әйләнә-тирәне саклаучы дәүләт инспекторларына ярдәмгә килә. Җәмәгать инспекторларына махсус материаллар тапшырыла. Шулар ярдәмендә алар хокук бозуларны терки, беркетмә төзи, бу мәгълүматны дәүләт органнарына җибәрә, инспекторлар белән выездда катнаша, укучылар алдында табигатьне саклау юнәлешендә чыгыш ясый. Студент-инспекторларның хәтта үзләренең таныклыклары да бар.

Кем җәмәгать инспекторы була ала?


 - 18 яше тулган


 - җинаять җаваплылыгына тартылмаган


 - уку яки эш урыныннан яхшы бәяләмәсе булган гражданин



Моның өчен министрлыкның территориаль идарәсенә гариза язарга кирәк. Җәмәгать инспекторы булу ирекле, бу эш өчен өчен акча түләнми.

 - Экологиягә битараф булмаган кешеләрнең, җәмәгать инспекторларының артуы шатландыра. Соңгылары – табигатькә каршы хокук бозуларны ачыклауда безнең төп ярдәмчеләребез. Әлбәттә, безгә гадәти кеше дә экология юнәлешендәге хокук бозу турында мөрәҗәгать калдыра ала. Тик бу озакка сузылырга, нәтиҗәсез булырга мөмкин. Ә җәмәгать инспекторларының хокуклары күпкә зуррак. Алар теркәгән факт турыдан-туры министрлыкка китә. Шулай итеп, хокук бозучыны ачыклау өчен вакыт янга кала. Кагыйдә бозучыны административ җаваплылыкка тарта алабыз, – ди Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарә башлыгы урынбасары Анна Апаева.

Хәзерге вакытта КИУда барлыгы 15 кеше экология юнәлешендә җәмәгать инспекторы булып эшли. Булачак экологларның студент эскәмиясеннән үк эшли башлавы яхшы практика да әле. Алар бу өлкәдә күпмедер тәҗрибә туплый, эшләргә өйрәнә. 2018 елда Татарстан буенча 256 җәмәгать инспекторы теркәлгән. Алар 1100 хокук бозу теркәгән.

Казан инновация университетының 4 курс студенты Маргарита Кузнецова экология юнәлешендәге белгечлек буенча укый. Җәмәгать инспекторы булу мөмкинлеге турында ул бергә укый торган иптәшеннән белеп алган.

- Мин яңалыкларга, яңа белемгә һәрвакыт ачык. Шуңа күрә мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска булдым. Шәхсән үзем тирә-юньгә тагын да саграк карый башлаячакмын. Инспектор булу миңа экология юнәлешендәге хокук бозуларны теркәү җаваплылыгын өсти. Мисал өчен, әгәр кайдадыр законсыз чүплек күрәм икән, моның турында хәбәр итәм, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән бергә эшләячәкбез. Инспектор белән шушы урынга килеп тикшерәчәкбез дә. Гомумән алганда, миңа экология инспекторларының ничек эшләүләре дә кызыксыну уята, – ди Маргарита.

Студентларны закон бозуны терки торган махсус программада эшләргә өйрәтәләр. Шушы гамәлләре белән Казан, Татарстандагы экологик халәтне яхшыртыр, дип саныйлар. Кешеләр дә табигатькә яхшырак мөнәсәбәттә булыр дигән өметтә.



Хәзерге вакытта Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы каршында барлыгы 287 кеше җәмәгать инспекторы теркәлгән. Алар законсыз чүплекләр, файдалы казылмалардан законсыз рәвештә табыш алу, агып җыела торган сулар ташлауны, су саклау зоналарда машина куюлар кебек хокук бозуларны теркәп бара. 2019 ел башыннан гына да мондый экоактивистлар тарафыннан 100 административ материал төзелгән.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фотолар eco.tatarstan.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев